Якты юл
  • Рус Тат
  • Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта ветеринария буенча зона семинары узды

    Чәршәмбедә Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның терлекчелек комплексына шактый халык җыелган иде. Һәммәсе дә - ветеринария өлкәсе хезмәткәрләре. Бу көнне биредә сыерларда маститка каршы профилактика һәм әлеге авыруны дәвалау буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте. Семинарны ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең профилактика һәм дәвалау бүлеге җитәкчесе Дамир Хөснетдинов алып барды. Чарада шулай ук...

    Авыл хуҗалыгының терлекчелек һәм сөтчелек тармагында малларның сәламәтлеге, аларны экологик чиста препаратлар белән дәвалау һәм профилактика чараларына зур игътибар бирелә. Дамир Хөснетдинов та семинарны нәкъ шушы сүзләрдән башлады.
    - Соңгы елларда яшь балаларда сыер сөтенә, сөт продукциясенә аллергик реакциләр еш күзәтелә башлады. Бу әйләнә-тирә мохитнең пычрануы белән дә, ветеринария дә кулланылучы препаратларга да бәйле. Европада терлекне дәвалауда антибиотиклар инде кулланмыйлар, ә безнең илдә исә әле һаман шуный белән дәвалыйлар. Бу - безнең ил һәм республика терлекчеләрен, ветеринария белгечләрен уйга калдыра торган җитди мәсьәләләрнең берсе. Аны чишәргә, экологик яктан чиста препаратлар белән эшләргә кирәклеге көн кебек ачык. Эзләнергә, аның юлларын табарга кирәк, - диде Дамир Рөстәм улы.
    Шундый препаратларның берсе - «Виватон» экстракты телгә алынды. Егермедән артык үләннән эшләнгән әлеге экстракт ветеринариядә үзен яхшы гына күрсәтә: файдасы да зур, экологик яктан да терлеккә, терлекчелектән алынган продукциясгә йогынты ясамый икән.
    Шулай да семинар-киңәшмәдә төп тема - сыерларда мастит булдырмау, профилактика чаралары һәм авыру малларны дәвалау. Түбән Кама, Актаныш, Алабуга, Минзәлә һәм башка якын-тирә сигез районнан килгән ветеринария берләшмәләре җитәкчеләренә һәм хуҗалык ветеринарларына «Виватон» препараты белән дөрес эшләү буенча мастер-класс күрсәттеләр. Сыерның авырумы-юкмы, дәвалау курсының файдасын белү өчен экспресс тест ясау, алынган мәгълүматларны тутыру, терлек рационында табигый, ясалма кушылмалардан азат булган препаратларны куллану турында да сөйләшергә өлгерделәр. Шул ук вакытта республика ветеринарлары эшендә дарулар, дезинфекция, антисептик препаратлар белән тәэмин ителеш турында да сүз булды.
    - Дәвалауның уңышы күп факторларга бәйле. Препаратлардан кала тагын берсе - кеше факторы. Һәр малны махсус дарулар белән, таләп ителгән тәртип буенча, көн саен дәвалау - бик зур, авыр эш. Маститлы маллар исә хуҗалыкларда аз түгел. Аларның һәркайсын дәвалау өчен шактый вакыт сарыф итәргә кирәк, кайбер районнарда бу эшне башкару өчен аерым бригадалар оештырылган. Кайдадыр авыру сыерларны ветеринария табиблары үзләре карап тора, кайбер башка хуҗалыкларда препаратлар белән дәвалау сыер савучыларга йөкләнгән, - диде Дамир Хөснетдинов.
    - Авыру малларны дәвалау белән төрле проблемалар да бар. Бу шактый катлаулы эш. Шунсыз авырудан котылып булмый. Шуңа күрә әлеге эшне башкаручылар өчен нинди дә булса кызыксындыру чараларын булдырырга кирәк.
    Семинар ахырында исә төрле районнардан килгән ветеринария белгечләре сөт малын дәвалау, экологик чиста препаратлар кулланудагы тәҗрибәләре белән уртаклашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: