Якты юл
  • Рус Тат
  • Район фермерлары республика съездында үзләрен борчыган сорауларны бирергә җыена

    Рәсемдәге бу мөлаем ир-ат - Мөнәвир Шәйхетдинов, Югары Суыксу авылында эшләп-яшәүче фермер. Фермерлык белән биш ел шөгыльләнү дәверендә аның хуҗалыгы шактый үскән, киңәйгән. Кайчандыр биш-алты үгезе генә булган Мөнәвир Солтанбәк улының мал сараенда бүген 35 ат, 300ләп сарыгы, 60лап мөгезле эре терлек, шуның кадәр дуңгызы бар. - Фермерлык җиңел эш...

    - Җирне хосусыйлаштыру, субсидияләр, сугым пунктларына бәйле сораулар, проблемалар бар. Шуларны хәл итү өстендә йөрим, - ди фермер.
    Әлеге сорауларны чәршәмбе көнне хакимияттә үткән район фермерлары белән очрашуда да күтәрделәр. Аеруча сугым пунктларының эшенә, кредит алу мәсьәләсенә игътибар зур иде.
    - Ни өчен без малны әллә кая илтеп чалырга тиеш? Үзебездә генә суеп-сатуның ни гаебе бар? Әйтик, бер үгезне суяр өчен Нефтебаза поселогына бару күпме чыгым сорый, вакытны ала, - дип әйтүчеләр булды. Районның баш ветеринария табибы Әнсәр Әбделмановның да моңа каршы әйтер сүзе бар иде.
    - Ит, сөт продукциясенә булган регламент турында беләсездер. Әлеге регламент узган елның маенда гамәлгә керде. Аның таләпләре буенча сатуга ит чыгарырга теләгән очракта, маллар махсус урыннарда - сугым пунктларында суелырга тиеш. Бу таләп кеше сәламәтлеге куркынычсызлыгын тәэмин итү, төрле инфекцияләр, авыруларның килеп чыгуын булдырмау өчен эшләнелгән әйбер, - диде. Сүз уңаеннан, районда шундый 8 сугым пункты эшли.
    Очрашуга чакырылган төрле банк вәкилләре исә кредитлар белән бәйле сорауларга җавап тотты. Алай гына да түгел, алар крестьян-фермер, шәхси хуҗалыкларны кредитлау өлкәсендә булган үзгәрешләр белән дә таныштырдылар.
    - Илдәге икътисади хәлнең нинди киеренке булуын күреп торасыз. Илнең Үзәк банкы кредит ставкаларын күтәргәннән соң, безнең банк та шуңа бәйле рәвештә процент ставкасын күтәрергә мәҗбүр. Кыр эшләрен башкару өчен кыска вакытлы кредитлар алганда, аның ставкасы 25 процентка кадәр җитә. Берничә елга, ягъни озак вакытлы кредит алганда исә ул 23 процент ставкасы белән бирелә, - диде банк вәкилләренең берсе - Екатерина Герасимова.
    Ул шулай ук ЛПХ кредитлары буенча да сөйләде, язгы кыр эшләренә керешкәнче шәхси хуҗалыклар өчен махсус акцияләрнең үтүе турында әйтте. Кызыксынучылар районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә бу хакта тулырак мәгълүмат ала алалар. Кредитка заявкаларны тиз арада карау, кирәкле документларны җыю, аларны тутыруда фермерларга ярдәм итү турында да шактый гына сөйләштеләр, билгеле бер килешүгә ирешә алдылар.
    Фермерларга субсидияләр бирү, субсидия программалары турында да очрашуда сүз шактый булды. Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов узган ел эшләгән уннан артык программаның быел да эшләячәге турында әйтте. Шул ук вакытта ул узган елда алынган субсидияләрнең күләме турында да кыскача сөйләп алды. Узган елда район фермерлары белән түгәрәкләп исәпләгәндә 33 млн. сум күләмендә субсидия алынган. «Лизинг-грант» программасында 7 кеше катнашып, 10 млн сумнан артык ярдәмгә ия булган. Хуҗалыклардагы техниканы яңартуга юнәлдерелгән 40/60 программасына да аерым тукталып үттеләр. Узган елда шул программа буенча район фермерларына 1 млн 600 мең сумлык субсидия биргәннәр.
    Әлбәттә, бу кадәр акчалата ярдәм бушка гына бирелми. Крестьян-фермер хуҗалыкларының, шәхси хуҗалык тотучыларның эш нәтиҗәләренә дә бәйле ул.
    Ә аларның эшчәнлеге нәтиҗәләре безнең районда начар түгел. Районда булган 55 фермер хуҗалыкларында 2014 елда 503,124 млн сумлык продукция җитештерелгән. Бу 313 центнер дуңгыз ите, 416 центнер - сарык, 3279 центнер - сыер, 12936 центнер кош ите җитештерелгән дигән сүз. Барлыгы 35031 центнер сөт савып алынган. Ягъни бер сыерга 4272 килограмм.
    Бүгенге көндә районда 26 гаилә фермасы бар. Аларның 12се - югары технологияләр белән эшләүче хуҗалыклар. Бу язма башында телгә алынган Югары Суыксу авылыннан Мөнәвир Шәйхетдиновның хуҗалыгы, Калинино авылыннан Ренат Ханов, фермер Наил Фәррахов, Минталип Миңнеханов, Анатолий Касакинның фермер хуҗалыклары һәм башкалар.
    Фермерларның очрашуына әйләнеп кайтсак, мөһим мәсьәләләрне карау, фикер алышудан кала, бу көнне биредә 19 февральдә Казан шәһәрендә узачак ТР фермерлары съездына делегатлар сайладылар. Районның фермерлар ассоциациясе рәисе Минталип Миңнеханов, Анатолий Касакин, Равил Миннехуҗин, Мөнәвир Шәйхетдинов, Таһир Хөрмәтуллин һәм башка делегатлар Казанда район фермерларын борчыган сорауларны күтәреп чыгарга сүз куйдылар. Очрашу ахырында район башлыгы Васил Хаҗиев та килгән фермерларга мөрәҗәгать итеп:
    - Мондый очрашуларны елга бер генә тапкыр түгел, ешрак уздыру яхшы булыр иде. Кошчылык, терлекчелек, үсемлекчелек белән шөгыльләнүче һәм башка юнәлештә эшләүче фермерларның һәркайсын аерым җыеп, үрнәк хуҗалыкларга чыгарга, бер-берсенең ничек эшләгәнен карап, тәҗрибә уртаклашырга кирәк. Моннан кала, крестьян-фермер хуҗалыкларын, гаилә фермаларын югары технологияле итү дә бик мөһим мәсьәләләрнең берсе. 30 еллык тузган тракторларда эшләп, үсешкә ирешеп булмый. Техниканы яңартырга, бөтен эш процессын мөмкин кадәр механикалаштырырга кирәк. Эшчеләргә юыну, ял итү өчен шартлар булдыру да җитештерүне югары культуралы итәргә ярдәм итә, - диде ул.
    Бүгенге көндә район фермерларында 2467 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 821е - савым сыеры. Фермерлар 376 баш дуңгыз, 342,5 мең кош, 472 ат, 3323 баш сарык малы тоталар. Узган елда КФХлар һәм шәхси хуҗалыклар (ЛПХ) белән барлыгы 1,6 млрд. сумлык продукция җитештерелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: