Якты юл
  • Рус Тат
  • Маллар җәйге лагерьга чыкты

    Районда маллар өчен барлыгы 32 җәйге лагерь бар. Бүгенге көндә терлекләрнең барысы да җәйләүләргә күчеп бетте. Мөгезле эре терлекнең лагерьларга үз вакытында күчеп, яшел чирәмгә керүенең әһәмияте зур. Нәкъ менә җәйге чорда еллык сөтнең 50-60 проценты җитештерелә. Гадәттә, шомырт шау чәчәктә утырганда, «Ирек», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар эре һәм вак малларын...

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Ирина Гарипова һәм мин фәкыйрегез катнашындагы комиссия малларны җәйге көтүлекләргә күчерүнең һәм продукция алуның торышы белән кызыксыну максатында «Ирек» һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларның җәйге лагерьларында булып кайтты. «Ирек» хуҗалыгының сөтчелек фермасы җәйге лагере фермага терәлеп диярлек төзелгән. Кичке саву вакыты. Баш зоотехник Әбүзәр Габдрахманов һәм ветеринария табибы Мулланур Салихов 11 майда ук лагерьга күчүләре, малларга көнгә ике тапкыр «Делаваль» агрегатында эшкәртелгән сенаж бирүләре, табигый сулыкның рәттән генә булуы, көннәр коры торганлыктан, көтүлектәге яшел үләннең үсеп китә алмавыннан зарландылар.
    Кичке савым вакыты. Саву аппаратлары тигез ритм белән эшли. Беренче бүлемдә савучы-оператор Раушания Гарифуллина белән сөйләшеп алабыз. Ул тәҗрибәле эшче, 16 еллык стажы бар. 50 баш сыер сава. Сыерын савып утарга чыгаруга, икенче яктан «Шура» дип эндәшүгә кара чуар сыеры килеп керә. «Малкайлар тавышымнан ук таныйлар», - ди савучы. - Алар үз чиратлары белән савуга керә һәм чыга торалар.
    - Савучыларыбыз төркемендә (алар 6) бер ир-атыбыз да бар. Әйбәт эшли, - дип корпусның аргы башындагы савучы белән таныштырды мал табибы Мулланур Салихов.
    - Өч ел эшлим инде монда. Башта механизатор булып салам-печәнне җыеп төргәкләргә төрдем. Аннары савучыларны алмаштыручы булып бераз эшләгәч, савучы-оператор булып киттем. Эшем ошый. Хезмәт хакын айныкын-айга түлиләр, уртача 15 мең сум чыгып бара. Сөт күбрәк саусаң, артыграк та була, - дип эше белән таныштырып алды Григорий Александров. Ул тумышы белән Сарман районы Дружба авылыннан. Чаллыда Оргыды кызы Дания белән танышып, гаилә корганнар һәм авылга кайтып төпләнгәннәр.
    Лагерьда эш шартлары яхшы. Азыкның сыйфатына зарланырлык түгел. Сенажны утарда тагаракларга төнгә салып калдыралар. Көндезен дә бирәләр. Шул рәвешчә кайгырткач, көн саен Чаллы сөт комбинатына 3,1 тонна югары сыйфатлы сөт озатыла. Һәр сыердан көнгә 19,6 килограмм сөт савыла. Бу исә райондагы иң югары күрсәткеч. Җәйге лагерьга чыгу көненнән эшне яхшы оештыруга канәгать калдык.
    Без Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенең Иске Абдул җәйге лагеренда да булдык. Монда сыерлар 8 майдан саф һавада, ферма янәшәсендәге лагерьда. Ферма мөдире - тәҗрибәле белгеч Рәсимә Барбашова һәм зоотехник Марсель Хаҗиев эш барышы белән таныштыралар. Зоотехник өч ел элек Казан ветеринария институтын тәмамлап килгән. Терлекчеләр аны ихтирам итә. Ә Рәсимәне исә үз әниләре сыман күреп, эш турында гына түгел, тормыш-көнкүреш хәлләре турында үзара фикерләшеп киңәшәләр.
    - Лагерьда 320 сыер. Аларны иртән һәм кич савалар. Бер савучы үз станогында берүк вакытта 3 сыерны савып чыгара. 24 станокка 8 савучы хезмәт күрсәтә. Аларның берсен алып, берсен калдыра торган түгел. Бөтенесе дә тырышып эшлиләр, - ди Рәсимә ханым. Шунлыктан лагерьда эшләүче барлык савучыларны - Римма Исламова, Раушания Сәгыйдуллина, Дилбәр Гайнетдинова, Фәйрүзә Галиева, Чулпан Низаметдинова, Тәбрия Әгъләмова, Айсылу Габидуллина, Илүзә Хәмидуллиналарны атады. Һәркайсына 46 сыер беркетелүен, һәр сыердан көнгә 16 килограммга якын сөт савып алуларын әйтте. Кичке сөт махсус суыткыч бүлегендә суытылып, иртәгесен «Алабуга сөте» җәмгыятенә озатыла. Хуҗалык көн саен 9 тоннадан артык сөт сата. Төп акча кереме шуннан булгач, аның күләменә һәм сыйфатына игътибар зур.
    Лагерьда ветеринария хезмәте күрсәтү һәм ясалма орлыкландыру пунктлары эшли. Аларда кирәкле җиһазлар һәм приборлар кул астында. Көтүне яңарту технологы Кадрия Шәмсиева 30 елга якын маллар арасында эшләгәч, әлеге вазыйфаның җаваплы һәм җитди булуын ачык аңлый. Узган ел 100 сыердан 100 бозау алуы шул турыда сөйли.
    Бозаулар әлегә тулысынча лагерьга күчерелмәгән. Алар ферма тирәсендәге салам эскертләре янәшәсендәге утарда. Яшенә карата аерым-аерым төркемнәргә бүленгән. Абзар эчендәге бүлемнәрдә дә бар. Бозау караучылар Нәсимә Дәүләтшина, Ләйлә Садыйкова, Тәнзилә Шәяхмәтова ай саен әйбәт артым алалар.
    Билгеле ки, җәйге лагерьларга күчкәч, сөт җитештерү күләме шактый арта. Маллар табигый яшел үләндә көтеләләр. Рационда бер шартлы терлеккә тәүлегенә 60-70 килограмм яшел азык каралса да, тупас азыкны һәм фуражны да онытырга ярамый. Көтүлектә һәм җәйге лагерьда су эчертүне дөрес оештыруның да әһәмияте зур.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: