Якты юл
  • Рус Тат
  • Кыенлыклар кагылса да, район терлекчеләре җитештерүне киметми

    Илдәге бүгенге вазгыятьне исәптә тотканда үзебездә җитештерелгәннең әһәмияте бермә-бер артты. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә аерым җаваплылык өстәлде, белгечләр исә бу шартларны үзебезнең товарларны сату өчен уңай форсат дип саный. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, крестьян-фермер, шәхси хуҗалык тотучыларда хәлләр ничегрәк икән? Бүгенге көндә районда терлекчелек тармагы ни хәлдә? Ул нинди кыенлыклар кичерә?...

    - Ирина Александровна, терлекчелек тармагы, игенчелек белән бергә, безнең район өчен мөһим авыл хуҗалыгы тармакларының берсе. Бүген тармак нәрсә белән яши, нинди хәлдә ул?

    - Терлек саны буенча да, сөт, ит җитештерү белән дә районда хәлләр уңай дип әйтергә була. Әйтик, гыйнвар аенда хуҗалыкларда 2 мең 38 тонна сөт савып алынган. Узган ел белән чагыштырганда, җитештерүчәнлек бер процентка арткан.

    Мал башына килгәндә, 1 февральгә районда 16 мең 52 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 5 мең 650се - савым сыерлар.

    Ит җитештерүдә дә район предприятиеләрендә эш яхшы алып барыла. Гыйнвар аенда гына хуҗалыклар белән барлыгы 11 мең 837 тонна ит җитештерелде - җитештерүчәнлек 10 процентка артты. Шул ук «Чаллы-Бройлер» гына бер айда 76 мең тонна ит җитештерде, җитештерүчәнлек биредә 20 процентка артты. «Кама-Бекон»да исә 4 мең тонна дуңгыз ите җитештерелде һәм ул бу күрсәткечне тагын да арттырырга ниятли.

    - Шулай да мал саны районда артуга таба барамы яки киресенчә кимиме? Авылларда терлек тотучылар елдан-ел кимеп барганда шул ук күренеш авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында да күзәтеләме?

    - Юк, кимеми. Аеруча ат үрчетүчеләр саны күзгә күренеп күбәйде. Беренче февральгә районда барлыгы 691 ат бар. 2014 ел белән чагыштырсак, бу елның башыннан атлар саны 202 башка арткан. Сарыклар да ел башыннан узган елга караганда 1 мең 384 башка ишәйгән. Үткән елда районда 3 мең 325 баш сарык булса, бүгенге көнгә ул - 4 мең 709 баш. Кошчылык белән шөгыльләнүчеләр, әлеге тармак белән кызыксынучылар саны да елдан-ел арта бара. Районда кош үрчетү, кош ите җитештерү белән шөгыльләнүче 10 крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

    - Тармак буенча хәлләр яхшы булса да, илдәге авыр икътисади хәл терлекчелеккә йогынты ясамый калмагандыр. Шуның белән бәйле рәвештә терлекчеләрнең нинди проблемалары бар, әлеге хәлдә авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга дәүләт ярдәменә, субсидияләргә өметләнергә буламы? Гомумән, ярдәм булачакмы?

    - Әлбәттә, илдәге киеренкелек терлекчелекккә зур йогынты ясый. Хуҗалыкларның үзләре җитештергән терлекчелек продукциясеннән - сөт, ит сатудан кергән акчага яшәүләрен күзаллаганда, аларга хәзер җиңел түгел. Аеруча сату бәяләренең артмавын билгеләгәндә. Мәсәлән, сөтнең килограммын узган ел сөт комбинатларына район буенча 23 сум бәядән тапшырган булсак, бу елның гыйнвар аенда аны көч-хәл белән 21 сумга җиткерә алдык. Сөт комбинатлары буенча бәяләрнең артуы әлегә күзәтелми. Узган ел белән чагыштырганда, рентабельлелек тә артык югары түгел.

    Ит бәяләренә килгәндә, гыйнвар аенда мөгезле эре терлек итенең килограммын хуҗалыклар ит комбинатына уртача 99 сум 46 тиен бәядән тапшырды. «Кама-Бекон» җәмгыяте исә дуңгыз итенең килограммын уртача 94 сум бәядән сатты. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясен сатып алу бәяләре артмаса да, хуҗалыклар өчен бик кирәкле булган ягулык-майлау материалларына бәяләр шактый өскә үрмәләде. Кошчылык белән шөгыльләнүчеләр дә бәяләр артудан интегә. Инкубатор йомыркасының бәясе 2-3 тапкырга кыйммәтләнүе аларга да авырлыклар китерә.

    Шушындый икътисади авыр хәлдә дәүләт авыл хезмәтчәннәрен ярдәмсез калдырмаячак, әлбәттә. 2014 елда булган субсидияләр бу елны да сакланачак дип ышандыралар. Әлеге вакытта без сөт буенча югарыдан күрсәтмә көтәбез. Узган елда җитештерелүче сөтнең сыйфатын - югары һәм беренче сортлы булуын дәлилли алган хуҗалыклар быел да дәүләт субсидияләренә өметләнә алалар.

    - Район хуҗалыкларында булган авыру маллар, терлек азыгы буенча да әйтәсе сүзегез бардыр...

    - Мәгълүм булганча, без Бөтендөнья сәүдә оешмасына (ВТО) кердек. Әлеге оешма таләпләренә туры килү өчен безгә сөт малының сәламәтлеге турында уйларга, җитештерелгән продукциянең регламентка туры килүен дә кайгыртырга кирәк. Шуңа күрә мөгезле эре терлекнең, аеруча савым сыерларының, сәламәтлегенә игътибар зур. Лейкоз һәм башка төрле йогышлы авырулардан сәламәтләндерү программасына кереп, без елдан-ел мал башының чистарынуына ирешеп барабыз. Моннан кала, сөткә булган таләпләр дә хәзер үзгәрде. Әйтик, элегрәк без сөтнең сыйфатын бер елга дәлилли алсак, хәзерге вакытта сөт заводлары сөтнең һәр партиясенә көн саен тирәнтен анализ ясый.

    Җитештерелүче продукциянең сыйфаты шулай ук терлек азыгына да бәйле. Бүгенге көндә ул кышны чыгып бетәргә җитәрлек күләмдә. Район буенча бер шартлы малга 21,9 центнер коры азык туры килә. Азык концентратлары да хуҗалыкларда шактый. «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә генә азык җитеп бетмәскә мөмкин. Ләкин хуҗалык җитәкчесе кирәк кадәрен сатып алырбыз дип ышандыра.

    - Ирина ханым, сезнең карашка терлекчелек тармагы үсеше өчен нәрсә мөһим, нинди чаралар күрергә кирәк?

    - Иң мөһиме, токымлы мал үрчетү, аның сыйфатын яхшырту белән тирәнтен шөгыльләнергә кирәк. Шуннан башка билгеле бер үсешкә ирешү, ВТО таләпләренә туры килү авыр булачак. Максатлы рәвештә, токымлы, продуктив мал башын үстерү, аның сыйфатын яхшырту - терлекчелекнең киләчәген тәэмин итүче төп шартларның берсе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: