Якты юл
  • Рус Тат
  • Көтүне ел саен өлешчә яңартып, югары күрсәткечләргә ирешәләр

    23 декабрьдә «Ирек» һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда «Таналарны юнәлешле үстерү» дигән темага семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, хуҗалык, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, терлекчелек буенча консультанты Ирина Гарипова һәм башка рәсми затлар катнашты.

    Семинарны оештыручыларның әйтүенчә, әлеге хуҗалыкларда көтүне яңарту, бозауларны һәм таналарны тәрбияләү, аларны сыер итеп өлгертү буенча тупланган уңай тәҗрибәне өйрәнеп, башка хуҗалыкларда кулланма итеп алу иде.
    Семинарда катнашучыларны«Ирек» җитештерү кооперативы рәисе Рөстәм Хаҗиев иртәнге якта ук Сәет авылындагы фермалар янында каршылады. Көн декабрьнең соңгы атнасына авышса да, тышта салкын түгел, кояшлы. Сыерлар ачык һавада, утарларда «Деловаль» арбасы таратып чыккан сенажны яратып ашыйлар. Кара-чуар токымлы сыерлар биредә. Сөбханалла, эреләр алар, җиленнәре дә тулышып тора. Кайбер төркемдәгеләре бүгенге иң кыска көнне дә тәүлеккә 18-20 килограмм сөт бирәләр, 2014 елны хуҗалык савучылары 5548әр килограмм белән төгәллиләр. «Бу яхшы күрсәткеч, сыерларны таналар белән яңарту нәтиҗәсе», - ди авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Ирина Гарипова.
    Район башлыгы Васил Хаҗиев көтүне яңартуның уңай оештырылуы нәтиҗәсендә, сөт һәм ит җитештерүдә «Ирек» хуҗалыгының ышанычлы адымнары турында әйтте һәм биредәге тәҗрибәнең башка хуҗалыкларга уңай йогынтысы буласына өмет баглады. Сүзне «Ирек» җитештерү кооперативы рәисе Рөстәм Хаҗиевка бирә. Ул туган авылында таралу хәлендәге күмәк хуҗалыкны торгызып, 22 ел җитәкчелек итү дәверендә игенчелек һәм терлекчелекне табышлы тармакка әверелдерү өчен зур тырышлык куйган шәхес. Үзенә кулай яңалыкларны һәм алдынгы тәҗрибәне эзлекле төстә гамәлгә ашыра-ашыра уңай нәтиҗәләргә ирешеп килә.
    Рөстәм Рәхим улы узып бара торган 2014 елның шактый уңышлы төгәлләнүен әйтә. Хуҗалыкта күптөрле төзекләндерү эшләре үткәрелгән. Электәге елларда сыер абзарларында һәм җәйге лагерьда сөтүткәргечләр урнаштырылган, шулай итеп, сөтнең сыйфаты иң югары сортлы итеп сатыла, былтыр исә яңа абзар төзегәннәр, пластик тәрәзәләр куеп, торбалардан малларга эчәргә җылы су килә торган итеп җайлагач, бирегә төркем-төркем итеп, бозау-таналар күчерелә, аларга күптөрле уңайлыклар тудырыла. Таналар ничә айлык һәм яшьтә булуларына карап, дүрт төркемгә бүлгәннәр. Аларны бары бер терлекче карый. Малларның асларын техника чистарта, ятагына саламны техника кертә. Азыкны «Деловаль» арбасы бүлемнәр алдына таратып чыга. Көнгә ике тапкыр сенаж составында хуш исле печән, салам, концентрат һәм башка төр кушылмалар була. Яшь маллар яратып ашыйлар. Менә шулай терлекләрне юнәлешле карап үстергәч, «Ирек»тә сыерлар көтүе тулысынча диярлек яңартылган, быел гына 73 баш тана көтүгә кергән. Аларның һәркайсыннан бүген 14,4 килограмм сөт савыла. Ел башыннан һәр сыердан 5548 килограмм сөт алынган. Бик әйбәт күрсәткеч бу! Хуҗалыкта көтүне яңарта бару төгәл бер системага әйләнә һәм елның теләсә кайсы вакытында продукцияне өзлексез, мул итеп алу мөмкинлеген тудыра.
    Семинарда катнашучыларны Рөстәм Хаҗиев хуҗалыкның икътисадый хәле белән дә таныштырды. Төп акча кереме - игенчелектән һәм сөттән. «Ирек» орлыкчылык хуҗалыгы булгач, элита һәм югары репродукцияле орлыклар җитештерү белән шөгыльләнә. Быел орлык сатудан 24 миллион сум табыш алган. Арпаның «раушан», бодайның «экадо-66», «экадо-190», «казанская юбилейная» элита һәм суперэлита орлыкларын һәм башка төр сортларын Әлмәт, Алабуга районнары хуҗалыкларыннан тыш, Воронеж, Самара, Удмуртия, Мәскәү өлкәсе, Молдова якларыннан килеп сатып алганнар. Рентабельлек 96 процент тәшкил иткән. Сөт сатудан 17 миллион сум акча кергән. Терлекчелекне тагын да табышлы итү өчен хуҗалыкта таналарны юнәлешле үстерүгә ныклап тотынганнар.
    Семинар-киңәшмә Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенең Торнаташ бүлекчәсенә күчте. Печән һәм салам төргәкләре өеменнән ерак түгел, тирә-ягы араталар белән тотып алынган, салам түшәлгән иркен утарда кара-чуар токымлы нәселле таналар асрала. Капка төбенә 400 баш малны караучы терлекче агай кунакларны ягымлы каршылый. «Исәнме, Мөдәррис абый», - дип кул биреп күрешә район башлыгы Васил Гариф улы. Күренеп тора, беренче генә килүе түгел. «Эшебез әйбәт, күрсәткечләр яхшы», - дип җавап бирә Мөдәррис ага Хафизов. Хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин 22 ел буе таналар караучы тәҗрибәле Мөдәррис аганың намуслы эшен мактап ала. Ел саен 400 баш тана тәрбияләп үстереп озата ул. Быел гына хуҗалыктагы 620 сыерның 40 проценты яхшы токымлы таналар белән алыштырылган, икенче төрле әйткәндә, көтүгә күп сөт бирә торган 250 баш яшь сыер кушылган. Предприятие нәселле терлек асраучы буларак республикада билгеле хуҗалык. Шунлыктан ул нәселле таналар да сата. Быел 60 яхшы токымлы тана сатылып, кассага саллы гына табыш та кергән.
    Марат Тәлгать улы семинар-киңәшмәдә катнашучыларны сөт җитештерүне тотрыклы үстерүдә, көтүне яшь маллар белән даими яңартып торуында күрә һәм коллективның шул юнәлештәге уңай эшчәнлеге белән таныштыра. Хуҗалык елны яхшы күрсәткечләр белән төгәлли. Һәр сыердан 6200 килограмм сөт савып алынган, бүген бер сыердан көндәлек савым 16,1 килограмм.
    Семинар-киңәшмәдә терлекләрне ашату рационына, азыкның яхшы сыйфатлы булуына да игътибар бирелде. Бу хакта районның баш ветеринария табибы Әнсәр Әбделмәнов азыкның сыйфатын даими тикшереп тору кирәклеге, витаминлы өстәмәләр куллану мәсьәләсе турында сөйләде.
    Семинар-киңәшмә Мерәс клубында үтеп бара торган елга йомгак ясау һәм яңа елга бурычлар кую белән тәмамланды. Васил Гариф улы семинарда катнашучыларны һәм алар аша район халкын Яңа ел белән котлады, һәркемгә уңышлар, сәламәтлек, шатлык-бәхет теләде. Моңа Кыш бабай котлаулары да кушылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: