Якты юл
  • Рус Тат
  • Көннәр аяз булса, шушы арада җәйләүгә күчәбез

    Кыр эшләре гөрләп торган мәлдә, игенчеләр белән беррәттән, терлекчеләр дә тик тормый: җәйге лагерьларны әзерлиләр, акрынлап сыерларны шунда табигать кочагына чыгарырга җыеналар. Апрель урталарында ук һәр хуҗалык үзләрендәге җәйге лагерьларны карап-тикшереп, нинди төзекләндерү эшләре башкарырга кирәклеген барлап, билгеләп чыккан иде. Күбесе барлык төзекләндерү эшләрен төгәлләп, һава торышы уңай булса, Бөек...

    - Ремонт эшенә апрель азагында алынган идек. Шул вакыт эчендә шактый эшләр башкарылды: утарлар яңартылды, сөт саву системалары, сөтүткәргечләр, суыткычлар юылды, ял итү, ясалма орлыкландыру, ветеринария табибы бүлмәләре заман таләпләренә җавап бирерлек итеп тәртипкә китерелде, - диде хуҗалыкның тәэминатчысы, төзекләндерү эшләре өчен җавап бирүче Заһир Мөхәммәдиев. - Шулай да эшләп бетерәсе вак-төякләр бар әле. Аларны 9 майга кадәр башкарып чыгарга тырышабыз. Яңгыр явып тормаса, 10 май көнне лагерьга терлекләрне күчерәчәкләр, - диде ул.
    Без килгәндә хуҗалыкның сыер савучылары, лаборатория, сөт саклау бүлмәләрен, суыткычларны юып, чистартып, утарларны буяп, инде кичке савымга да китеп барырга өлгергәннәр. Шулай да биредә эш кайный иде. Удмуртия республикасыннан берничә сезон рәттән хуҗалыкка килүче балта осталары Сергей Бармин белән Михаил Бердников үгезләр утарын яңарту белән мәшгуль. Моңарчы алар сыер утарларының иске баганаларын алыштырып, киртә-коймаларны да яңартып чыгарга өлгергәннәр.
    - Төзекләндерелгән лагерьда 1000 баш мөгезле эре терлек тотылачак. Бу - 386 баш савым сыер, 500 баш яшь таналар, үгезләр, 100 баштан артык яңа туган бозаулар. Аларны 15 кеше карап-тәрбияләп торачак. Моның өчен 8 сыер савучыбыз, ветеринария табибы, лаборант бар. Лагерь мөдире дә һәр эшне үз кулы астында тотып, һәрнәрсәне җайга салып барачак. Эшчеләребезнең хезмәт хаклары яхшы. Әйтик, сыер савучыларның хезмәт хакы уртача 18000 сум. Эшчеләребез өчен барлык шартлар тудырылган, тел-теш тидереп булмый. Көнлек савым планын - 6 тонна сөтне җыеп алырга моның да файдасы тими калмыйдыр дип уйлыйм, - дип сөйләде җәйге лагерь турында хуҗалык җитәкчесе Рафаэль Хаматов.
    Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, биредә үз һөнәренә тугры, тырыш кешеләр эшли. Мәсәлән, Зөлфия Ачилова әлеге хуҗалыкта инде 20 ел буе сыер сава. Ул ел саен район сыер савучылары арасында алдынгылар рәтендә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән бирелгән Мактау кәгазьләре дә бар аның. Зөлфия ханымның хезмәттәше Валентина Кильганова да үз эшенең остасы, һәрвакыт алдынгылар рәтендә. Флүрә Каюмова ике ел пенсиядә булуына карамастан, һаман да эшли, яшьләргә үрнәк булып тора. Хуҗалык шоферы Рәфкать Әлмөхәммәтов та биредә 39нчы елын эшли. Ул 16 ел сыер савучыларны өйдән - эшкә, эштән - өйгә йөртә.
    - Армия сафларыннан кайткач та хуҗалыкта машина йөрттем. Шуннан бирле рульне кулдан ычкындырган булмады. Үз эшемне яратам, хезмәт хакы да ярыйсы, тормыш алып барырга була, - диде Рәфкать Әлмөхәммәтов.
    Кыскасы, «Биклән» җитештерү кооперативында малларны җәйге лагерьга күчерү буенча биниһая зур эшләр башкарылган. Лагерь да, хуҗалык эшчеләре дә яңа җәй сезонына әзер. Терлекләрне җәйләүгә күчерү өчен көннәрнең аяз торуы гына кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: