Якты юл
  • Рус Тат
  • Килә ява, ияләшкән бер болыт

    Ындыр табагы уракның иң төйнәлгән ноктасы. Монда урып-җыюның барышын, күпме уңыш чыгышын, кайсы комбайнчы һәм шоферның ничек эшләвен, орлыкка күпме һәм нинди ашлык салынуын аермачык белеп торасың.

    Атна буе яуган тоташ яңгырлар игенченең тәмам җелегенә үтте, кырдан ындыр табагына ашлык кайту да тукталды. Көннәр ачылып киткән бер мәлдә, 3 сентябрьдә «Биклән» җитештерү кооперативына юл алдык. Дымга туенган басуларга аяк басуга туфрак изрәп тора. Мондый хәл игенчегә эшне бермә-бер катлауландыра. Комбайнчылар басу кырыенда сакта, аз гына җилләп, кипшенеп киттеме, урып-суктыруга тотыналар. Хуҗалыкның ындыр табагына иртәнге сәгать унга берәм-берәм КамАЗлар кайта башлады. Әнә шофер Шәүкәт Минневәлиев 95 центнер бодай төяп кайткан. Аның бу өченче юлы иде. Үлчәүче Рәисә Әшрафуллина шофердан ашлык талонын алып, журналга комбайнчы Сергей Реткин фамилиясе турысына күләмен язып куйды. Шоферга яңа рейска талон биреп, уңышлы юл теләп, озатып калды.
    - Талон системасы бик уңай. Комбайнчы да, шофер да көнгә күпме эшләгәнен белеп торалар. Яхшырак эшләргә тырышалар. Акчасы бит кайткан уңыштан бәяләнә, - ди Рәисә ханым комбайнчылар исемлегенә күз ташлап. Аталы-уллы Сергей һәм Алексей Реткиннар, Анатолий Мироновларның әйбәт кенә эшләүләрен әйтә. Аларның уртак тырышлыгы белән арыш, арпа, солы, борчак культуралары үз вакытында җыеп алынган, амбарларга салып куелган. Хәзер ындыр табагына бодай кайта.

    Яңа сортны сыныйлар

    - Быел без Себер авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтыннан бодайның «уралосибирская» дигән яңа сортын алып кайтып, сынап карау өчен 50 гектарда чәчтек. Аның бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә, югалтмыйча тулысынча җыеп аласыбыз бар. Тикшереп карау өчен суктырылган мәйданнан алынган уңыш шатландыра. Гектардан - 35 центнер. Җилемсәсенең югары - 27 процент булуы да әйбәт. Димәк, безнең шартлар өчен ифрат кулай. Корылыкка чыдам, авыруларга бирешмәүчән булуы да өстенлекле. Мәйданын киләсе елларда тагын да киңәйтергә уйлыйбыз, - диде хуҗалык рәисе Рафаэль Хаматов киләчәк планнары белән уртаклашып.
    Ул быелгы урып-җыю чорына яңалыклары белән таныштырды. Ындыр табагы биләмәсендә 10 мең тонна орлык сыешлы склад һәм 1 мең тонна ашлык салышлы амбар төзелгән. Алар янәшәсендә генә «Агро» дигән тегермән эшләп киткән. Тегермәнче Сергей Каранаев көн саен 4-5 тонна фураж тарттырып, микро һәм макроэлементлар катнаштырып, туклыклы катнашазык әзерләве турында сөйләде. Шул сәбәпле сөт җитештерү дә артачак. Бу исә өстәмә акча кереме дигән сүз.

    Көзнең үз таләпләре

    Явымлы көз игенче алдына үз таләпләрен куйган. Кооператив рәисе дымлы ашлыкны киптерү өчен яңа агрегатны эшкә кушулары, чүпле ашлыкны ЗАВ-20 һәм КЗС-20 җиһазлары аша чистартуны оештырулары турында сөйләде. Болар исә кул хезмәтен шактый җиңеләйткән. Ашлык чистарту агрегатлары белән хезмәт ветераны Валерий Әхмәтов оста идарә итә һәм эшне оештыра икән. Басудан кайткан ашлык ындыр табагында озак ятмый. Көшелдәге ашлыкны Тәгъзимә Хәйруллина җитәкчелегендәге звено әгъзалары көндәгесен-көнгә чистартып баралар. Аларның күбесе үз эшенең осталары, ел саен сыйфатлы орлык әзерләүдә катнашалар. Ындыр табагы эшчеләре Шәргыя Әхмәтова, Әлфия Сафина, Елена Токарева, Хәлимә Юнысовалар турында мактау сүзләре генә ишеттек.
    Ә басуларда көзге эшләр киң җәелә. Урып-җыю артыннан ук тракторлар туңга сөрүгә чыкканнар, азык әзерләүчеләр кукурузны урып-җыялар, кайбер шәхси хуҗалыклар капка төбендә печән төргәкләре тора. Һәркайда - көзге муллык, кышка әзерлек. Көннәр явымсыз торганда, булган уңышны тизрәк җыеп алып, амбарларга урнаштыру иң мөһиме. Халык бик дөрес әйтә: «Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык».

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: