Якты юл
  • Рус Тат
  • «Чаллы яшелчәсе» җәмгыятендә быел бәрәңгене күбрәк үстерәчәкләр

    Чит ил тарафыннан чикләүләр кертелгәч тә, кибетләрдә яшелчә, җиләк-җимеш бәяләре җәһәт кенә өскә үрмәләде. Кыш, яз башында болай да кыйммәтләнүче әлеге төр ризыкка якын да килмәслек хәзер. Шуңа күрә күпләр үзебездә җитештерелгән бәрәңге, суган-кишерне, кыяр-помидорны эзли. Ихтыяҗны истә тотып, яшелчә үстерүчеләр быел яшелчә мәйданнарын киңәйтер, шәт. «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында булып,...

    Кибет киштәләрендә матур булып урнашкан яшелчә, җиләк-җимешне үстерүгә күпме көч, вакыт, акчалата чыгымнар китүе турында бик азлары гына уйлыдыр. Ә кеше организмы өчен үтә дә мөһим витаминнарга, файдалы матдәләргә ия булган әлеге ризыкның юлы теплицадан башлана. Без килгәндә, «Чаллы яшелчәсе» җәмгыятендә эшләүче яшелчәчеләр кәбестә орлыгын махсус кассеталарга салу белән мәшгуль иде. Дөресрәге, әлеге эшне махсус машина башкара. Конвейер сыман бер-бер артлы тезелеп килгән черемәле савытларга машина барабаныннан орлык салына. Аннары шул савытлар эшчеләр кулыннан үтә. Биредә эшләүче туташ-ханымнарның үткен карашы бер генә вак әйберне, җитешсезлекне дә ычкындырмый, шунда ук күреп ала. Тартмаларның орлык салынмый калган бүлемтекләренә алар үз куллары белән җәһәт кенә орлыгын да төртеп куялар.

    - Орлык бетә башлаган вакытка килдегез әле, шуңа машина савытка салмый калдыра, - дип, яшелчәче Гөлфинә Мисалова эш арасында сөйләшеп алырга да өлгерә.

    Аның белән бергә эшләүче Наталья Плеханова, Лидия Феоктистова, Фирдәүсә Галәветдинова, Гөлназа Лесникова, Елена Косачева, Ирина Старочкина, Гөлзидә Таһирова да үз эшләрен белеп, җиренә җиткереп башкаралар. Әле быел гына аларның бригадасына ике яңа кеше - Ольга Лебедева белән Ләйсән Вәлиева килгән. Алар да хуҗалыкның тәҗрибәле агрономы, бригада җитәкчесе Мөршидә Сабитованың кул астында яшелчә үстерү нечкәлекләренә төшенәләр. Хуҗалык эшчеләренең икенче өлеше исә теплицаларны тәртипкә китерә: кагасы җирен кагып, полиэтилен пленка белән яба. Бу эшләрне прораб Виктор Лобышев җитәкчелегендә Удмуртиядән ялланып, «Чаллы яшелчәсе»ндә берничә сезон эшләүче Владимир Венедиктов, Вадим Носков, Анатолий Гаранин башкаралар. Биредә хатын-кызларсыз гына эш бармый. Надежда Колбасова һәм Румия Нәҗметдинова теплицалар өстенә ябылучы поэлиэтилен тасманы кисеп, аларны кирәк җиреннән ялгап, ябыштырып торалар.

    Кызыксындырган сорауларымны «Чаллы яшелчәсе»нең баш инженеры, яшелчәчелек цехы җитәкчесе Илдус Газизовка бирәм.

    - Илдус Фидүсович, быел күпме яшелчә үстерү күздә тотыла? Үзгәрешләр бармы?

    - Быел узган елдагы кебек үк 62 гектар җирдә кәбестә, 44 гектарда кишер, 46сында аш чөгендере үстерергә ниятлибез. Ә менә бәрәңге мәйданын быел киңәйтергә булдык. Үткән ел бәрәңгене 60 гектар гына утырткан идек. Бу язда аны 130 гектар җирдә игәчәкбез, - диде ул.

    Әлбәттә, яшелчәне утырту белән генә эш бетми. Үсентеләрне тукландырырга да кирәк әле. Шөкер, «Чаллы яшелчәсе»ндә бу хакта борчылмыйлар. Моның өчен аларның җитәрлек күләмдә - 350 тонна ашламалары бар. Кишер, чөгендер, кәбестә орлыкларын да бәяләр күтәрелгәнче, декабрь аенда ук сатып алганнар.

    Ә хәзергә бар мәшәкатьләре кәбестәгә бәйле. Иртә һәм соң өлгерә торган «чамп», «тобиа», «экстра», «доминанта» һәм башка сортлы кәбестәне ун көн эчендә утыртып бетерәсе бар. Биредә эшләүче 9 кешедән торган бригада көненә 2500 кассетага кәбестә орлыгы сала. Ун көннән соң ул 25000гә җитәчәк. Аннары, шул савытларны 1 гектар мәйдандагы җылытылган теплицаларга урнаштырачаклар. Анда җылы һава, кояш яктысы йогынтысында яшь үсентеләр калкып чыгачак.

    - Сортына карап, утыз көннән алып кырык биш көнгә кадәр кассеталарны теплицаларда тотачакбыз. Аннары май башында, һава торышына карап, кәбестә үсентесен ачык грунтка чыгарачакбыз. Апрельнең 20-25ләрендә килсәгез, теплицадагы яшеллеккә исегез китәр, - дип елмайды Илдус Газизов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: