Admin автор яңалыклары
-
Безнең талантлар
3 февраль конне Борды мэдэният йорты каршында эшлэуче Борды-Чишмэ балалар фольклор ансамбле Казан шэхэрендэ керэшен жыруларын яшь башкаручыларнын Республика «Туым жондозы» «Рождественская звезда» конкурс-фестиваленен гала-концертында катнашып зур жинулэр яулады.
-
Миңнеханов «Экология» проекты нәтиҗәләре һәм экологларның тормышы турында ролик күрсәтте
Татарстанда «Экология» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 30 чара, шул исәптән Чаллыда чистарту корылмалары төзү, Түбән Кама районының Прости авылы һәм Минзәләдә чүплекләрне рекультивацияләү һ.б. үткәрелгән.
-
Гыйнварда илкүләм проект буенча ике меңнән артык өлкән татарстанлы диспансеризация узды
Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче ике меңнән артык өлкән яшьтәге кеше 2024 елның гыйнварында диспансеризация үтте. Медицина тикшерүе Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырыла.
-
Мактаулы исемнәргә лаек булдылар
Райондашыбыз фермер Равил Миңнехуҗинга һәм С. Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Марат Сафинга Тукай районының Мактаулы гражданин ы дигән мәртәбәле исемнәр бирелде.
-
Якташ хәрбиләргә ярдәм
Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев махсус хәрби операция уздыру зонасындагы икенче батальонның 430 нчы полкы сугышчыларына гуманитар ярдәм белән бергә комплектланган УАЗ-буханка автомобилен тапшырды. Гуманитар ярдәм үз эченә маскировка челтәрләрен, газ баллоннарын, автомобиль өчен шиналар комплектын һәм башка күп кирәк-яракны ала.
-
Торт – бәйрәм ризыгы, күпереп пешкән калач – иң зур сый!
Теләнче Тамак авылында яшәүче Раилә Тәлхыйн кызы Закирова – авыл клубында дистә елдан артык режиссер булып хезмәт куя. Үзмәшгуль булып теркәлгән – тортлар ясый, бәйрәм күмәче сала.
-
Чаңгы юллары чакырды
Ял иртәсе спорт сөючеләрне җылы һава торышы, чалт аяз күк йөзе белән каршы алды. Ярышлар бәйрәмчә күңелле узсын, кәефләр көр булсын дигәндәй, әйтерсең алдан сөйләшеп куелган – искиткеч матур башланды ул. Үз көчләрен чаңгы трассасында сынап карарга теләүчеләргә килгәндә, Яңа поселогында яше-карты җыелды. Бу мәктәп укучылары, төрле оешмапредприятиедә эшләүчеләр, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр иде.
-
Татарстанда «Мобиль сайлаучы» системасында тавыш бирүгә гаризалар кабул ителә башлады
29 гыйнвардан Россия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, «Мобиль сайлаучы» системасында президент сайлавында тавыш бирүгә гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта республиканың күп функцияле үзәк искәртә. Аның аша гариза бирергә мөмкин.
-
Калмиянең якты язмышы
Калмия авылына тарихи язмалардан күренгәнчә 1708 елда нигез салынган.
-
Якты маяк
Еш кына башка кеше тормышында мөһим булганнарны маяк, дип атыйлар. Ул юлчыга юл күрсәтүче, әйдәүче, өметләндерүче якты нур кебек. Комсомолец бистәсеннән Айсылу Галиуллина өчен нәкъ менә шундый маяк булып, башлангыч сыйныфлар укытучысы Вера Федоровна Мамонкина тора.
-
Юлчыларга ярдәм иттеләр
Начар һава торышы булып күп кар яву сәбәпле, безнең республика юлларында зур йөк автомобильләр хәрәкәте туктатылды. Машиналар һава торышының яхшыруын көтеп М-7 трассасында юл читендә калдылар. Мондый шартларда күп кенә шоферларга ярдәм кирәк булды.
-
Районыбызда логистик терминал төзелә
«Алабуга» махсус икътисади зонасы Дэн Сяопин исемендәге логистик терминал проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Комплекс Тукай районы территориясендә төзелә һәм Россиядә иң эресе булачак.
-
Мусабай-Завод авыл җирлегендә халык җыены узды
Җыенда район башлыгы Фаил Камаев, район җитәкчелеге и авыл халкы катнашты.
-
12 меңгә якын татарстанлы 2023 елда «Демография» илкүләм проекты кысаларында белем алды
2023 елда Татарстанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте 11,9 мең кешенең һөнәри белем алуын оештырган, шул исәптән эшсез 2,3 гражданның. Аларны «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында укытканнар. Бу хакта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
-
Кадерле православие динендәге якташларыбыз-тукайлылар!
Сезне христианнарның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе- Кач ману бәйрәме белән котлыйм!