Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмиянең якты язмышы

Калмия авылына тарихи язмалардан күренгәнчә 1708 елда нигез салынган.

Гәрчә кайбер чыганакларда бу урында аңа кадәр дә кешеләр яшәгән, дип әйтелә. Авыл башта Казан приказына буйсынган Минзәлә воеводасына кергән. 1728 – 1731 елларда Калмияне Уфа провинциясе составына тапшыралар. Ә 1731- 1737 елларда Минзәлә төбәге (Калмия авылы да) янә Казан составына күчә. Шунысы үзенчәлекле Минзәлә төбәген бер провинциядән икенчесенә күчереп йөртәләр. Ул Оренбург губернясында да була аннан Уфа буйсынуына тапшырыла. Калмия дә яшәүче халык өчен мондый үзгәреп торулар бик уңайсыз булган. Авыл 1919 елның март аеннан 1920 елның июненә кадәр Башкортстан республикасы Минзәлә өязенең Күзкәй волостена кертелә. 1920 елда Татарстан Республикасы Минзәлә кантонының Күзкәй волестына кабат кайтарыла. Ә 1930 елның августыннан Татарстан АССРның Минзәлә районы составына бирелә. Әле шунысы да билгеле 1950 елда Татарстан үзе өлкәләргә бүленеп Калмия авылы Чистай өлкәсенә караган.

Гигант КАМАЗ заводлары төзелеп, Чаллы районына җир ләр кирәк булгач, Минзәлә райо нына караган 5 – 6 колхоз хуҗалыгын районга кушканнар. Бу 1985 ел булган, «Искра» колхозы составындагы Калмия авылы Чаллы районын Тукай районы итеп үзгәрткәч тә хәзергәчә шунда кала бирә.

Чулман елгасы буйларында кешеләр бик күптәннән яши башлаган. Археологик тикшеренүләргә караганда, урта таш гасыры эпохасында - мезолита – чама белән 10 мең ел элек монда кешеләр гомер иткәннәр. Минзәлә районы Дәвек авылында уннан артык эпоханың истәлекләрен тапканнар.Иң борынгысы полеолит эпохасына карый, димәк аңа кырык мең ел. Монда мамонт сөякләре табылган.Шундый ук мамонт сөяге Калмияның Күкчә дигән урынында табыла. Бер сөяк хәзер дә Малтабар мәктәбендә саклана. Калмия составына кергән Кырныш авылында да төрле елларда тикшеренүләр алып баралар. Кырныш белән Дәвек табылдыклары бер чорга карый. Бу ике авыл арасына урнашкан Калмия авылы да бик борынгы, кайсы елны төзелгәне билгесез, тикшеренүләр алып барылмаган. Кырныш тирәсендәге казулар да югалып беткән, аларны Кама ГЭСы төзү аркасында да су басып киткән. Галимнәр бу тирәнең иң борынгы халкы һиндеевропалыларның бабаларының бабалары булырга тиеш, дип уйлыйлар. Безнең эрага кадәр 2 нче гасырда монда угро – фин халкының борынгы бабалары (удмурт, коми, мари, мордва, венгр һ.б.) һәм һинд –иран кабиләләре (скиф, сармат һ.б.) яшәгән. Калмия авылы турында да шулай уйларга нигез бар. Аның тирәсендәге авылларның исеме удмурт сүзләре белән ясалган. Мәсәлән, 8 -9 км ераклыктагы Калмаш авылы, башкорт галиме Кузеев фикеренчә, удмурт этнонимы «Калмез» (Калмаш – «кеше-балык» белән ясалган. Бу авыл Калмаш елгасы буена утырган.(Шильна кушылдыгы). Безнең гасырның 1 нче гасырын күрсәтүче археологик истәлекләр бар. Икенчедән, Калмиядән 2 генә км булган Колыш авылының килеп чыгышы кызыклы. Ул Ык буена утырган. Авылның исеме удмурт теленнән (Коло – «брод», «переправа», -ыш кушымчасы «урын» мәгънәсен белдерә) ясалган. Монда Ык аркылы чыгыш турында сүз барган. Бу авыл пьянобор культурасы эпохасына караган табылдыклар белән билгеле. Бик борынгы авылларның берсе.

Өченчедән, Кырныш авылы. Ул Калмиядән 3-4 кенә км. Ыктан ерак түгел генә утырган. Хәзер Кама буенда. Монда неолит, бронза эпохасы, бура, казан Яны, Ананьин, пьянобор, черкескуль, именьков – барысы 15 культура табылган. Воршуд кабиләсе исеменнән «Кырныж» = удмуртча «ворон», «вороний», татарча «козгын» ясалган булырга тиеш. Авылның хәзерге урыны 17 нче гасырга кадәр нигезләнгән.

Менә шушы Калмаш, Колыш, Кырныш авылларына бик якын урнашкан Калмиянең дә килеп чыгышы шуларныкына ошаган. Бу авылга да удмуртлар исем биргән һәм башкалар белән беррәттән ул да үзенең борынгы исемен саклаган.

Калмия авылы Игәт (тагын бер исеме –Шигәт) елгасы буена утырган. Игәт Ыкка койган, хәзер – Камага. Авылнын исеме удмурт теленнән «Калым»+ « ия», ягъни «залив», «омут» («тамак», «чоңгыл») ясалган. Нигезләнгән чагы билгесез. Авыл бик борынгы. Калмия авылына терәлеп диярлек мари (чирмеш) авылы урнашкан. Аның исеме Күкчә булган. Елганың икенче ягында чирмеш зияраты булган. 1955 нче елларда бәрәңге базы казыганда бер кабергә юлыгалар. Киендереп, ат дирбияләре, савытлар белән бергә күмгәннәр. Ләкин кызыксынып археологик тикшеренүләр алып бармаганнар. Чирмешләр, арлар, татарлар үзара ызгышканнар. Шул ызгышларның берсендә Күкчә янган, чирмешләр күчеп киткәннәр.

Кама тирәсенә төрки халыклар ның (кабиләләрнең) үтеп керүе 6 -8 гасырларда көчәя. 1Х –Х гасырларда Идел Болгары дәүләте төзелә. Болгарстанның төньяк чиге Кама елгасы буенча, соңрак Казансу, көнчыгышы Агыйдел һәм Ык елгасы буенча, көньягы – Самараның Луки, көнбатышы – Зөя елгалары була. Тукай районының Орловка, Кызыл Чалы авыллары тирәсендә (Калмиягә 35 – 40 км) Болгар дәүләтенә караган авылкалдыклары табылган.

1223 нче елда басып керә алмаган монгол – татар Явы 1236 елда Идел Болгарстанын җимерә. Чулман буендагы төрки, угрофин, күчмә башкорт кабиләләре Алтын Урда составына керә. Алтын Урда таркалгач, 1438 елларда Казан ханлыгына карый.

1552 елда, Явыз Иван Казанны алгач, иң яхшы җирләр рус алпавытларына, православный монастырьларга, мөһаҗир крестьяннарга бирелә. ә җирле халык елга буйларыннан 25 – 30 км га ераккарак куыла. Качып баручы нәни бер төркем татар удмуртлар яшәп ятучы Калмиягә килеп чыгу ихтималы бик зур. Калмия тирәсе калын урманнар, күлләр, сазлыклар белән аерылып торган. Монда яшәгән кешеләр урман кискәннәр, төпләгәннәр, шулай итеп чәчү мәйданнарын киңәйткәннәр. Йортлар салганнар, ышна күтәргәннәр. Калмия басулары көрән – ссоры һәм кәсле-карбонатлы җирләр. Аларның кайчандыр урман балчыгы булуын галимнәр дә раслый.(Галим-ботаник Ф.И. Рупрехт, почвовед В.В. Докучаев, С.И. Коржинский) туфракның селтеле ачы булуы хәзер дә сиздерә. Урманы кискәч, сазлыклар кипкән, күлләр саеккан.

Берникадәр вакыт Калмияда татарлар, удмуртлар, чирмешләр аралашып яшәгән. Ләкин еш кына җир өчен ызгыш чыгып торган. Авыл картларының истәлекләренә караганда, татар бабаларның берсе, Калмияны уңайсыз дип табып, күчеп киткән һәм хәзерге Ильбухтино авылы тирәсенә урнашкан. Аны Ил бакты авылы дип йөрткәннәр. Татарлар хәзер дә бу авылны Илбакты дип йөртәләр. Калмияда урнашкан бабаның исеме Кәрсән булган. Шуңа күрә авылда Кәрсән чишмәсе, Кәрсән буасыдигән урыннар бар. Күкчә авылы янгач, чирмешләрнең бу тирәдән китүләрен әйткән идеек инде. Удмуртлар да тыныша алмый китеп бара. Алар башта болындагы Бөтнек тавына күчеп утыралар, ләкин бу юлга якын, тынычсыз урын була. Ахырыда Каманың аргы ягына ук күчеп, Пельга дигән авыл коралар. Шулай итеп Калмияда, нигездә, татарлар гына кала. Ләкин алар да типтәр һәм башкортка аерылып йөриләр.

Ахыры киләсе җомга санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев