Admin автор яңалыклары
-
Әфган – таулар, ташлар иле
Әфган сугышы Бөек Ватан сугышына караганда ике тапкыр озакка сузыла. Йөрәкләргә, күңелләргә җәрәхәтен салган сугыш тугыз ел да ике ай, ягъни 3338 көн дәвам итә.
-
Әфганчылар хөрмәтенә
Тукай районында Әфганстаннан гаскәрләр чыгарылуга 35 ел тулуга багышланган мавыктыргыч волейбол турниры узды.
-
Матурлык белән очрашу
Күзкәй авыл китапханәсендә Татарстан рәссамнар берлеге әгъзәсе Хәния Гәрәева белән бик матур очрашу үтте.
-
Онытырга хакыбыз юк
15 февраль – Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 35 ел.
-
Күңелләрдә калган җылы очрашу
Язучы-әдип белән очрашу, уй-хыялларыңны җанландырырга сәләтле. Үз дөньясына алып кереп китә алучы талантлы кеше белән якыннан танышу – уникаль мөмкинлек.
-
Алтыдагы - алтмышта
Балага сабый чагында ук ата-ана, туган җир һәм үз халкыңны ярату, ватанпарвәрлек хисләрен салып калдырырга кирәк. Шул чагында гына туган илебезгә, Ватанга тугрылыклы гражданнар тәрбияләргә мөмкин. Райондагы балалар бакчаларында, мәктәпләрдә бу юнәлештә зур эш башкарыла.
-
Горурланыр эшләребез бар
Утырыш алдыннан, район башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы Депутаты Айдар Метшин мәдәният йортында оештырылган күргәзмәне карап чыкты. Иң элек алар махсус хәрби операциягә багышланган күргәзмәдә булдылар.
-
Татарстанның авыл медицина учреждениеләренә 2023 елда 1,8 меңнән артык җиһаз кайтарылган
Татарстанның авыл җирлегендә урнашкан медицина учреждениеләренә 2023 елда 1805 берәмлек яңа медицина җиһазы кайтарылган. Шул исәптән, Азнакай, Нурлат, Саба һәм Сарман үзәк район хастаханәләре өчен 4 компьютерлы томограф сатып алынган.
-
Безнең талантлар
3 февраль конне Борды мэдэният йорты каршында эшлэуче Борды-Чишмэ балалар фольклор ансамбле Казан шэхэрендэ керэшен жыруларын яшь башкаручыларнын Республика «Туым жондозы» «Рождественская звезда» конкурс-фестиваленен гала-концертында катнашып зур жинулэр яулады.
-
Миңнеханов «Экология» проекты нәтиҗәләре һәм экологларның тормышы турында ролик күрсәтте
Татарстанда «Экология» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 30 чара, шул исәптән Чаллыда чистарту корылмалары төзү, Түбән Кама районының Прости авылы һәм Минзәләдә чүплекләрне рекультивацияләү һ.б. үткәрелгән.
-
Гыйнварда илкүләм проект буенча ике меңнән артык өлкән татарстанлы диспансеризация узды
Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче ике меңнән артык өлкән яшьтәге кеше 2024 елның гыйнварында диспансеризация үтте. Медицина тикшерүе Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырыла.
-
Мактаулы исемнәргә лаек булдылар
Райондашыбыз фермер Равил Миңнехуҗинга һәм С. Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Марат Сафинга Тукай районының Мактаулы гражданин ы дигән мәртәбәле исемнәр бирелде.
-
Якташ хәрбиләргә ярдәм
Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев махсус хәрби операция уздыру зонасындагы икенче батальонның 430 нчы полкы сугышчыларына гуманитар ярдәм белән бергә комплектланган УАЗ-буханка автомобилен тапшырды. Гуманитар ярдәм үз эченә маскировка челтәрләрен, газ баллоннарын, автомобиль өчен шиналар комплектын һәм башка күп кирәк-яракны ала.
-
Торт – бәйрәм ризыгы, күпереп пешкән калач – иң зур сый!
Теләнче Тамак авылында яшәүче Раилә Тәлхыйн кызы Закирова – авыл клубында дистә елдан артык режиссер булып хезмәт куя. Үзмәшгуль булып теркәлгән – тортлар ясый, бәйрәм күмәче сала.
-
Чаңгы юллары чакырды
Ял иртәсе спорт сөючеләрне җылы һава торышы, чалт аяз күк йөзе белән каршы алды. Ярышлар бәйрәмчә күңелле узсын, кәефләр көр булсын дигәндәй, әйтерсең алдан сөйләшеп куелган – искиткеч матур башланды ул. Үз көчләрен чаңгы трассасында сынап карарга теләүчеләргә килгәндә, Яңа поселогында яше-карты җыелды. Бу мәктәп укучылары, төрле оешмапредприятиедә эшләүчеләр, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр иде.