Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матурлык белән очрашу

Күзкәй авыл китапханәсендә Татарстан рәссамнар берлеге әгъзәсе Хәния Гәрәева белән бик матур очрашу үтте.

Әйтергә кирәк, матурлыкның үзе белән очраштык. Өстәлдә Хәния ханымның кул эшләреннән күргәзмә ясалган иде. Чигүләрдә чәчәкләр, җимешләр, кошлар, татар орнаментлары белән баетылып, композиция итеп бирелгән. Картиналар, сәйлән белән чигелгән кул эшләнмәләре, чигүле калфаклар, кәттәҗи, түбәтәй, сөлге, кулъяулыклар – һәммәсе күз явын алырдай дәрәҗәдә матур!

Хәния ханым Минзәлә районының Наратлы Кичү авылында дөньяга килә. Тормышны гел якты, матур төсләрдә күрә ул. Шуңа күрә башта рәсемнәр ясый, аннан чигүләр белән кызыксына башлый. Минзәлә педагогика училищесын тәмамлап, 1976 елда Тукай районының Калмия авылында – башлангыч сыйныф укытучысы, аннары 1978-1991 елларда Чаллының 1 нче балалар хастаханәсендә укытучы-тәрбияче булып эшли. Рәссам буларак, хастаханә өчен мөһим рәсемнәр, плакатлар да ясый. 1987-1992 елларда Чаллы пединститутында педагогика һәм башлангыч белем бирү методикасы белгечлегенә укый. 1991-1997 елларда шәһәрнең 52 нче урта мәктәбендә уку-укыту мөдире, рәсем укытучысы булып хезмәт куя. 1997 елда янә педагогика институтына укырга кереп, сынлы сәнгать-графика факультетын читтән торып тәмамлый. 1997-2013 елларда Чаллының 1 нче балалар сынлы сәнгать мәктәбендә укытутәрбия бирү мөдире вазыйфаларын үти һәм шул ук вакытта балаларга «декоратив-гамәли сәнгать» дәресләрен алып бара. Шул чорда Хәния Гәрәеваның бер-бер артлы иҗат җимешләре туа. Ул буяулар белән аллыгөлле чәчәк бәйләмнәре, табигать күренешләрен тасвирлый, сәйлән белән күз явын алырлык бизәкләр чигә. Аның турында : “Кулларыннан гөл тама”,-дип юкка гына әйтмиләр.

Бер-бер артлы иҗат ителгән картиналары белән Мәскәүдә генә 8 тапкыр күргәзмәдә катнаша. Ул иҗат иткән “Әнкәйне сагынганда”, “Язларым, көзләрем...”, “Розаларга салют”, “Бизәкле дөньям” композицияләрен бер карауга күңелгә рәхәтлек иңә.

Әйткәнемчә, рәссам шәхси күргәзмәләрне бик күп оештыра, бик күп конкурсларда катнаша. Бөтенроссия “Җанлы традиция” күргәзмә-бәйгесендә катнашып “Алтын куллар” медаленә лаек була. ЮНЕСКО оештырган “Әйләнә-тирәбездәге донья” проектындагы эшләре өчен шулай ук медаль белән бүләкләнә. Ренат Гобәйдуллин исемендәге «Чаллы сиреннәре» сәнгати иҗат шәһәр бәйгесе медаленә ия. Чаллы шәһәр хакимияте премиясе лауреаты да.

Очрашуда Хәния ханым һәр кул эше турында, хикәя сөйләгәндәй, җентекләп тасвирлады. Чигү техникасына, төрләренә тукталды, төсләрне, тукымаларнысайлау серләре белән уртаклашты. Очрашуга килгән балалар һәм өлкәннәр дә картиналарны карау гына җитми, аларны укый белергә дә кирәк икәненә төшенделәр. Шулай ук кызыксынган кешеләр өчен чигү буенча осталык дәресе дә күрсәтеп алды.

– Сизелми дә узып киткән тормыш юлыма әйләнеп карасам, милли гамәли сәнгатебезне үстерүгә 35 ел гомеремне багышлаганмын! Иҗат җебе үрелә һәм аңа үз җан җылың, күңел нурың да кушыла бара, әлбәттә. Мин борынгы сәнгатебезгә мөкиббән һәм һөнәремнең милли сәнгатебезгә бәйле булуы белән горурланам. Иске эшләнмәне кулыма алгач та, әбиләребезнең, әниләребезнең бары тик энә-җеп кулланып шулкадәр могҗизаи матурлык тудыра алуларына һәрчак шаккатам, бу матурлык балкышы минем җаныма да тула. Һәр буын үз бизәкләрен барлаган бит. Гомерем буе милли иҗатыбызны кадерләп, аны җентекләп өйрәнеп, яшь буынга тапшыруны изге бурычым дип саныйм,- дип төгәлләде сүзен матурлык иҗат итүче Хәния Гыйльметдиновна.

Калмия авылында яшәп иҗат итүче Хәния ханымга исәнлексаулык , яңа дан- яңаиҗат җимешләре тудырып, бик күп уңышларга ирешергә язсын ходай.

Тәнзилә Шайхнурова, Күзкәй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев