Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алтыдагы - алтмышта

Балага сабый чагында ук ата-ана, туган җир һәм үз халкыңны ярату, ватанпарвәрлек хисләрен салып калдырырга кирәк. Шул чагында гына туган илебезгә, Ватанга тугрылыклы гражданнар тәрбияләргә мөмкин. Райондагы балалар бакчаларында, мәктәпләрдә бу юнәлештә зур эш башкарыла.

Теләнче-Тамак авыл җирлегендә эшләп килүче «Акчәчәк» мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе хезмәткәрләре сабыйларның сәламәтлеген кайгырту белән беррәттән балаларга рухи тәрбия бирү, мәңгелек кыйммәтләрнең асылын аңлату юнәлешендә күп төрле чаралар уздыралар.

Теләнче Тамак авылында эшләп килүче «Акчәчәк» балалар бакчасы мөдире Альбина Наил кызы Камалова: «Бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдин бала тәрбиясе хакында: “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” дип нәсыйхәтен язып калдырган. Сабый чакта алган тәрбия кеше тормышында гомер буе зур роль уйный. Мөмкин хәтле баланың рухын баетырга кирәк. Безнең учреждениегә 45 бала йөри. Кече, урта һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендәге сабыйлар белән яшь үзенчәлекләрен күздә тотып төрле чаралар уздырабыз. Патриотизм хисен тәрбияләү эчтәлеге буенча күпкырлы һәм изге максатны күздә тотып башкарыла. Туган якка мәхәббәт, үз халкың белән горурлану, үз илеңнең байлыгын арттыру һәм саклау буенча күпкырлы эш алып барабыз. Әти-әниләрне дә бу эшкә җәлеп итәбез. “Шәҗәрә” бәйрәме моның ачык мисалы. “Минем авылым”, “Әнием – кадерлем”, дигән темага рәсем күргәзмәләрендә барлык балалар теләп катнашты. Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабаларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында әңгәмә уздыру да балалар күңелендә туган якка, батыр сугышчыларга, геройларга карата яхшы хисләр тәрбияләүнең бер ысулы булып тора. Туган авылыбызның истәлекле чишмәләренә сәяхәт кылу сабыйларда үз җиренсуын, табигатьне саклау һәм аны ярату тәрбияләү максатыннан оештырыла.

Тәрбиячеләребез Ландыш Илгиз кызы Джамилова, Гөлшат Әсхәт кызы Вәлиевалар мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче унҗиде баланы авылыбызда эшләп килүче “Күңел җылым” клубына алып бардылар.

Бу клубта балалар махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга ярдәм итү йөзеннән башкарыла торган эшләр, кайнар ноктага җибәрү өчен ясалган әйберләр белән таныштылар. Волонтерлык белән шөгыльләнүче хатынкызлар сабыйларга маскировка челтәрләре үрү ысулын күрсәттеләр. Балалар бу эшнең авырлыгын аңласалар да маскировка челтәрләрен үз куллары белән үреп карарга теләк белдерделәр. Шул рәвешле, кечкенә балалар да бу эштә үзләреннән өлеш керттеләр. Билгеле инде, тәрбиячеләре белән берлектә. Эш башкарганда матур итеп әңгәмә дә кордылар. Болар барысы да – тәрбия чарасы. Киләчәктә дә балаларны патриотизм рухында тәрбияләү өчен төрле чаралар үткәрергә ниятлибез», – диде бакча мөдире.

«Алтыдагы – алтмышта» дип халкыбыз тикмәгә генә әйтмәгән. Тәрбиячеләр, атааналар тарафыннан балалар күңеленә салынган яхшы “шытым”нар килчәктә уңай нәтиҗә бирер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев