Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күңелләрдә калган җылы очрашу

Язучы-әдип белән очрашу, уй-хыялларыңны җанландырырга сәләтле. Үз дөньясына алып кереп китә алучы талантлы кеше белән якыннан танышу – уникаль мөмкинлек.

Авылда каләм ияләре белән очрашу көн саен була торган вакыйга түгел. Якташыбыз язучы-шагыйрь, бик күп җырлар авторы, тележурналист, публицист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Мирһади Разов Сәмәкәй авыл китапханәсенә китап сөючеләр, мәктәп укучылары белән очрашуга килде.

Мәртәбәле кунак белән китапханәче Альфира Исхакова чыгыш ясады, соңыннан сүзне шагыйрьнең үзенә тапшырдылар. Мирһади Мирзаян улы тормыш юлы, иҗаты турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Укучыларыбыз да хөрмәтле кунак алдында бурычлы булып калмадылар, шагыйрь иҗат иткән, үз күңелләренә аеруча хуш килгән шигырьләрен укыдылар. Очрашу кичәсе эчкерсез аралашу, сорауларга кызыклы һәм эчтәлекле җаваплар белән үрелеп барды. Әсәрләрен сәнгатьле итеп укыган укучыларга автор үзенең китапларны бүләк итте.

Мирһади Разовның иҗат иткән 500дән артык җыр бар, аларның күбесе танылган җырчыларның репертуарына кергән. Алар Татарстан һәм Башкортстан радиостанцияләрендә, телевидениеләрендә яңгырый. Аның җырларын Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Динарт Закиров, Зөһрә Шәрифуллина һәм башка бик күпләр яратып җырлый.

Балалар да, өлкәннәр дә кунакны кызыксынып тыңладылар һәм очрашу ахырында аңа алкышлар белән рәхмәт белдерделәр. Бу кичә җылы хисләр, якты тәэсирләр калдырды.

Альфира Исхакова, Сәмәкәй авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев