Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мактаулы исемнәргә лаек булдылар

Райондашыбыз фермер Равил Миңнехуҗинга һәм С. Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Марат Сафинга Тукай районының Мактаулы гражданин ы дигән мәртәбәле исемнәр бирелде.

Бу ике олы шәхес тә әлеге мактаулы исемгә үзләренең тырыш хезмәтләре, районыбыз һәм республикабызның икътисадын, авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә керткән өлешләре өчен лаек булдылар. Равил Лотфуллинны узган елның декабрь аенда Тукай районының алтын йөрәкле кешесе, дип игълан иткәннәр иде. Ул бик күп мөмкинлекләре чикле кешеләргә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтеп тора. Марат Сафин җитәкләгән хуҗалык районыбызның иң алдынгы, әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе. Алай гына да түгел социаль яклауга мохтаҗларга ул шәхси эшмәкәр буларак һәрдаим ярдәм итә.

Район башлыгы Фаил Камаев әйткәнчә, мактаулы гражданин исемен алу өчен кандидатларны район хакимияте, җирле үзидарә органнары, хезмәт коллективлары һәм муниципалитетның иҗтимагый оешмалары тәкъдим итә. Бу исем Россия Федерациясе яки Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләре һәм районда хезмәт куюда 25 елдан да ким эш стажы булмаганда, шулай ук район үсешенә зур өлеш керткән Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә танылу алган кешеләргә бирелә.

Равил Лотфуллаевичны һәм Марат Тәлгатовичны дәрәҗәле исем алулары белән тәбрик итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев