Торт – бәйрәм ризыгы, күпереп пешкән калач – иң зур сый!
Теләнче Тамак авылында яшәүче Раилә Тәлхыйн кызы Закирова – авыл клубында дистә елдан артык режиссер булып хезмәт куя. Үзмәшгуль булып теркәлгән – тортлар ясый, бәйрәм күмәче сала.
Шундый чор булды – кибет киштәләре шар тәгәрәтерлек – буш иде. Шырпы да талонга сатып алына торган еллар. Без – сиксәненче елларда тормыш корган – кияүгә чыккан хатынкызлар югалып калмадык. Талонга алган шикәр, ак май, он, йомыркадан, билгеле инде өч кашык балны да кушып, «Медовый» торт пешереп гаиләбезне сыйладык.
«Баллы» торт пешермәгән хатын-кыз ул чорда бик сирәк булгандыр. Шунысын әйтергә кирәк, безнең кулда кондитер эшләнмәләре пешерү, тортлар ясау өчен махсус җиһазлар юк иде. Кухня комбайны, миксер, блендер – нуленче елларда – егерменче гасырда гына бусаганы “атлап керде”. «Кулдан эшләнгән» дигән ярлык алган ризыкның югары бәяләнүен без хәзер генә белдек.
Хәзер хуҗабикәләр өчен кондитер эшләнмәләре, тортлар ясау авыр түгел, дияр идем. Тиешле ингредиентларны дөрес итеп исәплисең һәм үлчисең дә миксер, блендер төймәсенә бармагыңны тидереп аласың. Бары тик пешеренергә теләгең генә булсын!
Мич икмәге – күмәч – иң олы сый!
Тәлхыйн кызы Раилә салган күмәчләр район җирлегендә узучы бәйрәм чараларын уздырганда, Сабантуйларда, Казаннан районга түрәләр килгәндә милли киемдәге хатын-кызлар кулында, чигүле сөлгегә “утыртылып” кунакларны каршы ала. Кунакларны ипи-тоз, чәк-чәк белән каршы алу – халкыбызның борынгыдан килгән матур гадәте. «Тортларга, пирогларга, рулетларга заказлар күп. Районыбызда “Алдынгылар слеты”, төрле рәсми, мәдәни чаралар үткәргәндә кунакларны каршы алу өчен күмәч салам», – ди күмәч, ипи салу остасы.
«Торт ясауның бер авырлыгы да юк!»
«Сөт булса ботка пешерер идем. Ярма белән май һәм тоз гына кирәк...» дигән икән ачлык елларында бер ханым. Хәзер туклык заманы. Кибет киштәләрендә азык-төлек өелеп тора. Шулай да, торт ясау өчен кирәкле экзотик ингредиентларны кайдан аласыз? Бездә ясалмый торган кушылмалар табу мәшәкатьле түгелме?» – дигән соравыма Раилә Закирова: «Ингредиентларга килгәндә исә, табигый кушылмалар, кремнарны даими рәвештә дилерлар китереп тора. Сыналган кешеләр, алардан сатып алган азык-төлек, кушылмаларның куллану вакыты – датасы куелган, барысы да свежий, тәмле һәм сәламәтлеккә зыян сала торган түгел. Күптәннән алар белән хезмәттәшлек иткәнгә ташлама ясыйлар. Кайчагында, шәһәргә баргач, махсус кибеттән үзем сайлап алып кайтам», – дип сөйли торт ясау остасы.
«Аш-су әзерләгәндә чисталык саклау, гигиена таләпләрен үтәү – төп шартларның берсе. Хәзер хатын-кызларның тырнагына карагач имәнеп китәсең. Кайберләре озын тырнаклы куллары белән белән аш-су әзерли. Аш-су осталары, кулинарлар ярты ел саен медкомиссия үтеп тора. Аларның тырнагы киселгән һәм куллары тиешенчә тәрбияләнгән булырга – барлык стандартларга җавап бирергә тиеш. Заказ бирүчеләр моңа игътибар итәме?» – дип кызыксынам татлы сый остасыннан.
«Хәзер камыр ашлары әзерләү, тортлар ясау өчен бөтен уңайлыклар бар. Йортларга газ, су кергән. Өеңне, аеруча кухняңны чиста тоту, аш-су әзерләү әсбапларын тиешенчә юып кую мәшәкатьле эш түгел. Суыткычның ниндие генә юк! Башка ризыкларның исе сеңмәсен, тәме үтеп кермәсен дип тортларны кую өчен махсус суыткыч-шкаф алдык. Аннары шунысын да әйтәсем килә, газ плитәсенең, духовканың көйле булуы хатынкыз өчен зур сөенеч. Ә инде гигиенага килсәк, ярты ел саен медкомиссия үтәм. Тырнак үстерү яисә ясату турында уйлаганым да юк. Гаиләсен, башка кешеләрне тукландыру өчен ризык әзерләгән кеше бар яклап та чиста-пөхтә, аеруча куллары чиста булырга тиеш. Озын тырнак – күңел кайтаргыч күренеш инде ул, ничек кенә матур итеп ясамасыннар, ул безнең күңелгә ятмый», – ди өен, аш-су бүлмәсен ак-пакъ тотучы хуҗабикә.
Раилә тортларның җиңел генә әзерләнә торганын – халык яратып кабул иткәненнән «Баллы»сыннан алып нәзберек һәм катлаулы төрләренә – меренговый дип аталганнарын да, “Кош сөте”, “Суфле”, “Күбек”ләрне (безе) яратып ясый. «Беренче карашка бу эш катлаулы булып тоела. Шуны әйтәсем килә, яратып эшләгәндә торт ясауның бер авырлыгы да юк! Бер ясагач үзеннән үзе эшлисе килеп тора. Мин бу эшемне ничектер бер хобби кебек кабул иттем. Сүз дә юк, борчыласың. Заказчыга ошаса ярар иде дисең, ризык уңсын иде дисең... Кайвакыт арыйсың да инде, чөнки хөкүмәт эшендә дә эшлим. Төп хезмәтемне яратам», – ди мәдәният хезмәткәре.
Рухи байлык тудыручылар
«Быел “Рамай” спектаклен куеп районда Гран-прига лаек булдык. Аның видеоязмасын Казанга – “Идел-йорт” бәйгесенә җибәрергә ниятләп торабыз. Ел саен “Балкыш” район фестивалендә катнашабыз. Үткән елда Данил Салиховның “Туй күлмәгем – соңгы бүләгем” спектаклен куеп үсендерү Дипломы белән бүләкләнгән идек. Әйтергә кирәк, унынчы сыйныф укучылары катнашындагы бу спектакльне халык аеруча яратып кабул итте. Шул спектакльдә катнашкан Алсу Шаһиева хәзер инде студент, башка шәһәрдә теш табибына укый. Шулай булса да, быел да спектакльдә катнашып үз ролен бик яратып башкарды», – дип коллектив хакында горурланып сөйли Теләнче-Тамак “Алтын битлек” халык театры режиссеры.
Шунысы куанычлы, “Алтын битлек”нең иярченнәре – үсеп килүче буын – мәктәп укучылары да спектакльләрдә үз рольләренә керү өчен тырышлык куялар. Аманулланың “Мактанчык әтәч”ен балалар бакчасы, мәктәп укучылары, картлар йорты тамашачылары яратып кабул иткән. Димәк, “Алтын битлек”нең киләчәге өметле!
***
Табигый азык-төлектән һәм кулдан ясалган «Якты юл газетасы кунакта!» дип язылган тортның тышкы күренеше – матур. Тортны күреп хезмәттәшләрем дә сокланды. Чынлап та, торт ясалышы, бизәлеше белән – шедевр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев