Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якты маяк

Еш кына башка кеше тормышында мөһим булганнарны маяк, дип атыйлар. Ул юлчыга юл күрсәтүче, әйдәүче, өметләндерүче якты нур кебек. Комсомолец бистәсеннән Айсылу Галиуллина өчен нәкъ менә шундый маяк булып, башлангыч сыйныфлар укытучысы Вера Федоровна Мамонкина тора.

- Беренче укытучым һөнәремне сайлауда зур роль уйнады. Ул мине һәр эштә һәрьяклап хуплады ата-аналарча рухи яктан кайгыртты һәм саклады. Хәзер Вера Федоровна пенсиядә, әмма без аның белән еш очрашабыз, озак аралашабыз, – ди үзенең акыллы остазы хакында, педагог-ветеран Айсылу Сабитовна.

Күптән түгел Айсылу Галиуллина «Магариф» журналы редакциясе белән берлектә Татарстан Мәгариф министрлыгы үткәргән «Авыл укытучысы» республика конкурсыннан җиңү белән кайтты.

- Конкурс өч этаптан торды. Беренче этапта үз остазың турында эссе язарга кирәк иде. Беренче укытучым турында сөйләргә теләгән җылы сүзләрне кәгазьдә чагылдыру теләге мине бу дәрәҗәле конкурста катнашырга этәрде. Конкурска бөтен Татарстаннан 150 педагог үз эсселарын җибәргән иде. Жюри иң яхшы 30 эшне сайлап алган, алар арасында минем сочинение дә бар иде, – дип уртаклашты Айсылу.

Конкурсның икенче этабы дәреснең техник картасын әзерләүдән гыйбарәт булган. Тукай районы укытучысы «Әйләнә-тирә дөнья» фәне буенча дәреснең җентекле планын әзерләп җибәрә. Аның эше кабат иң яхшы унлыкка керә. Шулай итеп, Айсылу Галиуллина финалга чыга һәм бөтенләй таныш булмаган сыйныфта дәрес бирергә туры килә. Шулай итеп Айсылу Сабит кызы әдәби уку дәресен бик яхшы үткәрә, жюрины кече сыйныф укучыларын аңлатып бирү осталыгы белән сокландыра.

Айсылу Га лиуллинага «Җиңүгә омтылыш» номинациясендә тиңнәр булмый, ул диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнә.

- Уңышларымда мин беренче укытучыма рәхмәт белдерүдән туктамыйм. Бу уку елында мине мәктәп директоры, итеп билгеләделәр. “Син булдыра аласың, мин ышанам», – дип үгетләде мине Вера Федоровна. Үз чиратында, кызым Самираның да минем эзләрем буенча баруын һәм педагог булуын теләр идем. Бүген ул үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, укытучысы Лилия Муллагалиевадан җырларны матур итеп башкарырга өйрәнә. Укытучы һөнәре иң яхшысы, дип саныйм. Ул бит балаларның күңеленә барлык нигезләрне сала, - ди алдынгы мөгаллимә. Аның белән риза булмау мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев