Юлчыларга ярдәм иттеләр
Начар һава торышы булып күп кар яву сәбәпле, безнең республика юлларында зур йөк автомобильләр хәрәкәте туктатылды. Машиналар һава торышының яхшыруын көтеп М-7 трассасында юл читендә калдылар. Мондый шартларда күп кенә шоферларга ярдәм кирәк булды.
«Шилнәбаш авылы инглиз телен тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәбе» нең 5 сыйныф укучылары һәм ата – аналар комитеты, сыйныф җитәкчесе белән берлектә кыен хәлдә калган машина йөртүчеләргә кичке аш әзерләде. Ял көненә карамастан әти-әниләр трассага килеп шоферларга кайнар аш өләштеләр. Мәктәптә тәрбия буенча директор киңәшчесее Екатерина Червякова болай ди: «Без кибетләрдән һәм ягулык салу станцияләреннән ерак урнашкан юл участокларын сайладык, анда машина йөртүчеләр азык-төлек запасын яңарта алмый. Күбесе 3-4 тәүлек кар әсирлегендә утыралар иде».
Шоферлар 5 нче сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына ярдәмнәре һәм игелекле гамәлләре өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Екатерина Евгеневна әйтүенчә, толерантлык культурасын тәрбияләү «ата-аналар + балалар + укытучы» формуласы буенча башкарылырга тиеш. Шулай итеп, гаилә укучыларда толерантлык формалаштыруда зур әһәмияткә ия, диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев