Түбән Камада 22 яшьлек кыз мошенникларга ярты миллион сум акчасын күчергән
Мошенниклар тозагына эләккән кыз “акчагызны тикшерәбез” дигәнгә ышанып, кыздан якынча 500 мең сумны башка счетка күчерттергән.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 22 яшьлек кыз мошенниклар корбаны булган. Аңа башта үзен кәрәзле оператор хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтыратып, SMS аша килгән кодны әйтүен сораган.
Аннары кыз белән тагын берничә кеше элемтәгә чыккан — алар үзләрен “Дәүләт хезмәтләре” һәм Үзәк банк вәкилләре дип таныштырган. Алар акчаларга куркыныч яный дип ышандырып, “тикшерү өчен” банктагы акчаны билгеле бер счетка күчерергә кушкан.
Нәтиҗәдә, кыз якынча 498 мең сумны алар күрсәткән реквизитларга җибәргән. Акча күчкәч, алдакчылар элемтәгә чыгудан туктаган.
Бу факт буенча зур күләмдә мошенниклык маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Полиция искәртүенчә, бер генә рәсми оешма да SMS кодларны сорамый һәм акчаны “куркынычсызлык өчен күчерүне” таләп итми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев