24 февральдә Татарстанда балалар мохитендә агрессия проблемаларына багышланган «Буллингка каршы бергәләп» кайнар линиясе оештырыла. Чара Бердәм Россия партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе мәйданчыгында үтәчәк, консультацияләр 16:00–18:00 сәгатьләрдә булачак.
24 февральдә Татарстанда балалар һәм ата-аналар өчен «Буллингка каршы бергәләп» дип аталган кайнар линия узачак. Ул балалар мохитендә агрессия мәсьәләләренә багышланачак. Консультацияләр 16:00–18:00 сәгатьләрдә үткәреләчәк.
Кайнар линия Бердәм Россия партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе мәйданчыгында оештырыла. Анда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова һәм ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре катнашачак.
Акция кысаларында белгечләр балалар һәм ата-аналарга буллинг очракларында үз-үзеңне тоту, ярдәм сорау һәм хокукларны яклау мәсьәләләре буенча бушлай һәм аноним киңәшләр бирәчәк.
Сорауларны 24 февральдә 16:00–18:00 сәгатьләрдә 8 (843) 590-04-05 телефоны буенча, шулай ук мессенджерларда 8 (987) 205-00-63 номеры аша бирергә мөмкин.
Нет комментариев