Срочный хезмәт урынына бер еллык контракт
Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләр арасында пилотсыз системалар гаскәрләре көннән-көн популярлаша бара. Дрон операторларын әзерләү, хезмәт шартлары һәм студентларның срочный хезмәтне бер еллык контракт белән алыштыру мөмкинлеге турында тулырак — безнең материалда.
Кагыйдәләр буенча, хәрби хезмәт үтмәгән кешеләр бер елга махсус контракт төзи ала. Контракт вакыты тәмамлангач, ул армиядә хезмәт иткән дип санала. Шуннан соң кеше хәрби билет һәм сугыш хәрәкәтләре ветераны статусын ала.
Мондый мөмкинлекне билгеле таләпләргә туры килгән кешеләр генә куллана ала. Контракт бер елга төзелә, теләсәң, аны алданрак та өзәргә мөмкин. Шулай ук шактый зур түләүләр каралган: бер тапкыр якынча 2,9 млн сум һәм ай саен 210 мең сумнан башлап хезмәт хакы. Моннан тыш, федераль һәм төбәк ташламалары да бар.
Студентлар контракт төзегән очракта академик отпуск алып, соңыннан укуын дәвам итә ала, кайбер очракта бюджет урынга күчү мөмкинлеге дә бар. Гадәттә 35 яшькә кадәрге яшьләр сайлана, ләкин машина йөртү таныклыгы яки техник осталыклары булган өлкәнрәкләр дә кабул ителә.
БПЛА операторлары өчен төп таләпләр — техник белем, игътибарлылык һәм кул осталыгы. Электроника белән эшләү, техника җыю һәм төзәтү, шулай ук дроннарның эш принцибын аңлау зур өстенлек булып санала.
Кандидатларны сайлаганда аларның сәләтләре исәпкә алына. Әгәр кеше оператор булып эшли алмаса, аңа башка эшләр дә тәкъдим ителергә мөмкин — мәсәлән, инженер яки машина йөртүче. Укыту 1,5–3 ай дәвам итә. Бу вакытта гомуми хәрби әзерлек, тактик күнегүләр һәм махсус курслар уздырыла.
Әзерлек тәмамлангач, хәрбиләр төркемнәргә бүленә: башта ярдәмче булып эшлиләр, аннары мөстәкыйль хезмәткә күчә. Операторның төп бурычы — разведка мәгълүматларын анализлау һәм дошман хәрәкәтләре турында мәгълүмат белән эшләү.
Шулай ук дөрес ориентлашу, чын максатларны ялганнарыннан аера белү һәм башка бүлекчәләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү — эшнең иң мөһим таләпләреннән санала.
Контракт буенча хезмәткә керү, өстәмә премияләр, түләүләр һәм ташламалар турында тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтыннан карарга мөмкин. Шулай ук кайнар линиянең 117 яки 8 (800) 222-59-00 номерлары аша элемтәгә керү мөмкинлеге дә бар.
Язма Татар-информ материалына нигезләнеп әзерләнде
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев