Югары белем алган яшьләрнең өчтән бере үз һөнәре буенча эшкә урнашмый.
“Яшьләр югары белем алгач, аларның 36 проценты югары белем таләп итүче һөнәрләр буенча эшләми. Ә урта һөнәри белем алучыларның 20 проценты киресенчә, югары белем таләп ителә торган эшләрдә хезмәт куя”, — ди РФ вице-премьеры Татьяна Голикова.
Голикова шулай ук кадрлар фаразы нигезендә югары уку йортларына кабул итү саннарын дөрес итеп планлаштыру мөһимлеген ассызыклады.
Моннан тыш, вице-премьер белгечләрне яңадан әзерләү мәсьәләсенә дә игътибар итәргә кирәклеген әйтте. Бүгенге көндә “Кадрлар” милли проекты кысаларында 213 төрле һөнәр буенча яңадан укыту мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә ТАСС.
Нет комментариев