Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Иштирәкнең искиткеч музее: Вагыйзь Сәйфуллин үз йортында тарихны саклый

Районыбызның Иштирәк авылында чын мәгънәсендә үзенчәлекле, кабатланмас бер музей эшли. Аны үз йортында, җирле халык сокланып туймаслык итеп, Вагыйзь Саматович Сәйфуллин оештырган. Ул тумышы белән шушы авылдан, һөнәре буенча – табиб, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яши. Төп хезмәтеннән тыш, ул рәсем ясарга ярата, ә менә икенче зур мавыгуы – борынгы чорлардан калган, бүгенге көндә онытылып барган көнкүреш әйберләрен җыю. Бу исә аны чын тарихчы дәрәҗәсенә күтәргән.

Барысы да авыл тарихыннан башланган

Вагыйзь Саматович бу очраклы булмаган мавыгуының ничек башланып китүен болай искә ала:

«Бу эшне 20 ел элек башлаган идем инде. Ничектер махсус башланган да түгел. Әле хәтерлим: бер-ике генә әйберем бар иде, аннары тагын кемдер китереп бирде. Менә шулай әкрен генә барысы да китте. Авыл тарихы турында өч китап яздым. Тарих белән кызыксынгач, шул чорлар белән бәйле әйберләр дә килеп чыга торды, күбәя башлады. Шуннан әлеге йортны музей итеп ясап куярга дигән фикер туды. Өйдә баштан күп әйберләрне тупладым. Аннары урын җитми башлагач, урамга чыктым».

Башта туган якны өйрәнү музее булыр дип кенә ниятләнгән урында бүген тарихи әйберләрнең исәбе-хисабы юк. Хәзер халык үзләре үк кыйммәтле ядкәрләрне аңа ташый. «Мин бернәрсәне дә кире бормыйм. Бөтен нәрсәне алып калып, реставрация үткәрәм», – ди зур җаваплылык белән хуҗа.

Бу хезмәтнең аңа нинди хисләр бирүе турында сорагач, Вагыйзь Саматович болай дип уртаклашты:

«Үзем дә гел эзләнүдә мин. „Нәрсәгә кирәк инде бу миңа?“ дисезме? Юк, моны бер сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Бу эш миңа рәхәтлек тә, ләззәт тә китерә. Иске-москы әйбер тапсам яисә китереп бирсәләр, зур канәгатьләнү алам».

Техника өчен – махсус ангар

Вагыйзь Сәйфуллинның Иштирәктәге йорты капка төбеннән үк җәлеп итә. Биредәге бөтен мәйдан экспонатлар белән тулган. Тарихи сәяхәт капка төбеннән үк башлана: биредә сезне Ленинның олы бюсты каршы алачак.

Ишегалдына үтүгә монда килүчеләр Владимир Ленин, Иосиф Сталин, Никита Хрущев, Леонид Брежнев, Михаил Горбачев һәм Борис Ельцинның фотосурәтләрен карый алачак.

Ишегалды буйлап сагыну хисләре уята торган «Иж», «Урал», «Минск» мотоцикллары, совет чоры символлары булган «Москвич» һәм «Запорожец» машиналар коллекциясе тезелеп киткән.

Экспонатлар шулкадәр күбәйгән, хәтта алар өчен узган елны гына аерым зур ангар төзеп куярга туры килгән.

Алга таба Вагыйзь Саматович анда махсус киштәләр булдырып, барлык әйберләрне чорларга бүлеп тупларга хыяллана. 

«Һаман да шул вакыт инде… Ничек җитешергә?!» – ди ул гаилә музееның киләчәк планнары белән уртаклашып.

Музейдагы иң борынгы экспонатлар турында сорагач, коллекционер: «Болгар заманнарыннан ук калган герләр һәм чын мамонт сөякләре», – дип җавап бирде. Бөек Болгар чоры үлчәүләре белән беррәттән, биредә чабата кадәр зур йозаклар, борынгы тегү машиналары, герле-күкеле сәгатьләр, төрле чор үтүкләре һәм балчык чүлмәкләр дә урын алган.

Байлар чәе һәм ФСБ магнитофоны

Матбугат һәм китап хәзинәсе аерым игътибарга лаек. Йорт эчендә урнашкан киштәләрдә 1899 елгы «Родина» газеталары, 1903 елгы газета тупланмалары күпләп саклана. Хәтта 1942 елда Германиядә чыгарылган немец журналлары да бар. Хуҗа аларның бер өлешен чүплекләрдән үк табып, юкка чыгудан коткарып алып кайткан. Шулай ук монда самавырларның да ниндиләре генә юк!

Әңгәмәдәшебез үзенең иң кадерле ядкәрләренең берсе дип ФСБ хезмәткәрләре бүләк иткән махсус тыңлау корылмасын – магнитофонны атый. Мондый яшерен аппарат ерак 1950 елларда ук кулланылышта булган.

Йортның аш-су бүлмәсе дә онытылмаслык тәэсирләр калдыра. Биредә борынгы тимер вазалар, затлы савыт-сабалар, төрле чор акчалары, кыйммәтле тәңкәләр һәм татар халкының рухи мирасы булган шамаилләр тезелгән.

Вагыйзь Саматович безгә хәтта 1924 елгы чәй савытларын да күрсәтте:

«Ул вакытларда, билгеле, бөтен кеше дә чәй эчә алмаган. Бу байлар эше саналган. Шул байлар үзләре белән махсус савытларда чәй йөрткәннәр», – дип аңлата ул.

Әлеге махсус савытлар янында борынгы чәйләр коллекциясе дә тезелеп киткән.

Килүчеләрнең агымы өзелми

Мин бирегә килгәндә, музей карарга дип авыл мәктәбе укучылары да күпләп килгән иде. Балалар зур кызыксыну белән һәр экспонат турында сораштырдылар, сокланып фотоларга төштеләр.

«Бу музейны 5 еллап элек ачык итеп ясап, халыкка таныта башлаган идек. Шуннан соң кеше өзелми инде. Дистәләгән генә дә түгел, йөзләгән, меңләгән кеше килеп китте инде бирегә. Үзем исә һәрбер килгән саен гел беренче тапкыр күргәндәй сокланам. Шушы тарихи ядкәрләргә карыйм да, балачак, пионерия вакытлары искә төшә. Хәтта иске сандыкларны күреп, үземнең шушы авылга килен булып төшкән вакытларым күз алдына килеп баса», — дип сөйли Иштирәк авылының математика укытучысы Гөлнара Гарифуллина.

«Авыл бәйрәмнәрендә үзенчәлекле парадлар оештырабыз»

Иштирәк авылының мәдәният йорты режиссеры Гүзәл Һадиева да Вагыйзь Сайфуллинга чиксез рәхмәтле булуын җиткерде:

«Ул бик ярдәмчел кеше. Безнең авылда спектакльләр, фольклор биюләре куелганда яисә тарих белән бәйле сораулар туганда һәрвакыт аңа мөрәҗәгать итәбез. Берәр мәгълүмат, экспонат кирәк булса, мәктәп балалары проектлар язганда да шул Вагыйзь Саматовичка барабыз. Ул бервакытта да безгә «юк» дими. Киресенчә, теләсә нинди сорауны чишәргә тырыша, тарих белән бәйләп аңлата. Аны тыңлап торуы ук бик кызыклы һәм мавыктыргыч. Без музей белән генә түгел, хуҗаның үзе белән дә сокланабыз».

Режиссер әйтүенчә, Вагыйзь абыйның буш тормыйча, һәрвакыт йөреп торган ретро машиналары авылның мәдәни тормышында зур роль уйный:

«Вагыйзь Саматович булганга күрә, безнең авылда һәр бәйрәм үзенчәлекле үтә. Без шул машиналарда, мотоциклларда Җиңү бәйрәмнәрендә парадлар да оештырабыз. Вагыйзь абыйның барлык машинасы да йөреп тора», – диде Гүзәл Һадиева.

Ватанпәрвәрлек үрнәге

Иштирәк авылы халкы әлеге тарихи мираслы ядкәрләр сакланган урын белән бик горурлана. Бу әлбәттә очраклы түгел.

Яшь буынга әби-бабайлар яшәгән чорны күрсәтү, аларда туган җиргә, тарихка карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү – үзе зур ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора.

Вагыйзь Сәйфуллинның бу фидакарь хезмәте киләчәк буыннар өчен бәяләп бетергесез хәзинәдер.

Фоторепортаж монда/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев