96 яшьлек тыл ветераны Тәгъзимә Әхмәтованы котладылар
Боерган авылында яшәүче тыл ветераны Тәгъзимә Биктимер кызы Әхмәтова үзенең 96 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.
Тантаналы көндә аны район администрациясе исеменнән Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева кайнар котлады.
Очрашу барышында ветеранга район җитәкчелегенең рәхмәт хаты, изге теләкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Фәйрүзә Вәҗиева ветеранга сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен тирән рәхмәтен белдерде, аңа ныклы сәламәтлек һәм тыныч картлык теләде.
Фото Фәйрүзә Вәҗиева тарафыннан бирелде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев