Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь кнәзлеләргә паспортлар тапшырдылар

16 июньдә Кнәз мәдәният йортында Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды. Россия көне уңаеннан үткәрелгән әлеге бәйрәмдә ТР федераль миграция хезмәтенең район бүлеге белгечләре дә катнашты.

Бәйрәмгә паспорт өстәле башлыгы Любовь Колчерина, Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, Кнәз урта мәктәбе укучылары, укытучылар, балаларның ата-аналары, бик күп кунаклар җыелган иде.
Музыка тавышлары астында сәхнәгә VIII сыйныф укучылары - Айнур Галиев, Дарья Новикова, Амирджан Тимерханов һәм Данил Ветошкин күтәрелеп, кызыклы тематик викторинада катнаштылар, күптөрле сорауларга җаваплар эзләделәр. Соңыннан исә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына Любовь Колчерина белән Тамара Белова паспортлар тапшырдылар. Яшьләр, үз чиратында, укуда да, эштә дә сынатмаска ант бирделәр.
Россия һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң, котлау сүзләре белән Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова чыгыш ясады. Яшь гражданнарның һәрберсе өчен ул кирәкле сүзләр табып, сәламәтлек, укуларында зур уңышлар теләде. Кичәдә паспорт алучы яшьләрне ата-аналар исеменнән шундый тантаналы вакыйга белән Данил Ветошкинның әнисе Маргарита Елкина да котлады. Бәйрәмгә җыелганнарны үзләренең иң матур җырлары белән Рәзинә һәм Әхәт Аитовлар сөендерделәр.
Кичә тәмамланганнан соң, Любовь Николаевна һәм Тамара Ивановна белән бергә, әлеге тантанага килми калган Руслан Гайнетдиновның өенә барып паспорт тапшырдык.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл җирлекләрендә

2
X