Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуйдан бер мизгел

Ниһаять, бар халыкны сөендереп, яңгырлар явып үтте. Игеннәр быел да уңмас микәнни инде дип кайгыручыларның йөзләре яктырды. Сабантуйлар вакыты да нәкъ менә шушы шатлыклы мизгелләргә туры килде.

Вак яңгыр сибәләп торуга карамастан, Чаллы халкы һәм кунаклары сабантуй мәйданына ашыкты. Мәйданга төшү юлында кунакларны җырлы-биюле уеннар, тәмле-тәмле ризыклар көтеп тора иде. Балалар өчен дә төрле аттракционнар әзерләнгән. Кирәк икән - сабын куыклары очыр, кирәк икән - нәни машиналарда сыптыр. Бер сатучының йөзләгән шарлары бавы белән берьюлы очып киттте әнә! Мәскәү, Казан һәм башка шәһәр-районнардан килгән дәрәҗәле кунакларны сабантуебыз үзенчәлекләре белән шәһәр хакиме Васыйл Шәйхеразиев үзе таныштырып йөрде. Бар җирдә ачык чырай, күңелле уеннар белән каршылыйлар. Кунакларга Сабантуй мәйданына керү капкалары каршында гына урнашкан Чаллы яшелләндерү оешмасы тарафыннан әзерләнгән татар авылы бигрәк тә ошады. Анда сап-сары нарат бүрәнәләрдән салынган йортлар, каралты-куралар тезелеп киткән. Беренчесендә үк Тукай районы Иске Абдул авылыннан килгән "Асылъяр" ансамбле чыгыш ясый. Олы кунакларны җырлатып-биетеп тә алдылар, чәй белән дә сыйладылар. Монда халыкның олысы-кечесе биюгә, җырга кушыла, фотога төшә... Кайберәүләр 4-5 сәгать буена бу йорт яныннан китмәде. Ансамбльнең җитәкчесе Клара апа Хөсәеновага, гармунчылар Мирзаһит Нәҗмиевкә һәм Зөфәк Галләмовка, җырчыларга, биючеләргә рәхмәтләр яуды. Шунда ук татар хатын-кызларының милли киемнәрендә Иске Абдул авыл советы рәисе Резеда Сафина биеп йөри. Җитәкчеләр менә шулай һәрчак халык белән булырга тиеш. Алга таба амбар, келәтләр тезелеп киткән. Аларда музейларда гына күрә ала торган экспонатлар... Бер читтәрәк үзенең умарталарын төтәсләп, умартачы бабай кәрәзле бал алып ята. Утарларга кош-корт, сарыклар ябылган... Җыелган балалар әти-әниләренә мең төрле сорауларын яудыра. Бу урында шәһәребез Яшелләндерү оешмасы җитәкчесе Сәлим Хәбибуллинның хезмәте бушка китмәде дип әйтер идем мин. Татар авылы күренешләреннән бик канәгать калды халык. Ә "Асылъяр" ансамбленә Ульяновск сабантуена бару тәкъдиме дә ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев