Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәз мәктәбендә террорчылык турында сөйләштеләр

«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эшләр буенча белгече С. Петрова белән социаль педагог О. Абрамова Кнәз урта мәктәбендә «Террорчылыктан балаларны саклыйк!» дигән тематик кичә үткәрделәр. Чарада барлыгы балигъ булмаган 48 бала һәм 5 укытучы катнашты. Әлеге чара кысаларында социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре балаларга теракт нәрсә ул, террорчылык...

«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эшләр буенча белгече С. Петрова белән социаль педагог О. Абрамова Кнәз урта мәктәбендә «Террорчылыктан балаларны саклыйк!» дигән тематик кичә үткәрделәр. Чарада барлыгы балигъ булмаган 48 бала һәм 5 укытучы катнашты. Әлеге чара кысаларында социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре балаларга теракт нәрсә ул, террорчылык булган очракта нишләргә, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Моннан тыш, балалар өчен «Җәмгыять урыннарында шартлау», «Кешеләрне урлау», «Заложникларны тоткарлау» һәм «Ялган хәбәр салу» темаларына дүрт мини-дәрес тә оештырылды. Ахырдан балалар спорт ярышларында көч сынаштылар. Шунысы куанычлы: хәзерге заман афәте булган наркотиклар, тәмәке, алкоголь, террорчылык кебек тискәре күренешләрнең асылын балалар яхшы аңлый, аларның никадәр аяныч нәтиҗәләргә китерүләре турында да беләләр, дип хәбәр иттеләр «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев