Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Әҗмәкәйдә ярминкә

Татар халкының тырышлыгы, муллылыкка омтылуы шушы ярминкәдә чагылышын тапты.

Элек-электән Әҗмәкәй авылында гөрләп ярминкәләр узган. "Сатучылар һәм алучылар атлар белән килә торган булганнар, аларның куна калган очраклары да булган", - дип яза Әнисә Әшрәпова "Әҗмәкәй - туган авылым" китабында. 2022 нче елда авылга, аның кешеләренә, тарихына хөрмәт йөзеннән бу чараны авыл халкы янәдән традициягә кертте.
24 нче август көнне Үзәк урамының бик күңелле капка төпләрендә чираттагы ярминкә узды. Татар халкының тырышлыгы, муллылыкка омтылуы шушы ярминкәдә чагылышын тапты. Узган елда кебек, бу елны да махсус хәрби операциясенә ярдәм җыю максат итеп алынды. Авыл халкы, балалар әйбер сатудан кергән акчаларын, шулай ук махсус акча тапшырыр өчен килгән кешеләр, карта аша тапшырган акчалар белән 26 150 сум акча җыелды.
27 нче август көнне мәчеттә 140 йомыркага токмач басу өмәсе оештырылды.
Җыелган акчалар һәм киселгән токмачлар махсус хәрби операциядәге егетләргә тапшырылачак.

Рәисе Әһлиуллина язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев