Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ягез әле, чаңгычылар!
«Быел чаңгы трассасы бик уңайлы ясалган: кузгалу белән тауга менәсең, ә финишка якынайганда – тау асты, чаңгылар үзләреннән-үзләре шуа», – дип билгеләп үтте шимбә көнне Яңа поселогы чаңгы базасына узышка килүчеләр. Чаңгы сезонын ачу ярышларында барысы 220дән артык кеше катнашты.
-
Иң оста волейболчылар
Түбән Суыксуның «Алга» спорткомплексында ир-егетләр арасында волейбол буенча финал уеннары үтте.
-
Волейбол ярышлары
Тукай районында волейбол буенча ир-атлар командалары арасында зона ярышлары үтте.
-
Волейбол ярышлары
Ноябрь аенда районда авыл җирлекләренең ир-атлар командалары арасында волейбол ярышлары башлана.
-
Безнең волейболчылар
3-4 октябрь көн-нәрендә «Мәктәп волейбол лигасы» республика проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең 11нче мәктәбендә волейбол буенча зона туры үтте.
-
«Алтын көз – 2020»
Яңа поселогында «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» балаларга белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе базасында мәктәп укучылары арасында «Алтын көз – 2020» дип исемләнгән район ярышлары булып узды.
-
Мини-футбол ярышы
Комсомолец поселогы мәктәбе базасында мини-футбол буенча район беренчелеге узды.
-
Илназ – Россиянең спорт мастеры
Билбаулы көрәш остасы Илназ Рамазановка «Россиянең спорт мастеры» исеме бирелде. Көрәшче егет Тукай районының «Спорт мәктәбе» тренеры Марат Мөхәммәдиев кул астында тәрбияләнә.
-
Чемпионнар әзерләүче остаз
Тукай районының «Спорт мәктәбе» тренеры Марат Мөхәммәдиев үз эшендә елдан-ел яхшы нәтиҗәләргә ирешеп килә. Аның кул астында тәрбияләнүче егетләр төрле спорт ярышларында катнашып җиңүче булалар.
-
Спорт – һәркем өчен
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, диләр. Районда спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешенә елдан-ел зуррак игътибар бирелә. Авылларда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырыла: йөзү бассейны, спорт мәктәбе, заманча спорт мәйданчыкларының ишекләре һәркем өчен ачык. Юкка гына спортчыларыбыз төрле дәрәҗәдәге ярышларда чемпион исемнәрен яуламый. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев сүзләренчә, бу – чик түгел. Җитәкче белән әңгәмәбез шул хакта.
-
Җиңү алып кайттылар
12-14 мартта Буа шәһәрендә билбау көрәше буенча юниорлар арасында Татарстан беренчелеге узды.
-
Көрәшчеләр район данын яклый
Бу көннәрдә көрәшче егетләребез төрле дәрәҗәдәге ярышларда Тукай районы данын яклап бил алыша.
-
Ачык беренчелек
14 мартта Сосновый Бор поселогындагы «Яшьлек» универсаль спорт залында өстәл теннисы буенча Тукай районы «Спорт мәктәбе»нең ачык беренчелеге үтә.
-
Гүзәл затлар волейбол уйнады
4 мартта авыл җирлекләрендә яшәүче, төрле оешма-предприятиеләрдә эшләүче хатын-кызлар Тукай муниципаль районы Кубогына волейбол буенча ярышты.
-
Түбән Суыксу – беренче!
29 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең Боз сараенда авыл җирлекләре арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган хоккей чемпионаты узды.