Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Түбән Суыксу – беренче!
29 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең Боз сараенда авыл җирлекләре арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган хоккей чемпионаты узды.
-
Тырыш кыз
Яңа Мусабай авылында яшәүче 17 яшьлек Язилә Шәймәрданова армрестлинг буенча Россия чемпионатында призер булды.
-
Кикбоксинг буенча беренче призерлар
Узган атнада Менделеевскида кикбоксинг буенча V ачык беренчелек узды. Ул Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 31 ел тулуга багышланган иде. Әлеге ярышка Чаллы, Казан, Түбән Кама, Алабуга Менделеев шәһәрләреннән җыелган 100дән артык спортчы арасында Тукай районы вәкилләре дә бар иде.
-
Спартакиада берләштерә
Районыбызның авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмалары арасында II спартакиада узды. Ул ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды. Быел спартакиадага предприятие һәм оешмалардан чыккан командалар саны узган елгыдан шактый артык иде. Анда катнашучылар спортның 9 төрендә көч сынашты: чаңгыда узышу, бадминтон, суда йөзү, армрестлинг, өстәл теннисы, шахмат, волейбол, дартс, бау тартышу.
-
Спартакиада дәвам итә
Иртәгә районның авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмалары спартакиадасы уза.
-
Яшь волейболчылар көч сынашты
Районда 2019-2020 еллар сезонында ТР «Мәктәп волейбол лигасы»ның муниципаль этабы турнирлары үтте.
-
Чаңгы ярышлары тукайлыларны берләштерде
8 февраль көнне районың барлык авыл җирлекләрендә, республика акциясенә кушылып, чираттагы мәртәбә чаңгы ярышлары уздырылды. Әлеге чара районда физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен үстерү, халыкны актив ял итүгә тарту максатларын күздә тотып оештырыла.
-
II район спартакиадасы старт ала
22 февраль көнне Яңа поселогы спорт мәктәбе базасында районның авыл җирлекләре, оешмалары һәм предприятиеләре арасында II Спартакиада старт ала
-
Бар да чаңгыга!
8 февральдә районның барлык авыл җирлекләрендә «Татарстан чаңгы юлы – 2020» массакүләм чаңгы ярышлары узачак.
-
Яшь волейболчылар көч сынаша
Районыбызда 2019-2020 еллар сезонында ТР «Мәктәп волейбол лигасы»ның муниципаль этабы турнирлары үтә.
-
Спорт сөючеләр чаңгыга басты
Районыбызда Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә чаңгы ярышлары буенча чемпионат һәм район беренчелеге үзды. Инде традициягә әверелгән узышлар барлык спорт сөючеләрне үзенә җыйды. Ярышта 22 гомуми белем бирү мәктәбеннән, 23 авыл җирлегеннән һәм районның 15 оешма һәм предприятиесеннән 460тан артык кеше катнашты.
-
Яллар файдалы үтте
Яңа ел яллары – һәркем өчен иң көтеп алган вакыт. Тик аларны бер үк вакытта күңелле дә, файдалы да итеп үткәрү мөһим. Көнне өйдә телевизор карап яки компьютерда утырып кына үткәрү зыянга гына. Шуңа күрә тукайлылар актив ял турында онытмый. Саф һавада йөрү, чана-чаңгыда, тимераякта шуу сәламәтлеккә файдалы гына түгел, күтәренке кәеф чыганагы да.
-
Чаңгы сезоны ачыла
Чаңгы трассасы Яңа поселогында урнашачак. Сезон ачылуга багышланган чара киләсе атнага билгеләнгән.
-
«Ел спортчысы»
Бүген Казан шәһәрендә «Ел спортчысы» дип исемләнгән тантаналы чара уза.
-
Мини-футбол
Иртәгә, шимбә көнне, Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» универсаль спорт залында 2004 елгы һәм аннан яшьрәк егет-кызлар арасында мини-футбол буенча район беренчелегенең финал этабы узачак.