Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Без беренче
Әлмәт шәһәрендә тхэквондо буенча үткән ачык ярышларда Тукай районы командасы – спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр беренче урынга лаек булды.
-
Көрәш буенча район беренчелеге
Көрәш буенча Тукай районы кубогына район беренчелеге үтте. Ул Түбән Суыксу авылының «Алга» универсаль спорт комплексында оештырылды. Ярышта 2005-2006нчы, 2007-2008нче елгы яшүсмер егетләр – 16 мәктәптән барысы 63 спортчы көч сынашты. Җиңүчеләр медальләр һәм мактау грамоталары белән бүләкләнде.
-
Ирекле көрәш
22-23 январьда Алабугада ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды.
-
Бадминтон
23 январь көнне Казанда бадминтон буенча «Татарстан Республикасы буенча шәхси кубок» ярышлары үтте.
-
Тагын бер җиңү!
22-24 январь көнне Зәй шәһәрендә Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге чарада 38 команда вәкилләре көч сынашты. Үз авырлык категорияләрендә 2001 елгы Илназ Рамазанов (75 кг), 2005 елгы Нияз Сәрвәров (50 кг) беренче урынга лаек булды.
-
Чаңгы шуу – бер генә вакыт
Яңа поселогындагы чаңгы базасында якташыбыз, Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә багышланган район беренчелеге һәм чемпионаты узды. Районда массакүләм сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ялга һәм физкультура-спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан чираттагы чара булды ул.
-
Чаңгы шуарга кемнәр ярата?
Физик яктан үзеңне формада тотуның иң үтемле чарасы – спорт белән шөгыльләнү. Безнең районда спорт яратучылар, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен авыл җирлекләрендә мөмкинлекләр тудырылган. Мисал өчен, Яңа поселогындагы заманча чаңгы базасы үзе генә дә ни тора! Анда шуучылар күпме? Спорт яратучылар анда ни дәрәҗәдә тартыла?
-
«Сокол» – икенче
Мәләкәс авылының «Сокол» хоккей командасы Сарман районының Мортыш-Тамак авылы командасы белән алкалы хоккей турнирында катнашты.
-
Нурми Шәрипов призына
23 январь көнне сәгать 10да Яңа поселогы чаңгы базасында Советлар Союзы герое Нурми Шәрипов призына район чемпионаты һәм беренчелеге үтә.
-
Иң-иңнәрне барладык
8 январь көнне Круглое Поленың «Акчарлак» бассейнында район спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында «Күңелле стартлар» узды.
-
Чаңгы ярышлары
9 январь көнне Яңа поселогының чаңгы базасында «Иң көчлеләр ярышы» дип аталган район беренчелеге һәм чемпионаты узды.
-
«Бар гаилә белән стартка!»
4 январьда Сосновый Бор поселогындагы «Яшьлек» спорт комплексында «Бар гаилә белән стартка!» дип аталган районкүләм ярыш үтте.
-
Хоккей
Чаңгыда һәм тимераякта шуу тукайлылар арасында аеруча популяр.
-
Шашка
7 январьда Яр Чаллы шәһәренең «Этюд» спорт мәктәбендә район мәктәпләре арасында шашка буенча район беренчелеге узды.
-
Раштуа кубогы
Мәләкәс хоккей кортында ир-атлар командалары арасында шайбалы хоккей буенча «Раштуа кубогы»на ярышлар узды.