Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чыңгы шуу ярышлары
Анда 234 кеше катнашты.
-
Кикбоксинг
Бәтке авылында Бәтке мәктәбе призына кикбоксинг ярышлары узды.
-
Көрәш
Казан шәһәрендә яшүсмерләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге үтте.
-
Бадминтон
12-14 мартта Тукай районы спортчылары бадминтон буенча VI Ачык республикакүләм турнирында катнаштылар. Ул Октябрьский шәһәрендә үтте. СпортчыларБашкортостан һәм Татарстан шәһәр-районнарыннан килгәннәр иде. Тукай районы данын тренерлар Игорь Ковальчук һәм Валерий Фәйзуллин җитәкчелегендәге кызлар командасы яклады.
-
Без спортны яратабыз!
Районның 45 еллыгы кысаларында җирлегебездә әледән-әле спорт чаралары үткәрелеп тора. Үткән якшәмбедә районда массакүләм сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыру, халыкны актив ялга һәм физкультура-спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан чираттагы чара – авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр арасында спортның 9 төре буенча III Спартакиада узды.
-
Волейбол
Тукай районының авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмалар командалары арасында үткәрелә торган III Спартакиада кысаларында авыл җирлекләре командалары волейбол буенча ярышты. Уенда, Кече Шилнәдән кала, 22 җирлектән командалар катнашты.
-
Хоккей
Мәләкәс авылы хоккей кортында шайбалы хоккей буенча район беренчелеге узды. Анда 2007 елда туган яшүсмерләр үзара көч сынашты. Уенда Мәләкәс, Биклән, Яңа поселогы, Түбән Суыксу, Иске Абдул һәм Кече Шилнә авыллары командалары катнашты.
-
Җиңүләр булсын
Район башлыгы Фаил Камаев мәктәп директорлары, физкультура укытучылары, спорт мәктәпләре тренерлары белән очрашу үткәрде.
-
Спорт белән хезмәт янәшә
Яңа поселогы спорт залында район җитәкчеләренең I Спартакиадасы үтте. Анда район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә хакимият, башкарма комитет, район бүлекләре һәм хезмәтләре, белем бирү оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашты.
-
Татарча көрәш
Минзәлә шәһәрендә татарча көрәш буенча ачык республика ярышлары узды.
-
Спартакиада
20 февральдә Тукай районы җитәкчеләре арасында беренче спартакиада узачак.
-
Мылтыктан ату
Бүген Сосновый Бор поселогында мылтыктан ату буенча район беренчелеге үтә.
-
Бадминтон
«Татарстан» совхозы поселогыннан Мария Захарова бадминтон буенча республика беренчелегендә катнашып, өченче урынга лаек булды.
-
Тукайлылар «Татарстан чаңгы юллары»нда
«Татарстан чаңгы юллары-2021» ярышлары барлык авыл җирлекләрендә дә оештырылды. Ә район чаңгычыларының төп узышы Яңа поселогында үтте. Гадәттәгечә, бу көнне Тукай районы башлыгы Фаил Камаев та чаңгыга басты.
-
Без беренче
Әлмәт шәһәрендә тхэквондо буенча үткән ачык ярышларда Тукай районы командасы – спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр беренче урынга лаек булды.