Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Без сиңа ышанабыз!

Биклән авылының көрәшче егете Илназ Рамазанов күптән түгел 20 яшен тутырды. Яшь булуына карамастан, ул күп тапкырлар Татарстан, Россия чемпионатлары җиңүчесе, ике тапкыр дөнья чемпионы. Милли көрәш, билбаулы көрәш буенча спорт остасы. 2021 елның февраль аеннан башлап ул алты ярышта катнашты. Биш тапкыр беренчелекне яулады. Күптән түгел Рязань шәһәреннән Россия чемпионатыннан кайтты. Хәзер дөнья беренчелегенә әзерләнә.  Илназ Рамазановны хакимияттә үткән киңәшмәдә район башлыгы Фаил Камаев котлады, РФ Спорт министрлыгы Дипломын, район башлыгының Рәхмәт хатын, кубок һәм акчалата бүләк тапшырды. 

– Көрәшкә кереп китүең ничегрәк башланды, Илназ?
– Көрәш белән 6 яшьтән шөгыльләнәм. Абыем Илнур да кечкенәдән үк бил алышты. Нәкъ ул мине спорт залына алып килде дә инде. Форма белән шыплап тутырылган рюкзакны да ул күтәреп йөрде. Җиңүләр шунда ук килмәде, әлбәттә. Җиңелүләрнең исәбе булмагандыр. Чаллы шәһәрендә, районда 8-9 яшьләрдә кечкенә көрәшче буларак таныла башладым.
Минем спортчы булып формалашуымда, әлбәттә, гаиләмнең роле зур. Әти-әни безне хезмәт белән тәрбияләде, дисциплинага өйрәтте. Әнием хатын-кыз буларак бар назын, мәхәббәтен бирсә, әти чын ир-егет булырга өйрәтте. Шуның өчен аларга зур рәхмәт. Беркайчан да мин сайлаган юнәлешкә каршы килмәделәр, шәхес булып формалашырга мөмкинлек бирделәр. 

– Тренировкаларның роле ни дәрәҗәдә зур?
– Спортчының организмы һәрвакыт әзерлек халәтендә булырга тиеш. Бер көн тренировка кала икән, бер адым артка киттең дигән сүз. Әмма көрәшче өчен спортзал җиде кат тирең чыкканчы күнегүләр ясау урыны гына түгел, җан һәм тән белән ял итү урынына әйләнергә тиеш. Шул чакта гына күнегүләр рәхәтлек китерәчәк. Спортчының туклану рационы да зур роль уйный. Гади итеп әйткәндә, ит ашарга кирәк инде (көлә).
Ярышларга физик яктан гына түгел, рухи яктан да әзер булырга кирәк. Монысы иң авыры. Спортчылар телендә әйтсәң, «настрой» кирәк. Ул настройны синең якыннарың, тренерың, командаң гына бирә ала. Алар «Без сиңа ышанабыз!» дип янәшәңдә торса, җиңеллек тоясың. 

– Биш вакыт намаз укыйсың икән?
– Әйе. Инде ел ярым үтте. Вакыты җиткәндер, үз теләгем белән әлеге зур эшкә тотындым. Бөтен эшнең башында чиста күңел булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә келәмдә җиңеллек бирә. Келәмдә генә түгел, тормышта да. Сөенечлесе шул, спортчылар арасында намазга керүчеләр бихисап.

– Иң истә калган ярышың?
– Быел Минзәлә шәһәрендә Муса Җәлил кубогына үткә-релгән ярыш. Пьедесталның беренче баскычына менеп булмады-булмавын, өченчегә калдым. Әмма ярымфиналда бик көчле көрәшче – башкорт егете Артур Зөлкәрнәевны җиңүгә ирештем. Артур – атказанган спорт остасы, миннән 7 яшькә олы. Тагын бер истә калырлык көрәш 2019 елгы Чаллы Сабантуенда булды. Бәйрәмгә бер көн кала аякны пешердем. Шәһәргә карап кына кайтам дип киттем. Әмма түзеп булмады. Аяк тиресе суелып төшсә дә, көрәшергә кердем. Юниорлар арасында беренчелекне алдым, 120 килограммлы тәкәне машинага көчкә салдык. Шунда аңладым, җиңү хисе авырту хисеннән өстенрәк икән. 

– Җиңелгәндә нинди хис-ләр кичерәсең?
– Үземнән дә, көндәшемнән дә гаеп эзләмим. Шулай язгандыр дип уйлыйм да тынычланам. Ярышта җиңү дә, җиңелү дә була. Кечкенә вакытта җиңелсәм елый идем. Хәзер исә: «Көндәшемнең әзерлеге күбрәк булган, лаеклы кабул ит», – дим дә, тренировкага ашыгам. Әмма җиңсәң дә, җиңелсәң дә, мөмкинлек булу белән ярышларда катнашырга кирәк. Бу – тәҗрибә урнаклашу урыны, рухи яктан да сине әзерләүче. Күпме генә шөгыльләнмә, ярышларга йөрмәсәң, синнән көрәшче чыкмый. Бер ярыш унбиш тренировкага тора. 

– Көрәштән китәсе килгән чакларың булдымы?
– Яшермим, булды. Мондый уйлар имгәнү алгач килә. Төзәлгәнче өйдә ятасың да, аннары җанны нәрсәдер тырный башлый, тагын спортзалга юл тотасың. Авыртмаган, сынмаган җир калмады бугай инде (көлә). Әмма бу юлны сайлаганыма бер тапкыр да үкенмәдем. Бу, һичшиксез, Аллаһы тарафыннан язылган минем юл инде.

– Келәм артындагы тормыш нинди?
– Без келәмдә генә көндәшләр. Көрәш тәмамлангач, без дусларга әйләнәбез. Күнегүләр вакытында тәҗрибә уртаклашабыз, киңәшләшәбез, форма белән алмашкан чаклар да булды. Чын спортта көндәшне хөрмәт итә белергә кирәк. 

– Гаделсезлек белән очрашкан чакларың да бардыр?
– Быел яшьләрдән ир-атлар категориясенә күчтем. Җылы кабул итмәделәр, әлбәттә. Спортта колач җәеп каршы алу юк. Гаделсезлекләр дә була. Бу аеруча безнең республикакүләм ярышларда очрый торган күренеш. Ул чакта җан елый, әлбәттә. Аллаһы Тәгалә соң булса да һәрнәрсәне үз урынына куя. Гаделсезлек очраклары булганда, трибунада утырганнар вакыт үткәннән соң да, килеп, безнең өчен син җиңүче дип әйткәннәре бар. 

– Бүләк синең өчен нәрсә ул?
– Беркайчан да бүләк, акча өчен көрәшмим. Сүз дә юк, алар көрәшче өчен бер стимул. Келәмгә чыкканда һәрвакыт өйдә яки трибунада минем өчен җан атып, дога укып утырган якыннарым турында уйлыйм. Никадәр дулкынланганнарын да беләм. Аларның миңа ышанычы, мәхәббәте иң зур бүләк. 

– Киләчәккә планнарың?
– Туган авылым Бикләндә өй төзеп, гаилә корырга исәп бар. Быел йортның нигезен салырга планлаштырам. Киләчәктә дә шушы районда яшәп, эшләп, аның данын яклап, үз районым үсеше өчен тырышырга насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев