Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тукай районында ГТО нормаларын үтәүчеләр бүләкләнде
Җиде райондаш «Хезмәткә һәм илне сакларга әзер» дип аталган бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кышкы фестиваленең Зәй районында үткән зона этабында катнашты. Алар арасыннан призлы урыннарны алучыларга хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә Зәй муниципаль районы башкарма комитеты физкультура, спорт һәм туризм идарәсенең Почет грамоталары бирелде. Мәктәп укучылары - Яңа Бүләктән Әмир Мингалиев 2нче...
-
Районда I Спартакиада уза
Район авыл җирлекләре арасында I Спартакиаданың уздыру максатлары: физик культураны һәм спортны пропагандалау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару; яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә өндәү. Спартакиада түбәндәге спорт ярышлары буенча уздырыла: шашка һәм шахмат буенча район чемпионаты; чаңгы ярышлары буенча район чемпионаты; пневматик винтовкадан ату буенча район чемпионаты; алкалы хоккей буенча район...
-
Тукай районында өстәл теннисы буенча район беренчелеге узды
Тукай районы Сосновый Бор поселогында Иван Алексеевич Бятиков истәлегенә оештырылган өстәл теннисы буенча район беренчелеге һәм чемпионаты узды. Ярышларның төп хөкемдары - балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Викторович Заикин. Ярышларда егет-кызлар өч төркемдә көч сынашты: 1 нче төркем - 1999-2000 елга яшьләр, 2 нче төркем - 2003 елда...
-
Тукайлылар ату спортында көч сынашты
Яңа поселогында I кышкы ГТО фестивале кысаларында ату спорты буенча Тукай районы чемпионаты һәм шәхси-команда беренчелеге булып узды. Анда мәктәп, авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмаларның җыелма командалары катнашты. Нәтиҗәдә мәктәп укучылары арасында шәхси беренчелеккә (кызлар) I урынга Бордыдан Наталия Утяшова лаек булды. II һәм III урыннарда Мәләкәс авылыннан Валерия Михайлова...
-
Тукай районы спортта Республика беренчелегендә яхшы нәтиҗәләргә иреште
Районның җыелма командасы ирекле көрәш буенча Мамадыш шәһәрендә үткән республика беренчелегендә катнашты. Команда составында Биклән, Бәтке, Кече Шилнә авылларыннан, Круглое Поле, «Татарстан» совхозы поселокларыннан 2000-2002 елгы 15 егет һәм кыз бар иде. Республика шәһәр һәм районнарыннан килгән 200ләп катнашучы арасында безнең үсмерләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Круглое Поледан Милана Сәлахова үз...
-
Тукай районында бильярд буенча Тукай районы Кубогы үткәрелде
25 нче февраль көнне Түбән Суыксу мәдәният йортында «Ирекле пирамида» бильярды буенча Тукай муниципаль районы Кубогына ачык турнир үткәрелде. Ярышлар районда бильярд спортын популярлаштыру һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен, спортны пропагандалау, спорт сөючеләрнең осталыкларын арттыру максатларында уздырылды. Ярышта 18 яшьлек һәм өлкәнрәк бильярд уенын яратучылар катнашты. Наис Сәйфетдинов, Рәис...
-
Казанда «яшел дерби»: табигать тә саташты
Казанда «яшел дерби»: табигать тә саташты фото: Ильнар ТУХБАТОВ, ak-bars.ru Казан күрде, чират Уфага җитте - «Ак Барс» һәм «Салават Юлаев» командалары арасындагы Гагарин кубогы өчен көрәш Башкортстан башкаласында дәвам итәчәк. Әле бу финал, ярымфинал, хәтта чирекфинал да түгел, бары тик Көнчыгыш конференциянең 1/4 финал раунды - плей-оффның беренче этабы...
-
Калмаш командасы хоккейда – беренче (+ФОТО)
Узган шимбә көнне Круглое Поле поселогында ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Круглое Поле авыл җирлеге Кубогына ярышлар узды. Бозда көч сынашырга Тукай районыннан Биклән, Калмаш, Мәләкәс, Новотроицкое һәм Круглое Поле командалары килде. Уен нәтиҗәләре буенча I урынны Калмаш авыл җирлеге алды. II урынга Мәләкәс авыл җирлеге лаек булды. III...
-
Хоккей ярышлары үтә
18 февраль көнне Круглое Поле поселогының хоккей кортында алкалы хоккей буенча район чемпионаты, Круглое Поле авыл җирлегенең кубогына ярышлар үткәрелә. Анда ир-атлар командалары катнаша. Хоккей сәгать 9да башлана. Ярышларда 17дән алып һәм аннан да зуррак булган ир-егетләр катнаша ала. Спортчыларның Тукай районында пропискалары булуы мәслихәт. Хоккей ярышларының төп хөкемдары -...
-
Тукайлылар ату спортында көч сынашты
Яңа поселогында I кышкы ГТО фестивале кысаларында ату спорты буенча Тукай районы Чемпионаты һәм шәхси-команда беренчелеге булып узды. Анда мәктәп, авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмалар җыелма командалары катнашты. Шәхси беренчелек, мәктәп укучылары: - кызлар арасында: 1 урын - Утяшова Наталия (Борды мәктәбе), 2 урын - Михайлова Валерия (Мәләкәс мәктәбе), 3...
-
Кәшәкә кулыбызда: Тукай районында авыл яшьләре хоккей уйнады
Кичә районның ир-ат командалары арасында алкалы хоккей Чемпионаты кысаларында Түбән Суыксу мәктәбе базасында Түбән Суыксу авыл җирлеге Кубогына ярышлар булып узды. Ярышлар районда алкалы хоккейны популярлаштыру һәм яшьләр арасында спортны пропагандалау максатларында уздырылды. Ярышларга Тукай районы җирлегендә эшләүче, яшәүче, пропискалары биредә булган яшьләр командалары керде. Барлыгы 5 команда катнашты: Новотроицк,...
-
Хоккей ярышлары үтә
12 февраль көнне Түбән Суыксу авылының хоккей кортында алкалы хоккей буенча район чемпионаты, Түбән Суыксу авыл җирлегенең кубогына ярышлар үткәрелә. Хоккей ярышларының төп хөкемдары - Түбән Суыксу авылы мәктәбенең физик культура укытучысы Наис Фәйзуллин.
-
Җиңелүне белмәс Нәфис – районыбыз горурлыгы
Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә «Ел студенты - 2016» бәйгесенең Татарстан Республикасы студентлар премиясенең шәһәр этабы үтте. «Ел спортчысы» номинациясендә райондашыбыз, Югары Байлар авылы егете Нәфис Хаҗиев җиңү яулады. Кул көрәше буенча район гына түгел, республика чемпионы, җиңелүне белмәс Нәфиснең үзе белән очрашып сөйләшергә булдык.
-
Тукай районында бадминтон ярышы узды
«Яшьлек»спорткомплексында бадминтон буенча Яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар узды. 1 нче төркем -2008 нче һәм бәләкәйләр, 2 нче төркем-2006 -2007, 3нче төркем 2006-2007, 4 нче төркем 2004-2005 нче елгы һәм яшьрәк егетләр-кызлар арасында шәхси команда ярышлары үткәрелде. Көч сынашуда Кенәз, Биклән, Суыксу, Бәтке мәктәбеннән укучылар катнашты. 4 төрле яшь категориясендә...
-
Тукай районы яшьләре мини футбол беренчелегендә катнашты
Новый поселогында Тукай районы яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә егетләр һәм кызлар арасында мини футбол буенча ярышлар узды. Анда 45 кеше катнашты, ярышлар бик мавыктыргыч һәм актив узды, дип хәбәр итә муниципаль районның рәсми порталы.