Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мусабай-Завод авылында Олимпия көне үтте
Күптән түгел Мусабай-Завод авылының спорт мәйданчыгында балалар өчен Олимпия көне уздырылды. Чарада балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм III-VI сыйныфларда укучы яшүсмерләр актив катнашты. Балалар 30-50 метрга йөгерүдә, туп атуда көч сынашты. Кечкенә сабыйлар арасында Олеся Королевага, Әмир Шакирҗановка һәм Эмилия Сәфиуллинага тиңнәр булмады. Шулай ук бар осталыкларын күрсәтә алган Айсылу Зарипованы...
-
ТРның 10 командасы Тукай районында җәяүле туризм буенча көч сынашты
Агымдагы ел башында Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XIV авыл Спартакиадасы башланды. Программага барлыгы 11 спорт төре кертелгән. Алар ел дәвамында җөмһүриятебезнең төрле районнарында ТР Чемпионаты кысаларында уздырыла. Җәяүле дистанцияләрдә спорт туризмы исә, инде икенче ел рәттән, Тукай районында үткәрелде.
-
Римзил Вәлиев: Футболның милләте бармы?
Быелгы җил-яңгырга кушылып Казанда футбол давыллары гөрли. Транспорт агымы үзгәрә, аэропорт-вокзал тирәсендә спортчылар, волонтерлар, җанатарлар кайнаша. Телевизорда туп тибү тавышы, меңнәрчә фанатларның кычкыруы ишетелә. Аларның битләргә буяу ягу, чәчләренә канатлар кыстыру, башларына әллә ниләр киеп, ярымкыргый кыяфәт белән шаккатыру... Әле бит бу эшнең башы гына, киләсе елда, футбол буенча дөнья...
-
Мини-футбол уйнадылар
Күптән түгел Яңа поселогының спорт мәйданчыгында мини-футбол буенча район чемпионаты үтте. Анда ир-атлар командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә беренче урынны Яңа поселогы спортчылары яулап алды. Икенче урында - Түбән Суыксу, өченчедә Калмаш авыл җирлекләре уенчылары калды, дип хәбәр итәләр безгә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре.
-
Конфедерацияләр Кубогы кызганнан-кыза: кайда, ничек һәм кайчан?
Футбол буенча Конфедерацияләр Кубогында бүген ике матч уза. Россия җыелмасы Мәскәүдә Португалия футболчылары белән көч сынаша. Матчны 18.00 сәгатьтә "Беренче канал" аша карап була. Сочи Мексика белән Яңа Зеландияне кабул итәчәк. Уенны 21.00 сәгатьтә "Матч ТВ" аша карап булачак. Йолдызлы футбол Исегезгә төшерәбез, Санкт-Петербургта узган беренче уенда Россия футболчылары Яңа...
-
Көрәш ярышларының иң көчле спортчылары ачыкланды
Комсомолец авыл җирлегендә «Феникс» оешмасы призына көрәш буенча турнир үткәрелде. Анда 2002 елгы һәм аннан да яшьрәк булган егетләр катнашты. Комсомолецка Бәтке, Биклән, Мәләкәс, Шилнәбаш, Круглое Поле, Новотроицкое, Яңа Бүләк авыл җирлекләреннән, «Татарстан» совхозы поселогыннан, шулай ук Комсомолец поселогының үзеннән «Феникс» һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның командалары, Алабуга шәһәреннән җыелма команда...
-
Конфедерацияләр Кубогы вакытында 8,5 мең полиция хезмәткәре куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк
Артем Хохорин сүзләренчә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына өстәмә көчләр бүлеп бирү карары - Федераль үзәктән. Казанда футбол буенча Конфедерацияләр Кубогы көннәрендә 8,5 мең полиция хезмәткәре куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк, дип белдерде Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән эксклюзив әңгәмәсендә. "Тәртип сагындагылар саны Универиада вакытындагыга...
-
Тукай районы Мусабай-Завод авылы спортчы кызлары Казаннан җиңү белән кайтты
Күптән түгел Казан шәһәрендә җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасының беренчеле үтте. Анда 2003-2003 елгы егетләр һәм кызлар катнашты. Райондашыбыз, Мусабай-Завод авылының өметле спортчысы Диана Хамедова ядрә ыргыту буенча беренче урынны яулады. Кыз ядрәне 9 м 42 см аралыкка ыргыта алды. Шулай ук Мусабай-Завод авылы кызы Милена Хәкимова җиде төрле ярышта...
-
Тукай районында муниципаль хезмәткәрләр көч сынашты
Сосновый Бор поселогы спорт залында Тукай районы муниципаль хезмәткәрләрнең I Спартакиадасы узды. Ярышларда башкарма комитет, район Советы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм белгечләре - барлыгы 70кә якын кеше катнашты.
-
Тукай районында иң оста теннис уйнаучылар билгеләнде
Сосновый Бор поселогында Иван Бятиков истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча район беренчелеге һәм чемпионаты үткәрелде. Ярышларның төп хөкемдары район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Заикин булды. Ярышларда 1999-2002, 2003 елгы һәм аннан яшьрәк булган, шулай ук 1999 елгы һәм аннан да зуррак булган яшүсмерләр катнашты.
-
Тукай районы муниципаль хезмәткәрләренең I Спартакиадасы узды
-
Волейбол ярышларында Тукай районы Теләнче Тамак авыл кызларына тиңнәр булмады
Сосновый Бор поселогының спорт залында волейбол ярышлары буенча район кубогына чемпионат үткәрелде. Ул авыл җирлекләрендәге, районның оешма һәм предприятиеләрендә хезмәт итүче хатын-кызлар командалары арасында узды. Ярышлар киеренке төстә барды. Нәтиҗәдә беренчелекне Теләнче Тамак авыл җирлеге командасы яулап алды. Икенче урын Мәләкәс авыл җирлеге хатын-кызларына бирелде. Өченче урында исә район башкарма...
-
Тукай районында мини-футбол уйнадылар
Сосновый Бор поселогында мини-футбол буенча район беренчелеге үтте. Ярышларда 2002 елгы һәм аннан да яшьрәк булган яшүсмерләр катнашты. Барысы бергә уенда 13 мәктәп командасы көч сынашты, шул исәптән Бәтке, Биклән, Түбән Суыксу, Мәләкәс, Иске Абдул, Сәмәкәй, Теләнче Тамак, Кече Шилнә авыллары, шулай ук «Татарстан» совхозы поселогы, Круглое Поле, Комсомолец, Сосновый...
-
Ветераннарыбыз призлы урыннар алдылар
Яр Чаллының шахмат-шашка клубында VII республикакүләм шахмат-шашка ярышлары буенча темпо турнирның зональ туры үткәрелде. Ярышлар Тукай, Актаныш, Минзәлә һәм Сарман районнарыннан килгән ветераннар (пенсионерлар) арасында узды. Район данын турнирда өч ветеран яклап чыкты. Шахмат буенча Теләнче Тамактан Юрий Овсянников, шашка буенча Калмаштан Рәисә Шакирова һәм Мәләкәс авылыннан Василий Иванов беренче...
-
Тукай районы хатын-кызлары волейболда көч сынашты
Сосновый Бор поселогы спорт залында Тукай муниципаль районы Кубогына авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләре хатын-кызлар командалары арасында волейбол Чемпионаты узды. Ярышларның нәтиҗәсе түбәндәгечә: 1 урын - Теләнче Тамак авыл җирлеге, 2 урын - Мәләкәс авыл җирлеге, 3 урын - башкарма комитет командасы.