Редакция бәйгеләре рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Көзге муллык»: 6 нчы конкурсант Ландыш Җәмилова
Теләнче Тамак авылында яшәүче Ландыш Җәмилова тыныч кына үз бакчасында эшләп йөргәндә бегемот баласына юлыга. Тик бер дә аптырап-куркып калмый, шундук фотоаппаратка үрелә. Һәм менә шушындый фото белән ул «Якты юл» газетасының конкурсында катнашырга була. «Икенче тапкыр әни булу сәбәпле, мин әлегә бәби ялында. Улымны үстерәм, буш арада бакчамны да...
-
«Көзге муллык»: 3 нче конкурсант Лилия Минһаҗева
Тукай районы Иске Абдул авылыннан Лилия Минһаҗева гадилектән дә матурлык тудырырга тырыша. Һәм бакчаларында менә шушындый үзенчәлекле алмалар үстергән - аларга лалә чәчәге сурәтләнгән. «Кибет киштәләрендә төрле язулар язылган җиләк-җимешләргә юлыккан бар иде. Үз бакчабызда да шундый уңыш үстереп карау теләге уянды. Нәтиҗәсе белән газета укучылар белән дә уртаклашам
-
«Көзге муллык»:2 нче конкурсант Азат Әскәров
Тукай районы Калмаш авылыннан Азат Әскәров бакчасында гаять үзенчәлекле бәрәңге үскән. Рәсемнән күренгәнчә, ул авызын зур итеп ачкан динозаврга охшаган. Шуңа күрә динозаврларны үлеп беткән дигән сүзләр дөрес түгел булып чыга. Вакыт-вакыт алар бәрәңге бакчаларыннан килеп чыгалар. Бу юлы динозаврлар бакчачылыкта ялкаулыкны бер дә яратмаган Азат абый Әскәровны сайлаган.
-
«Көзге муллык»: 1 нче конкурсант Ләйсирә Сәхипҗанова
Калмия авылында мәдәният йорты директоры булып эшләүче Ләйсирә ханым Сәхипҗанованың бакчасында «спиннер» үскән. Әлеге уенчыкны балалар бик ярата, ә Ләйсирә ханым үзенең бакчасын бик ярата, шуңа күрә бәрәңге спиннерына иптәшкә әле тагын «йөрәк» тә үсеп чыккан. Конкурска юллаган хатында Ләйсирә ханым болай дип яза: «Газетаның бер хәрефен дә калдырмыйча укып...
-
Игътибар! Өр-яңа конкурсыбыз старт ала!
Кадерле укучыларыбыз, газетабыз сайтында сезне төрледән-төрле конкурслар белән кызыксындырып тора идек. Җәй айларында әлеге фотобәйгеләребез "отпускка" чыгып алды. Һәм менә яңа көч, яңа дәрт белән сезне чираттагы бәйгебездә катнашырга чакырабыз. "Көзге муллык" дип атала конкурсыбыз. Газета хезмәткәренең әлеге фотосына күз салыгыз. Бакчада бәрәңге алган вакытта менә шушындый табигать могҗизасына юлыга...
-
Иң тырыш хуҗабикәләрне Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге бюро утырышында бүләкләделәр
Бүген редакциябезгә кунаклар җыйдык. Кунакларның да ниндиләре генә - газета оештырган "Мин иң тырыш хуҗабикә" бәйгесе катнашучылары. Чәй табынында аларның һәрберсенә актив булганнары өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Минталип Миңнеханов, бәйгебезнең иганәчесе, хуҗабикәләрне нурлы дип тә атады. - Ир-атның йөрәгенә юл ашказаны аша бит. Сез тәкъдим иткән аш-су рецептлары чыннан да...
-
«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесе җиңүчесе билгеле
Мультиварка иясе - «Татарстан» совхозы поселогыннан Рәмилә Фәррахова «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтында бер ай дәвамында «Мин иң тырыш хуҗабикә» дигән бәйге барды. Район авыл җирлекләреннән 10 катнашучыбыз безгә үзләренең фотоларын һәм рецептларын җибәрде. Җиңүчеләр исә, башка конкурсларыбыздан аермалы буларак, бары тик комментарийлар аша гына билгеләнде. Бүләгебез дә...
-
“Мин иң тырыш хуҗабикә“ бәйгесенең җиңүчесе – мультиварка иясе билгеле булды
"Якты юл" газетасының рәсми сайтында бер ай дәвамында "Мин иң тырыш хуҗабикә" дигән бәйге барды. Район авыл җирлекләреннән 10 катнашучыбыз безгә үзләренең фотоларын һәм рецептларын җибәрде. Җиңүчеләр исә, башка конкурсларыбыздан аермалы буларак, бары тик комментарийлар аша гына билгеләнде. Бүләгебез дә шәптән - абсолют җиңүчегә иганәчеләребез Минталип Миңнеханов һәм Бөтендөнья татар...
-
«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең 2нче этабына старт бирелде
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! «Якты юл» («Светлый путь») газетасы уңган-булган хуҗабикәләребез өчен Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасы белән берлектә «Мин иң тырыш хуҗабикә» дип исемләнгән өр-яңа конкурс игълан иткән иде. Бүгенге көндә район авыл җирлекләреннән булган 10 катнашучыбыз бар. Аларның фотоларын, үзләре шул тәмнюшкәне тотып төшкән рецептларын без газета битләрендә дә,...
-
«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең 10нчы катнашучысы
Күзкәй авылыннан Гөлнара Сәхәпова. Ул редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат юллады: - Мн Күзкәй авылының «Таңбатыр» балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. «Сәләтсез бала булмаган кебек, сәләтсез бер генә кеше дә була алмый», - дип уйлыйм мин. Минем әбиләрем бик оста пешекче, танылган палас сугучылар, ә бабаларым алтын куллы балта осталары иде....
-
«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең 9нчы катнашучысы
Боерган авылыннан Илүзә Шамилова. Аның хаты болайрак иде: - Мин Боерган авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары булып эшлим. Гаиләмне төрледән-төрле ризыклар белән сыйларга яратам. Мин сезнең хөкемгә тәмлекәйләр янына файдалы чәй рецепты тәкъдим итәм. Букопор (Копорье) чәе, ул кипрей (халык телендә иван-чәй) үләненнән ясала. Рецепт катлаулырак, чөнки чәйне пешерәсе...
-
«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең 8нче катнашучысы
Теләнче Тамак авылыннан Рәйлә Закирова. Ул түбәндәге эчтәлекле хат юллады: - Мин авылыбызның мәдәният йортында режиссер булып эшлим. Нинди генә һөнәр иясе булса да, һәр хатын-кыз тәмле итеп ашарга пешерә белергә тиеш, дип саныйм. Мин бигрәк тә улым, кызларым, тормыш иптәшем яратып ашый торган ризыкларны пешерергә тырышам: пилмән, бәлеш, өчпочмак,...
-
«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең алтынчы катнашучысы
«Татарстан» совхозы поселогыннан Рәмилә Фәррахова. Ул редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат юллады: - Мин мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Буш вакытларымда ашарга пешерергә яратам. Балаларым әле хәзер дә иртән уянып китүгә өйдә тәмле-тәмле кабартмалар исе була иде дип, яратып һәм сагынып искә алалар. Бөтен нәрсәне дә пешерә беләм...
-
“Мин иң тырыш хуҗабикә“ бәйгесенең 7 нче катнашучысы
Рамазан айларыбыз мөбарәк булсын. Мин Тукай районы Таш-Кичү авылыннан Гимаева Әлфиназ булам. Авыл советында техник хезмәткәр булып эшлим. Минемчә, һәрбер хуҗабикә тәмле итеп ашарга пешерергә ярата. Шулай ук мин дә үземнең гаиләмне төрле тәмле ризыклар белән сөендереп торам. Безнең әни уразада булгач, аеруча да аңа дип төрле ашлар пешерергә тырышам....
-
«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең 5нче катнашучысы
Боерган авылыннан «Ана даны» медале иясе, тәмле ризыклар пешерү остасы Гөлфия Кыям кызы Мәхмүтова. Гөлфия ханым һәм аның тәмле-тәмле ризыклары турында безгә Боерган авылыннан хәбәрчебез, китапханә мәдире Флүзә Сәлимова язып җибәрде. Гөлфия Мәхмүтова турында ул редакциябезгә түбәндәге эчтәлекле хат юллады: - Икмәк! Шулай дип авыз тутырып әйттең исә, тәмле исе...