Редакция бәйгеләре рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Көзге муллык»: 10нчы конкурсант – Алина Хөснетдинова
Алина бүгенге көндә декрет ялында, хәләл җефете Марат белән кечкенә сабыйлары Әмирне үстерәләр. Ә ял көннәрен Борды авылында Валя әбиләре янында уздырырга яраталар. Алина конкурска лечо рецептын җибәргән. Аны әзерләү өчен: ташкабак - 3 кг, помидор - 1 кг, болгар борычы - 1 кг, ак суган - 400 гр, сарымсак...
-
«Көзге муллык»: 9нчы конкурсант – Алиса Карченкина
Алиса Карченкина Круглое Поле поселогыннан. Безгә менә шундый беренче карашка аңлашылып бетмәгән яшелчә җибәрде. Бу гап-гади помидор булып чыкты. «Мин аны «Килбәтсез үрдәк» дип атадым, тик бер дә килбәтсезгә охшамаган ул, шундый да мөлаем үрдәк бәбкәсе»,- дип язды безгә Алиса.
-
«Көзге муллык»: 8нчы конкурсант – Наилә Фәтхетдинова
Менә шундый гаҗәеп кыяр үстергән үзенең бакчасында Кече Шилнәдән Наилә Фәтхетдинова. «Бакча эшен бик яратам, бу минем үзенә күрә бер хобби, әлеге кыярның сорты - «Изумрудный поток», - дип язды безгә Наилә ханым. Чыннан да элеге кыяр зөбәрҗәт агымга охшаган.
-
«Көзге муллык» конкурсы катнашучылары өчен тавыш бирү башланды
Газета сайтында «Көзге муллык» конкурсы катнашучылары өчен тавыш бирү башланды. Ул сайтның уң як колонкасында урнашкан. Үзегезгә ошаган катнашучыны сайлап, аның исеме янындагы түгәрәккә басарга һәм тавыш бирүне түбәндәге "Әйе" төймәсенә басып расларга кирәк. Шулай ук комментарийлар җыю да дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, һәр комментарий өчен тавыш бирү нәтиҗәләренә өстәмә...
-
«Көзге муллык»: 19 нчы конкурсант Гөлсинә Гәрәйшина
Газета укучыларыбызның аеруча да яратып, «тәмләп», үзебезчә якын итеп исәнләшеп керүләре - җаннарыбызга әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек бирә. Сәет авылыннан ук килгән Гөлсинә апа Гәрәйшина белән дә нәкъ шулай булды. «Кызлар, исәнмесез! Хәлләрегез ничек? Нинди яңалыкларыгыз бар?» - дип килеп керде ул безнең янга. Тиз генә хәл-әхвәлләрне белешкәч, бәйгедә катнашырга...
-
«Көзге муллык»: 18 нче конкурсант Гөлисә Галиева
Калмия авылыннан Гөлисә ханым Галиева бәрәңге бакчасыннан шәп экспонат тапкан. Менә нәрсә яза ул безгә: «Сезнең газетада конкурс икәнен укыдым да, бакчабызда бәрәңге алганда тап булган бер бәрәңгене җибәрергә булдым. Велосипедка утырган малайга охшаган ул. Үзем гомер буе колхозда сыер саудым. Хәзер лаеклы ялда, Калмия мәдәният йортында эшләп килүче «Киңәш»...
-
«Көзге муллык»: 16 нчы конкурсант Айсылу Нуретдинова
Быел Тукай районы халкы бакчасында матур-матур кишерләр чыгып кына тора. Менә Күзкәй авылыннан Айсылу да редакциябезгә шушындый кишерләр җибәргән һәм шигъри юллар да өстәгән. Айсылу апабызның Бакчасында үстек без, Кайсыбыз шифалырак, Бәлки әйтеп бирерсез?!
-
«Көзге муллык»: 15нче конкурсант – Индира Шайхаттарова
Күзкәйдән Индира ханым Шәйхаттарова чын мәгънәсендә көзге муллык фотосын җибәргән. Хатында мондый сүзләр бар иде: «Менә бу «чибәре» каян килгән! Махсус китереп чыгарылган бизәк тә түгел югыйсә... Аллаһының кодрәте киң дә соң! Ниләр генә тудырмый. Аллага шөкер!».
-
"Көзге муллык": 14нче конкурсант – Роза Сабирова
Күзкәй авыл җирлегеннән ветеран-укытучы Роза Гәрәй кызы Сабирова редакциябезгә түбәндәге эчтәлекле хат юллады: «Исәнмесез, хөрмәтле редакция. Быел да, һәрьелдагыча, яшелчәләрдән мул уңыш җыеп алдык. Кишер дә бик мул булды. Уңышны җыйганда бер бик кызыклы экспонатка тап булдым. Һаай! Табигать нинди генә могҗизалар тудырмый... Үзебезнең ишле гаиләне, балалык елларын хәтерләтте ул...
-
«Көзге муллык»: 5 нче конкурсант Юлия Тупикова
Юлия Тупикова Бәтке авылыннан. Балалар бакчасында пешекче булып эшли. Ләкин гади генә пешекче түгел ул, һәрнәрсәдә матурлык эзли. Конкурска җибәргән яшелчәләр дә нәкъ шушы эш вакытында килеп чыккан нигъмәтләр.
-
«Көзге муллык»: 13нче конкурсант Альфира Исхакова
Альфира ханым Исхакова Сәмәкәй авылының мәдәният йорты директоры булып эшли. «Без кызларым белән бакча эшләрен яратабыз. Бергәләшеп бакчабызда җиләке-җимеш, төрле яшелчәләр үстерәбез, аларны карап, тәрбияләп торабыз, сулар сибәбез. Быел бакчабызда менә шундый чәчәк помидорлар үсте. Аларны бигрәк тә кызларым Әлфинә белән Альбина карап үстерделәр. Бу табигать матурлыгын газета укучыларына да...
-
«Көзге муллык»: 4 нче конкурсант Светлана Мөбәрәкшина
Светлана Яр Чаллы шәһәреннән. Әти-әнисе Рәзинә белән Фирдан Гаттаровлар Калиновка авылыннан. «Хуҗалык бик зур, һәр ялда авылга кайтабыз, бакча эшләрендә әти-әнигә булышабыз. Шушы кишерне дә үзебезнең бакчадан алдык», - дип язды безгә Светлана.
-
«Көзге муллык»: 12 нче конкурсант Равия Галимова
Конкурсыбызга кишерләр күп килә. Әҗмәкәй авылыннан Равия Галимова да бакчасыннан менә шушындый гаять тә күп чатланган кишерләр уңышы алган. «Нәрсә дип атыйсың инде бу галәмәтне, белмим», - дип җавап бирде Равия ханым әлеге табигать могҗизасының атамасын сорагач. Шуңа күрә без аны үзебезчә «Килбәтсез чатлы кишер» дип атадык.
-
«Көзге муллык»: 11 нче конкурсант Иван Козлов
- Сезнең газетада өр-яңа конкурс үтә дип ишеттек. Дөресме ул? - дип килеп керде редакциябезгә Комсомолец поселогыннан Иван Козлов. Иван Сергеевичны бик яхшы каршы алдык, «Көзге муллык» дип аталган бәйгебез турында сөйли дә башладык. Ул, шуны гына көтеп торган сыман, пакетыннан олы кишер чыгарып та куйды. Көлергәме, сокланыргамы - бөтенебез...
-
«Көзге муллык»: 7 нче конкурсант Регина Махнева
Иске Җирекле авылыннан Регина Махнева чын мәгънәсендә көзге муллык фотосын җибәргән. «Бакчамны бик яратам, төрледән-төрле агачлар, җиләк-җимешләр, яшелчә-нигъмәтләр үстерәм. Гаиләмне, туганнарымны сыйлыйм», - ди Регина. Ул колл-центрда оператор булып эшли һәм, фотоларыннан күренгәнчә, бик шәп хуҗабикә. Нәкъ шуның өчен дә бакчасы Регина Махневага мәхәббәтен белдергән - бәрәңге алганда менә шушындый...