Редакция бәйгеләре рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Әниләргә мәдхия” конкурсы бүген кичке 9 да төгәлләнә
"Якты юл" газетасы сайтында Әниләр көне уңаеннан "Әниләргә мәдхия" конкурсы оештырылды. Бик кыска вакыт эчендә барлыгы 7 катнашучыдан фотолар һәм котлаулар кабул итек. Алар сайтта урын алды, шулай ук бер өлеше газетада да чыкты. Калганнары исә газетаның киләсе санында урын алачак. Конкурс барышында катнашучылар белән телефон аркылы да, электрон хатлар...
-
«Әниләргә мәдхия» конкурсының тавыш бирү этабы башланды
Газета сайтында «Әниләргә мәдхия» конкурсы катнашучыларына тавыш бирү башланды. Сайтның уң як колонкасында сез үзегезнең күңелегезгә хуш килгән әниләргә үз тавышыгызны бирә аласыз. Җиңүчеләрне ачыклауда шулай ук комментарийлар да зур роль уйный. Катнашучы турында язылган материалга комментарий калдырып, өстәмә 10 балл алып була. Көненә бер IP адрестан бер генә комментарий...
-
Әниләргә мәдхия – Иске-Байлар авылыннан Гөлнәзирә Харисованы кызлары Гөлназ-Гүзәл котлый
Юллар кебек озын булсын, әнием, гомерләрең. Әни… Нинди олы сүз бу! Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә....
-
Әниләргә мәдхия – Яңа Мусабайдан Фелүрә Зарипованы кызы Гөлфирә тәбрик итә
1937 елның 10 декабрендә Тукай районы Хуҗи авылында ике малай янына, әти-әнисен сөендереп, бер кыз бала дөньяга аваз сала. Ул кечкенә кызчыкка Фелүрә исеме кушалар. Бу Фелурә исемле кызчык - минем әнкәем. Алтыным, газизем, сине чын күңелдән әниләр көне белән тәбрик итәм. Әнкәй, син дүрт балаңа яшәү бүләк иттең. Ләкин,...
-
Әниләргә мәдхия – барлык әниләрне Калмия балалар бакчасы нәниләре тәбрик итә
Син, әнием, безнең өчен Бу дөньяда бер генә. Елмайганда йөзләреңнән Бар өйгә нур бөркелә. Иң кадерле кешебез син, Сөекле әниебез. Син булганга без бәхетле, Тыныч, рәхәт яшибез. Тукай районы, Калмия авылы "Күгәрчен" балалар бакчасы.
-
Әниләргә мәдхия – Мусабай Заводтан Марина Хәмидуллинаны кызы Альбина котлый
Ана - бөек исем, Нәрсә җитә ана булуга! Хатыннарның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке - ана булуда!.. дип язган бөек шагыйребез Һади Такташ. Үсә барган саен без әниләребезнең никадәр кирәклеген, алардан башка дөньяның яме булмаганлыгын күбрәк аңлый барабыз. Алар безнең җан юлдашыбыз, җил-давыллардан саклаучы калканыбыз, терәгебез. Син безнең өчен көн-төн эшлисең,...
-
Әниләргә мәдхия – Мусабай Завод авылыннан Гөлсәрия апаны балалары тәбрик итә
Таң. Тәрәзәдән беренче кояш нурлары күренеп килә. Җылы, йомшак. Өйгә тәмле бәлеш исе таралган. Мин җәннәттә бугай. Әйе, хактан да, мин өйдә. Ниһаять, озын эш атнасы узып, барыбыз да өйдә - Әни янәшәсендә җыелыштык. Бары шушы урында гына үзеңне тулысынча бәхетле итеп хис итәсең, чөнки монда иң кадерле, иң яраткан...
-
Әниләргә мәдхия – Яңа Мусабайдан Рүзилә әнисе Санияне тәбрик итә
Табигатьнең иң матур бер почмагында - Тукай районы Яңа Мусабай авылында 1941 нче елның 10 нче декаберендә Хөснулла һәм Фәрхидоха гаиләсендә 7 нче бала булып бер кыз дөньяга килә. Бу сабыйга Сания дип исем кушалар. Кадерле әнкәебез, сине әниләр көне белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, тазалык, җан тынычлыгы телибез. Озак...
-
Әниләргә мәдхия – Лилия әнисе Зәмзәмияне тәбрик итә
АНА - нинди бөек исем! Нәрсә җитә АНА булуга. Хатын-кызның бөтен матурлыгы, Бөтен күрке - АНА булуда! Әни ул җир йөзендә иң олы мәхәббәткә, хөрмәткә лаеклы кеше. Һәм мин үземнең Иске Җирекле авылында торучы кадерле әнием - Зәмзәмия Вәлиуллинаны Әниләр көне белән тәбрик итәм! Мәрхәмәтле, игелекле газиз әниемә саулык-сәламәтлек, озын...
-
«Әниләргә мәдхия» – Газета сайтында яңа бәйге башланды
26 ноябрь - Әниләр көне уңаеннан укучыларыбызга уникаль мөмкинлек тәкъдим итәбез. Әниләрегезгә булган барлык матур теләкләрегезне, җылы хисләрегезне фото белән бергә безгә язып җибәрегез, аларның һәрберсе сайтыбызда урын алачак. Шулай ук газета битләрендә дә бастырылачак. Килгән һәр фото «Әниләргә мәдхия» дип исемләнгән яңа конкурсыбызда катнаша. Җиңүчеләребез бу юлы өчәү булачак....
-
Кәрим Тинчурин исемендәге театр гастрольләре уңаеннан уздырылган конкурсның җиңүчесе билгеле булды
Газета сайтында Кәрим Тинчурин исемендәге театрның Яр Чаллы шәһәрендәге гастрольләре уңаеннан рәсемасты бәйгесе уздырылды. "Назлы кичү" спектакленнән бер күренешкә рәсемасты язарога кирәк иде. Әлеге бәйгедә Гүзәл исемле укучыбыз җиңүче дип табылды. Аңа 14 ноябрь көнне булачак "Ак тәүбә, кара тәүбә" спектакленә 2 кешелек чакыру билеты тапшырабыз!!! Исегезгә төшерәбез, театрның спектакльләре...
-
Өр-яңа конкурс старт алды! Рәсем асты уйларга кирәк!
Кадерле укучыларыбыз! Сезгә бу юлы сәнгатә конкурс тәкъдим итәбез. Бик тиздән - 13, 14 ноябрь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Яр Чаллы шәһәрендә гастрольләре була. Тинчуринлылар тамашачы хозурына "Назлы кияү" һәм "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" музыкаль комедияләрен тәкъдим итәчәк. Спектакльләр "Энергетик" мәдәният сараенда...
-
«Көзге муллык» бәйгесендә Теләнче Тамактан Ландыш Җәмилова җиңде
Газета сайтында ай дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге белән берлектә оештырылган «Көзге муллык» конкурсы барды. Барлыгы 19 катнашучы үзләренең төрледән-төрле фотоларын җибәрде, алар һәрберсе сайтта һәм газетада чыгып барды. Конкурсыбызның химаячесен Кнәз авылы клуб җитәкчесе Тамара Тузеева тәкъдим итте. Аның матди ярдәме белән супер-бүләк - аш-су әзерләүдә бик кирәкле...
-
«Көзге муллык» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды!
Газета сайтында ай дәвамында Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге белән берлектә оештырылган «Көзге муллык» конкурсы барды. Барлыгы 19 катнашучы үзләренең төрледән-төрле фотоларын җибәрде, алар һәрберсе сайтта һәм газетада чыгып барды. Конкурсыбызның химаячесен Кнәз авылы клуб җитәкчесе Тамара Тузеева тәкъдим итте. Аның матди ярдәме белән супербүләк - аш-су әзерләүдә бик кирәкле...
-
«Көзге муллык»: 17нче конкурсант – Дарья Портнова
Шилнәбаштан Даша - конкурсыбызның иң яшь катнашучысы. Аңа 7 яшь. Хатында ул болай язган: «Әнием Еленага һәм абыем Женяга мин уңыш җыюда ярдәм итәм. Бергәләп бәрәңге алганда үрдәк формасындагы ике бәрәңгене күреп алдым. Менә шушы була инде ул көзге муллык».