Редакция бәйгеләре рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Кышкы матурлык» – 10нчы катнашучы Ангелина Фокина
Ангелина Яр Чаллы шәһәреннән. Тукай районындагы хәбәрләр белән кызыксынып, социаль челтәрләр аша танышып бара икән: «Мин кышны матур, сихри табигатьле булганы өчен яратам. Бәйгегә үзем төшергән иң яраткан фотосурәтне җибәрәм».
-
«Кышкы матурлык» – 11 нче катнашучы Диләрә һәм Дилүс Арслановлар
Югары Суыксу авылыннан 8 яшьлек Диләрә һәм 6 яшьлек Дилүс Арслановларәниләре белән бергә менә шушындый искитмәле өй ясаган. Бу - Кыш Бабайның йорты. Бүгенге көндә бу өйнең берсе мәктәптә, ә икенчесе балалар бакчасында матурлык өстәп тора.
-
«Кышкы матурлык» – 3нче катнашучы Булат Кәримов
Булат Белоус авылыннан. Конкурска менә шушындый мичнең фотосын җибәргән. Кышкы озын кичләрдә җылы мич янында әби әкиятләрен тыңлап утыру үзе бер ләззәт инде. Үзенең хатында Булат менә нәрсәләр язган: «Миңа 7 яшь. Кече Шилнә авылы мәктәбендә I сыйныфта укыйм. Бу эшләнмәне без әнием белән ясадык, көн буе диярлек тырыштык. Кышны,...
-
«Кышкы матурлык» – 9 нчы катнашучы Нургалиева Алсу
Иштирәк авылыннан Нургалиева Алсу бик булган кыз булып чыкты. Ул безгә бик күп кул эшләнмәләре фотоларын җибәрде. Үзенең хатында ул менә нәрсә яза: «4 нче сыйныфта укыйм. Буш вакытларымда кул эшләре белән шөгыльләнәм. «Кышкы матурлык» конкурсына мин үземнең күңел биреп ясаган эшләремне җибәреп карарга булдым. Бик зур рәхмәт! Сәламәт булыгыз!...
-
«Кышкы матурлык» – 8 нче катнашучы Мәрдәнов Инсаф
Түбән Суыксу авылыннан Инсаф Мәрдәнов үзенең әнисе һәм әтисе белән менә шушындый үзенчәлекле Кар Бабай ясаган. Мондый Кар Бабай яз җиткәч тә эремәячәк. Инсафка 9 яшь, аның Кар Бабае бүгенге көндә мәктәпне саклау белән мәшгуль.
-
«Кышкы матурлык» – 7 нче катнашучы Самира Хаматова
Кувады авылыннан Самира Хаматовага 5 яшь. Газета уздырган конкурска ул әнисе белән бергә эшләгән Яңа ел гүзәле - яшел чыршы эшләп җибәргән. Шулай ук 2018 ел символы соры этне дә Самира үзенең әнисе Лилия белән ясаган.
-
«Кышкы матурлык» – 6 нчы катнашучы Лилия Хәмитова
Иске Абдул авылыннан Лилия Хәмитова кул эшләре белән мавыга. "Әз генә буш вакытым булу белән, шундук бәйләргә, чигәргә утырам", - дип яза ул үзенең хатында. Әлеге Яңа ел чыршысын ул улы Раил белән бергә ясаган. "Улым хәзер бик зур инде, 4 яшь, минем булышчым", - дигән Лилия.
-
«Кышкы матурлык» – 5 нче катнашучы Азалия Нәҗипова
Яңа поселогыннан Азалия Нәҗипова Яңа ел уңаеннан менә шушындый бүләкләр әзерләгән. Әлбәттә, аңа әнисе дә булышкан: - Миңа 8 яшь, Яңа поселогы мәктәбендә укыйм. Бу эшләнмәләрне без әнием белән бергә ясадык. Мин кышны бик яратам чөнки кыш көне Яңа ел бәйрәме була һәм Кыш бабай белән Кар кызы килә. Кышкы...
-
«Кышкы матурлык» – 4 нче катнашучы Ландыш Сабирова
Теләнче Тамактан Ландыш Сабирова безгә искитмәле кул эшләнмәләрен фотога төшереп җибәргән. Аңа 31 яшь. Үзе турында ул болай яза. Минем яраткан кул эшләрем (хобби) бик күп. Шуларның берсе - бәйләү һәм рәсем ясау. Бәйләнгән курчакларымда минен кул җылысы, барысын да бик яратып, күңел биреп ясыйм. Рәсемнәрем майлы буяулар белән ясалган,...
-
«Кышкы матурлык» – 2 нче катнашучы Камил Кәлимуллин
Тукай районы Боерган авылында яшәүче Кәүсәрия Гәрәеваның оныгы Камил Кәлимуллин балалар бакчасына менә шушындый кул эшләнмәләре ясап алып барган. Бер метрлы биеклектәге чыршы мамык дискларыннан ясалган. Кар Бабайның озынлыгы да 1 метр, анысы җепләрне катырып әзерләнгән. Әлеге Кыш бабай исә пластик калаклардан һәм 5 литрлы пластик савыттан ясалган. Ә бу...
-
«Кышкы матурлык» – 1 нче катнашучы Самир Сөендеков
Куады авылыннан 8 яшьлек Самир безгә менә шушындый кар сарае фотосын җибәрде. Бу Кыш Бабайның өе. Шушы кар сараенда ул үзенең җәен уздыра икән.
-
«Кышкы матурлык» – Газета сайтында яңа конкурс башлана
Укучыларыбыз! Ап-карлар явып тирә-ягыбызны сафлыкка күмде, табигать йомшак юрганын япты. Шушы матурлыкка хозурланып, сезнең өчен өр-яңа конкурсыбызны башлап җибәрәбез. «Кышкы матурлык» дип атала. Бәлки сезнең кыш, Яңа ел темасына ясалган берәр кул эшләнмәсе бардыр, бәлки сез кышкы табигатьнең гүзәл бер мизгелен фотога төшереп алгансыздыр, ә бәлки бик матур итеп рәсем...
-
«Әниләргә мәдхия» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
Газета сайтында (tukai-rt.ru) Әниләр көне уңаеннан «Әниләргә мәдхия» исемле конкурс оештырылды. Барлыгы җиде укучыбыздан фотолар, котлаулар кабул иттек. Бәйге шартлары буенча баллар тавыш бирүдән һәм комментарийлар язудан җыелды. Шунысын искәртик, тавыш бирү процессы тулысынча автоматик рәвештә, безнең катнаштан башка бара. Оештыручылар бары тик тавыш бирүгә старт бирә һәм туктата гына....
-
“Әниләргә мәдхия“ конкурсының җиңүчесе билгеле булды
"Якты юл" газетасы сайтында Әниләр көне уңаеннан "Әниләргә мәдхия" исемле конкурс оештырылды. Барлыгы җиде укучыбыздан фотолар, котлаулар кабул иттек. Аларның һәрберсе сайтта урын алды. Конкурс шартлары буенча баллар тавыш бирүдән һәм комментарийлар язудан җыелды. Шунысын искәртик, тавыш бирү процессы тулысынча автоматик рәвештә, безнең катнаштан башка бара. Оештыручылар бары тик тавыш...
-
“Әниләргә мәдхия” конкурсы төгәлләнде, хәзерге вакытта баллар санала
Укучыларыбыз, алдан хәбәр иткәнебезчә, сайтта барган конкурсыбыз төгәлләнде. Сайттан тавыш бирү алынды. 21.00 сәгатькә булган күрсәткечләрнең скрин күчермәсе алынды. Шушы вакыттан соң язылган комментарийлар сайтка чыгарылмаячак. Хәзерге вакытта тавышларны санау, комментарийларның IP адресларын тикшерү процессы бара. Җиңүчеләрне исә иртәгә сайтта игълан итәрбез. Әйтергә кирәк, катнашучыларыбыз 7 генә булса да, конкурс...