Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең 10нчы катнашучысы

Күзкәй авылыннан Гөлнара Сәхәпова. Ул редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат юллады: - Мн Күзкәй авылының «Таңбатыр» балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. «Сәләтсез бала булмаган кебек, сәләтсез бер генә кеше дә була алмый», - дип уйлыйм мин. Минем әбиләрем бик оста пешекче, танылган палас сугучылар, ә бабаларым алтын куллы балта осталары иде....

Күзкәй авылыннан Гөлнара Сәхәпова. Ул редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат юллады:

- Мн Күзкәй авылының «Таңбатыр» балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. «Сәләтсез бала булмаган кебек, сәләтсез бер генә кеше дә була алмый», - дип уйлыйм мин. Минем әбиләрем бик оста пешекче, танылган палас сугучылар, ә бабаларым алтын куллы балта осталары иде. Каенанам бик матур итеп чигү чикте, бәйләм бәйләде. Кибеттән алган кофталарны шул ук көнне сүтеп, үз бизәкләре белән бәйләп кия иде.

Бүгенге көндә хуҗалыгыбызда барлык эшләрне дә үз көчебез белән башкарабыз. Тормыш иптәшем барлык агач, төзелеш эшләрен үзе эшли, балалар ярдәм итәләр. Ә мин, үз чиратымда, гаиләмне тәмле ризыклар белән сыйлыйм. Үз халкыбызның милли ризыкларына өстенлек бирәм, чөнки гаилә белән түгәрәк өстәл артында җыйналу гына түгел ул, ә тәрбия чарасы да. Балалар кечкенәдән үк халкыбызның гореф-гадәтләрен, табын күрке булган икмәк, бәлеш, өчпочмак, кош теле, чәкчәк һәм башка сыйлар барын күреп, татар икәнлекләренә горурланып үсәләр.

Авылыбыз чәкчәк пешерү осталары белән танылган. Мин аларны бик хөрмәт итәм, эшләренә сокланам. Шушы җирлектә яшәп, бу һөнәрне мин дә үз иттем. Инде 20 елдан артык туганнарым, дусларым, гаиләмне чәкчәк белән сыйлап сөендерәм. Чәкчәк мул, барча кешеләргә дә җитеш булырга тиеш. Яхшы кәеф, изге уйлар белән, «биссмилаңны» әйтеп пешерсәң, ул бигрәк тә тәмле була.

Камыр өчен: алдан катырылган 20 тавык йомыркасын җебетеп туглыйсың, аңа калак очы белән чәй содасы, 1 кг югары сортлы онны аз-азлап салып камыр басасың. Камырны 1,5 см калынлыкта җәеп, тастымал белән каплап, 30 минутка куясың. Әзер камырны 2 смлы тасмаларга кисеп, вак кисәкләргә бүлеп чыгасың. Иләктә иләп төшләрне кызмаган майга салып кабартасың. Тишек чүмечтә майдан саркытып, чиста чүпрәк өстенә салып барасың. Төшләр пешеп чыккач бал әзерлисең.

Бал өчен: 700 грамм балны кәстрүлгә салып әкрен утта җылытасың, аңа 400 грамм шикәр комы өстәп кайнатасың. Бал салкын суга салгач, шар формасын алса, димәк чәкчәкне өя башласаң да була.

Зур кәстрүлдәге кайнар су эченә кечкенәрәк, төшләр салынган кәстрүлне утыртасың. Бал белән коендырып төшләрне болгатканнан соң, савытка билгеле бер формага китереп өеп барасың. Төшләр кулга ябышмас өчен, кулларны әз генә салкын суга чылатып аласың. 20-30 минуттан чәкчәк өелеп бетә. Сезнең хезмәтегезгә бәя - ул якыннарыгызның елмаеп, чәй табыны артында җыйналуы. Пешергән ризыкларыгызны куанып ашарга язсын! - диелгән иде Гөлнара ханымның хатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев