Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Игелек

Күңел шулай кушты...

– Ураза аеның соңгы көннәрендә районның өлкәннәре өчен дә изгелек эшлисе килеп китте, – ди Тукай районының инвалидлар hәм ветераннар оешмасы рәисе Фәйрузә Вәҗиева.

Ул районның инвалидлар hәм картлар йорты директоры Илфак Мөхәммәтовка мөрәҗәгать белән чыга.

«Сез җитәкләгән картлар йортында өлкәннәр өчен ифтар ашын үткәрик әле», – дип тәкъдим итә ул. Әлбәттә, җитәкче аның изге башлангычын хуплый.

– Дәррәү килеп, барыбыз да җыелып районның картлар hәм инвалидлар йортында гомер кичерүче өлкән яшьтәге апа-абыйлар өчен ифтар ашын үткәрдек. Теләнче Тамак авылыннан Нияз хәзрәт тә килде. Корьән укыды, вәгазьләр сөйләде. Әби-бабайларыбызның күңеле булды, алар һәммәбезгә дә рәхмәт сүзләрен җиткәрде, – ди Фәйрүзә Фаязовна.

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Тукай районының инвалидлар hәм картлар йортында 55 кеше яши. Иң яшенә 44 яшь булса, иң өлкәне тиздән 87 яшен тутыра. Интернатта аларга 33 кеше хезмәт күрсәтә.

– Әлбәттә, монда яшәүчеләрнең һәрберсенең үз язмышы, үз тормышы. Берсе дә монда рәхәт тормыштан туеп килмәгән. Шул ук вакытта караучысыз калган кешеләрне сыендырырга ярый әле районыбызда шушы картлар һәм инвалидлар йорты бар. Ни генә дисәң дә, биредә алар игътибар һәм хәстәрлек белән уратылган, – ди Фәйрүзә ханым.

Әйе, мондый очрашулар өлкәннәребезнең тормышына ямь өсти. Шуңа күрә ялгызларның, өлкәннәрнең хәлен белешү, ярдәмләшү кебек изге эш-гамәлләр көндәлек тормышыбызда да күркәм гадәткә әверелсен, ә изге эшләрне башкаручыларга саваплар булып кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев