31 декабрь 2016 яңалыклары
-
«Бердәм Россия» Кыш бабае быел бүләкләрне мулдан өләште
Районыбызда «Алло, «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый» акциясен уздыру чын мәгънәсендә күркәм традициягә әйләнде. Быел да ул шау-гөр килеп 27 декабрь көнне район хакимиятендә узды. Кыш бабай үзенең ярдәмчесе, яраткан Кар кызы белән килгән иде.
-
Казаннан Ленар Сәйфиев Бикләндә узачак үзенчәлекле Яңа ел бәйрәменә кайтып килә
Бүген кич Биклән авылында Яңа ел бәйрәме узачак. Музыкаль программа башка еллардан аермалы булачак, дип вәгъдә итә авылның мәдәният сарае директоры Рузилә Костина. Мәгълүм булганча, 2016 ел - кино елы булды, шуңа күрә кичке программада иң популяр сериалларның берсеннән кунаклар килүе көтелә. Мөхтәрәм персонажларга татар халкының барлык бәйрәмнәрне дә матур...
-
Бәйрәм бүләк иттеләр
Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, елдагыча, районда яшәүче физик мөмкинлекләре чикле балаларның йортларына барып, күчтәнәчләр тапшыра. Бу елны да физик мөмкинлекләре чикләнгән 21 сабыйга бүләк тапшырылды. Без дә, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм төбәкара «Спортлы хәрәкәт» («Спортивное движение») инвалидлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә Бәтке, Иске Җирекле, Яңа Мусабай һәм Түбән...
-
Узып баручы ел тукайлыларга шактый уңыш-сөенечләр китергән
Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев: - 2016 елда Тукай районы үзендә беренче тапкыр спортлы туризм буенча республика чемпионатын уздырды. Без 13 районнан килгән спортчыларны каршы алдык. Киләсе 2017 елда да әлеге чемпионат безнең районда узар дип көтелә. Тагын бер казаныш - Круглое Поле кызы Камилла...
-
Яңа елга әзерләнәбез
«Яңа ел» салаты Үзенчәлекле салат өчен 3-4 данә бәрәңге, 200 грамм ысланган тавык ите яки кальмар, 2 данә маринадланган кыяр, 3 данә йомырка, 1 данә алма, 150-200 грамм сыр, майонез, 1-2 тырнак сарымсак, тоз, төелгән борыч, бизәү өчен зәйтүн җимеше, кишер кирәк. Бәрәңге белән йомырканы пешереп, суынганнан соң эре, сырны...
-
Яңа ел шатлыклар алып килсен!
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәт, хокук саклау органнары ветераннарын, уллары хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдат аналарын, якыннарын югалткан гаилә әгъзаларын якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм. Бәйрәм мөбарәк, ризык тулы өстәлләрегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык,...
-
Яр Чаллыда бәйрәм салюты сәгать 22:00 билгеләнгән
Гадәттәгечә, Яр Чаллы шәһәренең Азатлык мәйданында бәйрәм чаралары үткәрелә. Ул сәгать 19:00 башланыр дип көтелә. Шәһәрдәшләрне якынлашып килүче Яңа ел белән Яр Чаллы шәһәре башлыгы Наил Мәһдиев котлаячак. Төгәл 22:00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең Азатлык мәйданында Яңа ел салюты булачак, дип хәбәр итә Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты.
-
Тукай районы Казаклар авылында бәйрәм мизгелләре (видео)
-
Яңа ел белән!
2016 ел тарихка китеп бара, якты өметләр, киләчәккә зур ышаныч белән 2017 елга аяк басабыз. Тиздән Кремль курантлары районыбыз елъязмасында данлыклы тагын бер елны артта калдыра. Республика агросәнәгать тармагында, җитештерү комплексында уңышлы программалар эшли. Һәм бу гамәлләрдә безнең район да актив катнаша. Быел 141 мең 969 тонна уңыш җыеп алынды....
-
Таулар авылында гаҗәеп кызыклы Чыршы бәйрәме уздырылды
Күңелле биюләр, шаян скетчлар, башваткычлар,кызыклы уеннар белән үрелеп барган бәйрәмне әзерләгән кызларыбыз-килендәшләр - Таулар авылы клубы мөдире Илүзә Гильметдинова белән Зөлфирә Солтановага, укытучы Заһира Әхкыяметдиновага рәхмәтләребезне юллыйбыз. Әлеге бәйрҗм бөтен кешенең дә күңеленә хуш килде, барысы да бик канәгать калды, дип хәбәр итә безгә Боерган авылының китапханә мөдире Флүзә Сәлимова.
-
Гыйнвар аена намаз вакытлары
Көн Иртәнге намаз Кояш чыга Зәвәл Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы Кыйбла Таң беленә Мәчет- ләрдә укыла 01.01.2017 05:40 06:29 07:59 11:34 11:34 13:21 15:08 17:05 13:01 02.01.2017 05:39 06:29 07:59 11:34 11:34 13:22 15:09 17:07 13:02 03.01.2017 05:39 06:29 07:59 11:34 11:34 13:23 15:11 17:08 13:02...