Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Яңа елга әзерләнәбез

«Яңа ел» салаты Үзенчәлекле салат өчен 3-4 данә бәрәңге, 200 грамм ысланган тавык ите яки кальмар, 2 данә маринадланган кыяр, 3 данә йомырка, 1 данә алма, 150-200 грамм сыр, майонез, 1-2 тырнак сарымсак, тоз, төелгән борыч, бизәү өчен зәйтүн җимеше, кишер кирәк. Бәрәңге белән йомырканы пешереп, суынганнан соң эре, сырны...

«Яңа ел» салаты

Үзенчәлекле салат өчен 3-4 данә бәрәңге, 200 грамм ысланган тавык ите яки кальмар, 2 данә маринадланган кыяр, 3 данә йомырка, 1 данә алма, 150-200 грамм сыр, майонез, 1-2 тырнак сарымсак, тоз, төелгән борыч, бизәү өчен зәйтүн җимеше, кишер кирәк.

Бәрәңге белән йомырканы пешереп, суынганнан соң эре, сырны исә вак угычтан уарга. Кыярны, тавыкны саламлап яки шакмаклап турарга. Алманы чистартырга, эре угычтан уып, каралмасын өчен өстенә лимон согы сирпергә. Иң яхшысы, алманы салатны ясаган вакытта гына угычтан уыгыз. Алма яратмыйсыз икән, салатка аны салмаска да була. Майонезны сарымсак белән болгатырга. Салатны катламлап ясарга кирәк. Һәр катламы саен сарымсаклы майонез сыларга.

Беренче катлам: бәрәңге, аннары туралган кыярның яртысы, ысланган тавык ите яки кальмар, соңыннан калган кыяр. Бишенче катламга йомырка, аннары алма (теләгән очракта), җиденче катлам итеп сыр сибәргә.

Өстен майонез белән сылаганнан соң зәйтүн җимеше, кишер белән сәгать кебек бизәргә.

«Цезарь» салаты

Кирәк: тавык ите - 300 грамм, ак ипи - 2-3 телем, пекин кәбестәсе, салат яфраклары, сыр (пармезан яки пошехон) - 100-150 грамм, помидор - 2 данә, гөмбә - 200 грамм.
Соус: майонез - 150 грамм, көнбагыш яки зәйтүн мае, изелгән сарымсак - 3 төш, горчица - 1 чәй кашыгы, тоз, борыч, лимон согы - 1 аш кашыгы.
Тәмләткечләр белән кыздырылган тавыкны, туралган пекин кәбестәсен, кул белән генә ертылган салат яфракларын, шакмаклап туралган помидор, кыздырылган гөмбәне болгатабыз. Соус кушып туглыйбыз. Ипине турап, тавык кыздырылган майда кыздырып алабыз. Салат өстенә салабыз. Уылган сыр сибәбез. Өлешләрне дүрткә бүленгән йомырка, петрушка, укроп, зәйтүн белән бизибез.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев