30 апрель 2017 яңалыклары
-
Районда беренчеләрдән булып чәчүгә "Биклән" җитештерү кооперативы кереште
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов хәбәр итүенчә,кооператив кырларында солы культурасы чәчәләр. Шулай ук, "Чаллы Яшелчәсе+" хуҗалыгы бүгенге көндә көздән туңга сөрелгән җирне тырмалауны тәмамлады.Хәзер хуҗалыкта кишер, чөгендергә ашламалар кертү эше бара.Хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов сүзләренчә, яллардан соң чәчүгә керешергә ниятлиләр. Беренчеләрдән булып басуда арпа чәчеләчәк.
-
Чыбыкча ялгау пычагы ярдәм итәчәк
Чын бакчачыга бакча пычагы кирәк булмый калмый, чөнки агачларның зарарланган урыннарын кисеп тору зарур. Кышлаган агачларга төрле авырулар, кояш нурлары һәм кимерүчеләр зыян китерергә мөмкин.
-
Гомер агышы мизгелләрдән тора
Сугыш... Ул китергән фаҗигалар, авыр югалтулар кайтавазы сугыш еллары балаларын гомер буе озата килә. Инде алар да 80-90 яшькә җитеп бара. Ул чорның газаплары, тылда фронт тоткан әлеге буынның хезмәт батырлыгы, туган илгә чиксез бирелгәнлеге, төзәлмәс йөрәк яралары турында күпме әсәрләр иҗат ителде, фильмнар төшерелде. Әмма бу, суы кипмәс тирән...
-
Янгын сүндерүчеләр тормыш сагында
30 апрель - батырлык, кыюлык һәм түземлелек кебек асыл сыйфатлары белән аерылып торган кешеләрнең - янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме буларак бәйрәм ителә. Теләнче Тамак авылында урнашкан янгын-коткару посты - чын профессионаллардан торган кечкенә генә коллектив. Биредә тәвәккәл, фидакарь кешеләр эшли, бүген алар халыкның иминлеге сагында торалар. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, без,...
-
Май бәйрәмнәрендә өстәмә өч көн ял көтә
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Яз һәм хезмәт бәйрәмендә быел өч көн ял итәчәкбез - 29, 30 апрельдә һәм 1 Майда. Ә Җиңү көнендә тукайлыларны дүрт көн ял көтә. 6, 7 май - шимбә, якшәмбе, 8 майга (дүшәмбегә) 7 гыйнвардан калган ял көне күчә, 9...
-
Янгыннан саклау тармагы хезмәткәрләре бүләкләнде
Россия янгыннан саклау хезмәте көне уңаеннан күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллыда үткән тантаналы бәйрәмдә катнашты. Чарага тармакның бүгенге хезмәткәрләре, лаеклы ялдагы ветераннары чакырылган иде. Котлаулар концерт программасы белән үрелеп барды. Күзәтчелек эшчәнлегенең район хезмәткәрләре эше дә югары бәяләнде - бүлек башлыгы Александр Сухорук район башлыгы Васил Хаҗиевның Мактау...
-
Террорчылыкка каршы бергәләп көрәшергә чакырдылар
Террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышында май бәйрәмнәрендә террорчылык һәм экстремистлык гамәлләрен булдырмау максатында районда яшәүчеләрнең үзләренә дә көрәшергә чакырдылар. Район Эчке эшләр бүлегеннән Андрей Пономарев бу көннәрдә полиция тарафыннан төрле объектларга даими рәвештә рейдлар үткәрелеп торуын, мәгариф учреждениеләренә инструктажлар үткәрергә чыгачакларын билгеләп үтте. Җирлекләрдә шикле кешеләр күргәндә, мәсәлән, сакаллы, кыска...