Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гомер агышы мизгелләрдән тора

Сугыш... Ул китергән фаҗигалар, авыр югалтулар кайтавазы сугыш еллары балаларын гомер буе озата килә. Инде алар да 80-90 яшькә җитеп бара. Ул чорның газаплары, тылда фронт тоткан әлеге буынның хезмәт батырлыгы, туган илгә чиксез бирелгәнлеге, төзәлмәс йөрәк яралары турында күпме әсәрләр иҗат ителде, фильмнар төшерелде. Әмма бу, суы кипмәс тирән...

Күптән түгел Калмаш авылы мәдәният йортында үсмер еллары сугыш башланган чорга туры килеп, бөтен хыяллары җилгә очкан тыл һәм хезмәт ветераны, 91 яшьлек Хәлимә Гыймазованың сугыш темасына багышланган «Вакытсыз сулган чәчәкләр» китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Минем күңелгә бик якын бу китап. Беренчедән, үзем дә сугыш еллары баласы - анда язылганнар минем дә баштан кичкән. Икенчедән, Хәлимә апа күп еллар «Якты юл» газетасының актив хәбәрчесе булды, аның язмаларын йөрәгем аша үткәреп, газетага мин әзерләп бастыра килдем.

Сугыш чоры балаларының язмышында уртаклыклар күп. Ишле балалы гаиләләрнең ачлы-туклы көн күрүе, сәләмә киемнәр, черек бәрәңге «күмәче», алабута «пәрәмәче» - йөзләгән-меңләгән гаиләләрнең кичерешләрен автор үзенең, яшьтәшләренең тормышыннан чыгып яза алган. Инде укылган язмалар булса да, китап булып басылып чыккач, дулкынланып кабат-кабат укыдым. Күземнән яшь бәреп чыккан чаклар да, елмаеп укыган урыннары да булды. «Вакытсыз сулган чәчәкләр» китабын авыл тарихы дисәң дә була. Сугыш елларында көнне-төнгә ялгап, ач килеш колхозны, авылны саклап калган тыл хатыннарының, елый-елый урман кисәргә, торф чыгарырга киткән, анда салкын баракларда яшәп, яшьлек гөлләре чәчәк атмый коелган кызларның исемнәре мәңгеләштерелгән. Мең рәхмәт Ак әбекәйгә.

Соң, аның үз язмышы да күп хәсрәтле бит. Башлангыч белем генә алып кала алган, 40 елдан артык колхозда сыер савучы булып эшләгән. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр шул эшендә йөргәндә 5 яшьлек газиз баласы суга батып үлгән. Хәсрәт тавы өстенә ишелгәч, яралы йөрәген басар өчен, балалар йортыннан бер яшьлек ятим баланы тәрбиягә алганнар. Инде гаилә тигезләнде дигәндә ире - Вагыйзе яшьли дөнья куйган. Ул чагында тәрбиягә алган улы Илсурга нибары 4 яшь була. Ана улын ялгызы күтәрә. Күпне күргән төпле акыллы ана чын кеше итеп үстерә егетне. Йорт җиткереп, төп йортка уңган, булган килен төшерәләр. Фирдания изге күңелле, киленнән бик уңа әбекәй - ул аны үз анасыдай тәрбияли. Тик менә күпне күргән, күпне кичергән Ак әбигә тагын җир күтәрә алмаслык кайгы китереп бәрә - узган җәйдә комбайнда иген урырга киткән җиреннән юл хәвефенә очраган алтын баганасыдай 50 яшьлек улының мәетен алып кайталар...

Менә шундый язмышлы кеше «Вакытсыз сулган чәчәкләр» китабының авторы Хәлимә Гыймазова. Китапны тәкъдим итү кичәсе бәлки шуңа да искиткеч җылы мохиттә, теләктәшлек шартларында узгандыр. Аны Калмаш авылының китапханә мөдире Гөлсимә Салихова әзерләгән. Мәктәп балалары авторның шигырьләрен сөйләделәр, Рәзинә Мәгъсүмова аның «Сугыш еллары мизгелләре» дигән күләмле шигырен сөйләгәндә күзгә яшь килде. Әбекәйнең оныклары Чулпан белән Илүзә дә бик матур итеп шигырьләрен сөйләделәр.

Моңлы тавышлы җырчы Хәлимә апа авылның үзешчән сәнгатендә дә кайнап яшәде - көчле фольклор коллективы оештырды. Коллектив бүгенге кичәдә остазларына бик матур җырлар бүләк итте. Күзкәйдән килгән сәхнә ветераннары - җырчы, баянчы Рафис Хәсәнов, Кәүсәрия Хафизова китап авторын ихлас котладылр. Сыздырып баянда уйнап, җырлап җибәрмәсә, Рафис Хәсәнов була ди мени?! Үзенең яраткан җырын бүләк итте ул Хәлимә апага.

Район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов, Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина да китап авторына җылы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Төбәк китапханәчеләренең якын тирәдәге китапханәләрдә уза торган мондый чараларны үзара киңәшләшеп, бергәләп үткәрә торган гадәтләре барлыкка килде. Калмашка да Гөлсимәнең бай тәҗрибә туплаган хезмәттәшләре Кече Шилнәдән Илсөяр Крапивина, Күзкәйдән Тәнзилә Шәйхнурова, Калмиядән Энҗе Галиәхмәтова килгән иде. Китап ул - күңел көзгесе, тарихи елъязма. «Вакытсыз сулган чәчәкләр» китабының авторы Хәлимә Гыймазовага рәхмәт хисләрен җиткергәндә алар залдагыларга әнә шул хакыйкатьне җиткерергә тырыштылар.

Заһидә Нәбиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев