Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

Чыбыкча ялгау пычагы ярдәм итәчәк

Чын бакчачыга бакча пычагы кирәк булмый калмый, чөнки агачларның зарарланган урыннарын кисеп тору зарур. Кышлаган агачларга төрле авырулар, кояш нурлары һәм кимерүчеләр зыян китерергә мөмкин.

Әгәр дә зарарланган урын зур түгел икән, аны бакча кайнатмасы белән эшкәртеп, пакет белән бәйләп кую да җитә.

Әгәр зарарланган урыннан астарак яшь үсентеләр булса, аларның очларын зарарланган урынның өске өлешенә ялгап куегыз. Аның өчен яшь ботакның очын кыеклап кисегез һәм агач кәүсәсендә «Т» хәрефе рәвешендәге кисемгә ялгагыз.

Тагын да гадирәк ысул - чыбыкча ялгау. Чыбыкчаларның аскы һәм өске якларын кыеклап кисегез дә, кайрыга кәүсәнең зарарланган урыныннан астарак һәм өстәрәк ялгагыз. Башта чыбыкчаны аскы кисемгә урнаштырыгыз һәм чорнау тасмасы белән тыгыз итеп бәйләгез. Чыбыкчаларны пакет белән уратыгыз.

Юан булмаган агач кәүсәләренә (2-3 см) ике чыбыкча ялгарга. Ә шактый юан кәүсәгә һәр 5-7 см саен чыбыкча ялгау зарур. Чыбыкчалар урыныннан күчмәсен өчен, аларны ялгаган урында кечкенә кадакчыклар белән кадаклап куярга киңәш ителә.

Чыбыкчаларны урталай ярып ялгау яхшырак. Аның өчен пычак белән чыбыкчаны үзәгеннән буйга тигез итеп кисегез. Ялгаганнан соң аларны ялганмаларга тыгызлап бәйләп куярга кирәк һәм бәйләвеч тасмалар астыннан чыбыкчаларның күренеп тормавы зарур. Бәйләвеч тасмаларны вакыты-вакыты белән бушатып торырга кирәк.

Күперчек рәвешендә ялгау мөмкин булмаса, яшь агачны кисеп алыгыз. Шул чакта кәүсәнең аскы өлешендәге бөреләрдән бәбәкләр үсеп китәчәк, һәм иң юаны яңа ябалдаш хасыйл итәчәк. Ул бәбәк ялгау урыныннан өстәрәк булырга тиеш.

Алмагач һәм әрмет агачлары уянганчы аларның кайрыларында буразналар ясап чыгарга кирәк. 3тән 15 яшькә кадәр булган агачларның зарар килгән урыннары төзәлә башлаган җирендә әкренләп кенә кайры хасыйл була башлый һәм кояш пешекләре барлыкка килү куркынычы туа. Бакча пычагының очы белән кайрыны өстән аска таба 3 мм тирәнлегендә кисеп чыгыгыз. Буразналарны өзек-өзек итеп һәм бер-берсеннән 1-1,5 см ераклыгында ясагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев