27 апрель 2016 яңалыклары
-
Яңа Мусабайда мунчага ут капкан
Узган шимбәдә янгын сүндерүчеләр Яңа Мусабай авылында мунча януы турында хәбәр алалар. Участоктан дача урынына гына файдаланган хуҗалар ул көнне мунча ягып юыналар һәм кире шәһәргә кайтып китәләр. Кичке 6ларда аларга күршеләре мунча түбәләреннән төтен чыгуын хәбәр итә. Хуҗалар янгын сүндерүчеләргә шалтыраталар. Алар килеп җиткәндә мунчаның стенасы корымга баткан була....
-
Инспекторлар күзәтүенә балалар да эләкте
Дүшәмбе көнне ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен кисәтү һәм ачыклау максатыннан чираттагы «Тоннель» чарасын үткәрделәр. Аның барышында 87 беркетмә төзелде. Аның 2се - машина йөртү таныклыгыннан башка идарә иткән, 48е - тизлекне арттырган, 11е - куркынычсызлык каешын такмаган, 15е - номерлар укылмаган, 6сы - техник күзәтү...
-
Дөнья матур, илләр-көннәр имин булсын, ди ветеран
Чаң...Чаң!.. Моннан нәкъ 30 ел элек, нәкъ 26 апрельдә ил халкын хафалы чаң уятты: Чернобыль атом электр станциясендә шартлау булган. Ул мизгелдә авариянең колачын да, коточкыч югалтуларны да чамалап булмый иде әле. Интернет челтәреннән алынган мәгълуматларга караганда, Чернобыль һәлакәте китергән нәтиҗәләрне бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнашкан, аларның 30 меңе...
-
Район башлыгы урынбасары итеп Рөстәм Закиров сайланды
25 апрельдә Тукай муниципаль район Советының алтынчы утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, районның яшьләр парламенты һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 45 депутатның 38е килгән иде. Утырышны муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев алып барды.
-
Зиратларны чистарту өмәләренә чакырабыз
Ел саен яз килү белән авыл зиратларында өмәләр үткәрелә. Корыган агачларны кисәләр, биләмәне, каберлекләрне чүп-чардан арындыралар, хуҗасыз каберләрне тәртипкә китерәләр. Зиратлар безнең мәңгелек йортыбыз. 1-5 майда «Якты юл» газетасы һәм район мөхтәсибәте башлангычы белән авыл зиратларында өмәләр үткәрелә. Райондашларыбызны аларда актив катнашырга чакырабыз.
-
Чәчүне «Кама» агрофирмасы игенчеләре башлады
Узган атна дәвамында яуган яңгырлар районның кайбер басуларында эшне бераз туктатып торды. Дөрес, техника үтәрлек урыннарда игенчеләр күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыру, тырмалау, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау белән шөгыльләнә тордылар. Көннәр ачылып китүгә, бу атна башыннан кырлар тагын җанланды. Районда дүшәмбе көнне чәчү башланды. Беренче булып бу эшкә «Кама» агрофирмасы...
-
Шәхси архив материалларын районга тапшыра аласыз
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге гражданнарның шәхси архивларын җыя. Бу киләчәктә әлеге материалларны төрле публикацияләрдә, архив күргәзмәләрендә файдалану өчен кирәк. Районның архив бүлеге Яр Чаллы шәһәре, Яр буе Тукай урамы, 35 йортта урнашкан. Хәбәрләшү өчен телефон: 70-10-96.
-
Ольга Сурова дипломлы булды
Комсомолец авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова «Муниципаль идарә итүдә 2015 елның иң яхшы хезмәткәре» республика бәйгесенең «Яшәешне тәэмин итү системасының муниципаль хуҗалыгы» номинациясендә җиңүче дипломына ия булды. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров имзалаган әлеге бүләкне аңа район Советы утырышында район башлыгы Васил Хаҗиев тапшырды.
-
Тугызынчылар бердәм республика тесты тапшырдылар
25 апрель көнне район мәктәпләренең 9нчы сыйныф укучылары татар теле фәненнән бердәм республика тесты тапшырдылар. Круглое Поле мәктәбе базасында үткән сынауда барлыгы 246 укучы катнашты. Ә татар теле фәнен бер елдан кимрәк вакытта гына өйрәнгән 8 укучы имтиханны үз мәктәпләрендә методберләшмә укытучылары әзерләгән билет сораулары буенча тапшырды. Татар сыйныфларында укучылар...
-
Күзкәй мәктәбе укучылары Бөтенроссия “Пушкин укулары”иҗади бәйгесендә катнашты
Безнең Күзкәй урта мәктәбе укучылары дәрестән тыш уздырылган чараларда, бәйгеләрдә бик теләп һәм актив катнашалар. Алар катнашкан чараларның берсе - Бөтенроссия ачык (республикакүләм) "Пушкин укулары"иҗади бәйгесе. Бәйгегә укучылар һәм аларның укытучылары- түгәрәк җитәкчесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Майя Паллыева бик зур әзерлек эшләре алып бардылар. Майя Рашидовна һәр баланың...
-
Татарстан әләме һәр мәктәпкә эленергә тиеш
Татарстандагы барлык гомумбелем бирү оешмалары республика әләмен элергә тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы канунны имзалады. Әлеге канун ТР Дәүләт Советы утырышында 21 апрельдә кабул ителгән иде. Татарстан Президенты аны 23 апрельдә раслады, канун бүгеннән - басылып чыккан көненнән гамәлгә керә. Шулай итеп, дәүләт әләме гомумбелем бирү оешмалары биналарына,...