Чәчүне «Кама» агрофирмасы игенчеләре башлады
Узган атна дәвамында яуган яңгырлар районның кайбер басуларында эшне бераз туктатып торды. Дөрес, техника үтәрлек урыннарда игенчеләр күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыру, тырмалау, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау белән шөгыльләнә тордылар. Көннәр ачылып китүгә, бу атна башыннан кырлар тагын җанланды. Районда дүшәмбе көнне чәчү башланды. Беренче булып бу эшкә «Кама» агрофирмасы...
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән сишәмбе көнгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру бу көнгә 75 процентка, уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 42 процентка башкарылган.
Һәм менә, әйткәнебезчә, райондагы барысы 48 мең гектардан артык чәчүлек мәйданның 500 гектарына дүшәмбе көнне беренче орлыклар керде. Барлык чәчүлек җирләренең яртысына якыны - 23316 гектары «Кама» агрофирмасына туры килә. Районның Сарман ягындагы дистәләгән авылларын нәкъ менә шушы агрофирма берләштерә. Чәчү биредә «Новотроицкое» бүлекчәсенең арпа басуыннан башланды. Без барганда, көндезге сәгать 11ләрдә, авылга терәлеп торган басу янына агрофирма директоры Рәшит Хәбетдинов, агрономнар, Новотроицкое бүлекчәсе җитәкчесе Равил Илдарханов, механизаторлар, машина йөртүчеләр һәм башкалар җыелганнар иде инде. Чәчү агрегатлары басуга керергә әзер, йөк машиналары бөртекне алып килгән, аны агрегатның савытларына бушаталар.
Арпа культурасы бүлекчәдә барысы 1300 гектарда чәчелә, ә агрофирма буенча ул 3714 гектар мәйданны тәшкил итә. «Киң мәйданны алып бара торган менә бу «Хорш» чәчү комплексы белән быел беренче мәртәбә басуга чыгабыз. Аны тагып баручы Нью Холланд тракторыбыз да яңа. Арпаның супер элиталы «Раушан» сортын чәчәбез. Гомумән, «Кама» агрофирмасы басуларына үзебездә җитештерелгән югары репродукцияле орлыклар гына керәчәк», - дип аңлатып үтә бүлекчә җитәкчесе Равил Илдарханов.
Яңа техниканы хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторы Александр Суровка ышанып тапшырганнар. Чәчүдә беренче буразналарны, шулай итеп, агрофирмада гына түгел, районда да ул сызды. Аның артыннан ук арпа басуына шундый ук яңа чәчү агрегаты белән Фәнис Харисов керде. «Бер чәчү комплексы көненә уртача 100 гектарлап мәйданны әйләнергә сәләтле. Һава торышы сынатмаганда, якынча 10-15 көндә бөртеклеләрне чәчеп бетерербез дип уйлыйм», - дип үзенчә күзаллап карый Равил Фәйзелхан улы. Ә «Новотроицкое» бүлекчәсендә язгы сабан культуралары 4017 гектарны тәшкил итә. Алар - язгы бодай, арпа, борчак, кукуруз һәм ак люпин. Техник культуралар исә 2291 гектарны биләячәк. Аның иң күп өлеше узган елдагыча быел да чөгендергә биреләчәк.
Күренеп тора, игенчеләрнең кәефләре күтәренке. «Яңа техника үзе генә эш шартларын бик күпкә яхшырта. Механизаторлар, машина йөртүчеләр һәм башка хезмәткәрләр махсус эш киемнәре белән тәэмин ителгән. Ашатуга килгәндә, егетләргә әлегә көненә ике мәртәбә кайнар аш китерелә, эш сәгате озынайган очракта ул арттырылачак. Хезмәт хакын да вакытында түлиләр. Куелган нормага, эшкәртелгән җир мәйданына карап күпме алачакларын экономистлар хезмәткәрләргә аңлатты», - дип билгеләп үтә бүлекчә җитәкчесе.
«Новотроицкое» бүлекчәсеннән соң «Кама» агрофирмасы игенчеләре «Игенче» бүлекчәсендә дә чәчүгә керештеләр. Анда өч агрегат арпа басуына керде. Бүген исә, чәршәмбе, камалылар «Теләнче Тамак» бүлекчәсендә арпа, борчак, люпин чәчә башларга планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев