Күзкәй мәктәбе укучылары Бөтенроссия “Пушкин укулары”иҗади бәйгесендә катнашты
Безнең Күзкәй урта мәктәбе укучылары дәрестән тыш уздырылган чараларда, бәйгеләрдә бик теләп һәм актив катнашалар. Алар катнашкан чараларның берсе - Бөтенроссия ачык (республикакүләм) "Пушкин укулары"иҗади бәйгесе. Бәйгегә укучылар һәм аларның укытучылары- түгәрәк җитәкчесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Майя Паллыева бик зур әзерлек эшләре алып бардылар. Майя Рашидовна һәр баланың...
Безнең Күзкәй урта мәктәбе укучылары дәрестән тыш уздырылган чараларда, бәйгеләрдә бик теләп һәм актив катнашалар. Алар катнашкан чараларның берсе - Бөтенроссия ачык (республикакүләм) "Пушкин укулары"иҗади бәйгесе. Бәйгегә укучылар һәм аларның укытучылары- түгәрәк җитәкчесе, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Майя Паллыева бик зур әзерлек эшләре алып бардылар. Майя Рашидовна һәр баланың холык-фигылен һәм башкара алу сәләтен исәпкә алып рольләргә бүлгән. Алар бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның " У самого синего моря" әкиятен сәхнәләштерделәр. Рольләрне башкарган 6 нчы сыйныф укучылары үзләренең чын артистлар булуларын күрсәттеләр.Шунлыктан чыгышлары югары бәяләнде.Алар "Сәхнә сәнгате" номинациясе буенча II дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
Шул ук вакытта бәйгедә Булат Гайнетдинов "Әдәби уку" һәм Эльвина Муллахметова "Фәнни-эзләнү эше"номинациясендә дипломга ия булдылар.
Майя Рашидовна һәм ул белем һәм тәрбия биргән укучыларның киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен телибез, дип хәбәр итә Күзкәй мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Кашапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев