Яңалыклар
Яңа Мусабайда мунчага ут капкан
Узган шимбәдә янгын сүндерүчеләр Яңа Мусабай авылында мунча януы турында хәбәр алалар. Участоктан дача урынына гына файдаланган хуҗалар ул көнне мунча ягып юыналар һәм кире шәһәргә кайтып китәләр. Кичке 6ларда аларга күршеләре мунча түбәләреннән төтен чыгуын хәбәр итә. Хуҗалар янгын сүндерүчеләргә шалтыраталар. Алар килеп җиткәндә мунчаның стенасы корымга баткан була....
Узган шимбәдә янгын сүндерүчеләр Яңа Мусабай авылында мунча януы турында хәбәр алалар. Участоктан дача урынына гына файдаланган хуҗалар ул көнне мунча ягып юыналар һәм кире шәһәргә кайтып китәләр. Кичке 6ларда аларга күршеләре мунча түбәләреннән төтен чыгуын хәбәр итә. Хуҗалар янгын сүндерүчеләргә шалтыраталар. Алар килеп җиткәндә мунчаның стенасы корымга баткан була. Янгынга китергән сәбәп мунчаның тимер миче белән стена арасына тезелгән кирпечләр арасыннан кызу чыгып стенага ут кабуда дип билгеләнә. Утның үрләп китүеннән күршеләренең төтенне вакытында күреп алуы һәм чиләкләп су сибә башлавы гына коткарып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев